Изге Рамазан ае белән бәйле сорауларга шәһәр һәм районның имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов җавап бирә
...
Иртәгә мөбарәк Рамазан аеның беренче көне. Бу айда мөселман кардәшләребезгә ураза тоту фарыз кылынган. Берәүләр бәлки быел тәүге уразасын тотарга ниялидер, ә ел саен ураза тотып, аның тәмен, рәхәтлеген аңларга өлгерүчеләр аны зур бер кадерле кунак кебек көтәдер…
— Хәзрәт, әңгәмәбезне төп сораудан башлыйк әле. Быел Рамазан ае кайчан башлана һәм кайчанга хәтле дәвам итәчәк?
— Быел Рамазанның беренче көне 1 мартка туры килә, ә бер көн алдан тәравих намазы укыла. 30 март көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итәчәк.
–Кайбер мөселман кардәшләребез уразаны Рамазан аена берничә ай алдан тоталар…
— Әйе, уразага әзерлекне берничә ай алдан, рухи халәтеңне алдан әзерли башласаң, бик яхшы. Чөнки Пәйгамбәребез бер хәдистә: «Рәҗәб — Аллаһның ае, Шәгъбән — минем аем, ә Рамазан — өммәтемнең ае» диде. Шуңа күрә Рамазан алдыннан килгән бу мөбарәк айларда да ураза тоту, изге гамәлләр башкару, сәдака бирү, мескеннәрне, фәкыйрьләрне шатландыру — күркәм гамәлләр.
— Уразаны ничә яшьтән тота башларга мөмкин?
— Җиде яшьтән баланы акрынлап өйрәтә башларга мөмкин, әмма бу мәҗбүри түгел, ул аның сәләмәтлегенә зыян китермәскә тиеш. Башта бала тулы көн тотмаска да мөмкин. Балалар әти-әниләргә ияреп тоталар, мәҗбүриләп тоттыру юк. Балаларны үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк. Әти-әни дөрес итеп аңлатырга, үрнәк күрсәтергә тиеш.
— Кемнәргә ураза тоту мәҗбүри түгел?
— Әгәр дә сез, авыру, сәфәрдә икән, мөселман табиблары белән киңәшегез дибез. Ул дөрес киңәш бирә. Сиңа сәфәрдә авыр булса, ураза тотмасаң да гөнаһ түгел, соңрак каза итеп тотарга кирәк. Олы яшьтәгеләрдә хәлсезләнү кебек авырулар бар, бу очракта да ураза тоту фарыз түгел. Әгәр дә кешегә сәфәрдә авыр түгел икән, тотарга да мөмкин. Элек безнең әбиләр кар базларына да төшеп торганнар. 100 яшькә җитеп тә ураза тотучылар да бар. Ул кешенең сәламәтлегенә бәйле.
— Начар гадәтләр уразаны бозамы?
— Уразада ашамыйча эчмичә тору — иң җиңеле ул. Иң мөһиме, төп мәгънәсе — рухыңны чистарту, гайбәт сөйләмәү, кеше турында начар уйламау, кешене гафу итә белү, начар уйлардан арыну. Аллаһы Тәгалә ураза өчен әҗер савапны үзе бирәм ди. Ураза безне тәрбияли. Әгәр кеше ураза тотмый икән, аны гаепләргә кирәкми. Аны аклау өчен 70 төрле сәбәп табарга кирәк ди.
— Рамазан ае җитү белән бөтен җәннәт ишекләре ачылыр, җәһәннәм ишекләре ябылыр, шайтаннар бәйдә булыр диләр…
— Нәфес белән мөселман шайтан инсанны гел начарлыкка, гөнаһ булган эшләргә алдап чакырыр. Ә менә ураза гыйбадәте аркасында бу дошманнарның бозыклыгыннан сыенган булыр. Нәфес, шайтаннар белән көрәшү өчен иң нәтиҗәле корал –ураза гыйбадәте. Ураза гыйбадәтендә начарлыклардан арыну үзенчәлекләре бар. Әмма шайтаннар тимер богауда булса, начар эшләр нигә дәвам итә соң? Адәм баласы гел сәбәп эзли, шайтан котыртты ди. Ә бит менә Рамазан аенда шайтан вәсвәсәсе туктала, адәм үз нәфесе белән үзе кала. Нәфесебезне бары ураза коралы җиңәр һәм аны яхшы эшләргә, изгелеккә юнәлтер. Аллаһы Тәгалә начарлык белән яхшылыкны аерта. Начарга карап гыйбрәт алырга мөмкин. Урамда йөргән бер кеше хакында да начар уйларга тиеш түгелбез, аны бит Аллаһы Тәгалә яраткан.
— Әгәр дә сәхәр ашамый гына уразага керсәң, дөрес буламы?
— Сәхәр ашау — ул сөннәт, сәхәр вакыты иң бәрәкәтле вакыт. Әмма әгәр дә кеше сәхәр ашарга өлгермичә яки ул вакытка уяна алмыйча, йоклап кала икән, аның уразасы дөрес була, әмма савабы кимрәк языла. Сәхәргә бер чик билгеләнгән икән, шуннан соңга калырга ярамый. Иң яхшысы бераз алдан ашап бетерү. Сәхәр вакытында күбрәк ашап-эчәргә кирәк. Ә ифтарда, киресенчә, артык күп ашарга кирәкми, үзеңне контрольдә тоту яхшы. Чөнки ифтарда артык күп ашау ашказанына да зыян китерә, гыйбадәтләребезгә дә комачауларга мөмкин.
— Уразаны сәбәпсез калдырырга ярыймы?
— Уразаны сәбәпсез калдыру — зур гөнаһ.
— Хәзрәт, ә ураза ниятен гарәпчә әйтү мәҗүриме? Аны кычкырып әйтергәме яисә күңелдән генә әйтсәң дә буламы?
— Мәҗбүри түгел, әмма ул доганы кеше укып куйса, күркәм һәм хәерле санала.
Гарәпчә әйтмәсә дә, гөнаһ булмый, уразасына кимчелек килми. Кычкырып әйтмичә, күңелдән ниятләү дә җитә.
— Намаз укымаган кешенең уразасы дөресме?
— Дөрес, әмма намаз да, ураза тоту да — Аллаһы Тәгаләнең фарыз гамәлләре. Аларны үтәргә, намазны да укырга тырышырга кирәк. Раббым барыбызга да намазлы булырга насыйп итсен.
— Ифтар мәҗлесенә ураза тотмаган кешеләрне дә чакырырга ярыймы?
— Әлбәттә чакырырга кирәк. Анда кеше вәгазь, Коръән тыңлый. Бу аңа дингә кереп китәргә сәбәпче дә булырга мөмки. Бәлки ул кеше авыру сәбәпле ураза тота алмыйдыр. Ә менә мәҗлес оештыручы дингә өндәгәне, туганлык җепләрен ныгытканы өчен савап ала.
— Авыз ачтыруның савабы турында да әйтеп үтегез әле.
— Авыз ачтыру — бик саваплы гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем бер кешене авыз ачтырса, аңа ул кешенең тоткан уразасы савабы язылыр. Теге кешенең дә ураза савабы кимемәс», — диде.
— Соңгы елларда ифтарны өйдә түгел, күбрәк мәчеттә уздыралар. Бер гаилә яисә берничә гаилә берләшеп авыз ачтыра.
–Мәчеттә күбрәк кешене җыеп авыз ачтырып була. Өйдә укытсаң, өйгә дога керә. Һәрберсенең үз савабы.
— Ураза аенда никах үткәрергә ярыймы?
–Ашау-эчүсез генә ярый. Авыз ачар алдыннан Коръән, никах укып куясың да, кояш баегач, ашарга- эчәргә була.
— Халык арасында Ураза белән Корбан гаетләре арасында никах укытырга ярамый дигән фикер дә бар…
— Дөрес фикер түгел бу, борынгыдан килгән бер ырым гына. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хатыны Гайшә белән ике гает арасында, Шәүвәл аенда никахлашканнар.
— Хәзер социаль челтәрләргә ифтарда төшкән фотоларны куялар, уразалы булулары турында язалар. Бу уразаның савабын киметмиме?
— Ураза мактана торган эш түгел, ул һәркемгә фарыз, аны үтәмәү — гөнаһ. Әгәр дә фотолар кемгәдер үрнәк күрсәтү, вәгазьләү максатыннан куела икән, икеләнебрәк торучылар да аларга кушылып уразага керергә мөмкиннәр. Ураза тоту белән кешегә мактанып торырга ярамый. Рия начар нәрсә. Видеоларны, сурәтләрне нинди ният белән яздырып куялар бит. Аннары шунысы да бар, кем яхшыны күрә, кем начарны.
— Ураза аенда мунча керергә ярамый дип ишеткәнебез бар…
— Мунча уразаны бозмый, әмма анда кермәсәң әйбәтрәк. Бик кирәк булса, җиңелчә генә юынып чыгарга мөмкин, чөнки уразалы кеше эсседә озаклап утырса, хәле бетәргә мөмкин.
— Хатын-кызларга тәравих намазларына мәчеткә йөрергә ярыймы?
— Гомумән, хатын-кызның тәравихта катнашуы рөхсәт ителә һәм бик саваплы гамәл булып тора. Әмма шәригать кануннарын бозмыйча гына тәравихка йөрергә кирәк.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Гөлсинә Сорутдинова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев