Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ихтирамны гамәлләре белән казанган

Бөтен гомерен Георгий Лыков педагогикага, спортка, туган якны өйрәнүгә һәм яраткан гаиләсенә багышлый

ТРның атказанган физик культура хезмәткәре, хезмәт ветераны, туган ягыбызны өйрәнүче Георгий Иванович Лыковка 24 апрельдә 80 яшь тулды. Ул котлауларны дусларыннан, туганнарыннан гына түгел, дәүләт эшлеклеләреннән дә кабул итте.

Георгий Иванович – физкультура һәм спорт энтузиасты, аның үз эшенә тугрылыгына сокланмый мөмкин түгел. «Хезмәт ветераны» медале, «ТРның аткзанган физик культура хезмәткәре» исеме нәкъ менә шуны раслый да инде.

Безнең героебыз 1943 елда Чис­тайда туган. 1969 елда Пермь дәүләт педагогия институтының физик тәрбия һәм спорт факультетын тәмамлый. 1966 елдан 2010 елга кадәр ул Чистай педагогия көллиятендә физик тәрбия җитәкчесе була. Тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне саклау буенча Бөтенроссия җәмгыятенең мактаулы әгъзасы булып тора. Чистайлылар Георгий Лыковны беренче класслы туган якны өйрәнүче буларак та яхшы беләләр.
Георгий Иванович үзенең шәһәр тарихы, барлык Кама аръягы белән тирәннән кызыксына, бу аның буш вакытында үзенчәлекле хоббие да булып тора. Хезмәт сөючәнлек, максатчанлык, максатыңа ирешүдә үҗәтлек – Георгий Ивановичны нәкъ менә шушы сыйфатлар бизи дә инде. Шушы сыйфатлары өчен аны хезмәттәшләре дә хөрмәтли һәм югары бәяли.

«Аңардан һәрвакыт ярдәм көтәргә була»

Спорт ветераннары советы рәисе Александр Оленин Георгий Иванович белән 50 елга якын таныш. Шушы еллар эчендә алар гел бер юнәлештә баралар. Георгий Иванович күптән пенсиядә булса да, Александр Григорьевич бүгенге көнгә кадәр аның белән аралаша. Аларның кызыксынулары да бертөсле, икесе дә спортны гына түгел, тарихны да яраталар.

– Мин үсмер чактан ук футбол, хоккей, бокс белән шөгыльләндем. 1976 елда, мине спорт комитеты рәисе итеп куйгач, без Георгий Лыков белән тыгыз хезмәттәшлек итә башладык.Ул педагогия көллиятендә физик тәрбия дәресләре укытты, анда безнең районнан гына түгел, барлык Татарстаннан да студентлар белем ала иде. 1988-2002 елларда безнең шәһәрдә «Авыл егетләре» дип исемләнгән республика уеннары үтте. Анда Георгий Иванович катнашу өчен команда туплады. Нәтиҗәләр югары иде, студентлар призлы урыннар яуладылар. Без башка шәһәрләрдә төрле ярышларда катнашып та, чемпионнар булып кайттык, – дип уртаклаша Александр Оленин.

Георгий Иванович тренер-укытучы булып эшләгән елларында лаеклы спортчылар әзерләгән. Коллегалары, хезмәттәшләре, укучылары аны көчле остаз, төрле өлкәләрдә белгеч дип тә атыйлар.

– Кайчан карама ул гел эш белән мәшгуль. Георгий Иванович өчен тарихи һәм мәдәни мирсларны саклау да бик мөһим. Ул һәйкәлләрне, каберлекләрне саклау белән дә шөгыльләнә, тарихны бик әйбәт белә, – дип сөйли Александр Оленин. Ул «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе базасында музей төзегәндә алган ярдәмне дә истә тота һәм югары бәяли. Районда һәм шәһәрдә спорт тарихы, танылган спортчылар, тренерлар турында материаллар җыйды һәм Георгий Лыков белән бергә аларны эшкәртте.– Аның ярдәменнән башка мөмкин түгел, һәрвакыт ярдәмгә ашыгуын мин югары бәялим. Минем кебек ул да һәрчак миңа таяна ала. Георгий Лыков – менә дигән кеше, дуслыгыбыз белән горурланам! – дип әңгәмәсен төгәлләде Александр Григорьевич.

«Безнең дуслыкка 55 ел»

Педагоглар династиясе – Лыковлар һәм Ферапонтовлар гаиләләре Чистай педагогия көллиятендә күп еллар хезмәт итәләр. Петр һәм Людмила Ферапонтовлар Георгий Иванович турында аерым җылылык белән сөйлиләр. Аларның дуслыгына 53 ел. Ярты гасырдан артык алар педагогия көллиятендә эшләгәннәр.

– Мин Георгий Лыков белән 1969 елда таныштым, ул вакытта Чистайга юллама белән килгән идем. Минем тормыш иптәшем ул вакытта аның белән педаогия көллиятендә эшли иде. Анда ул Георгий Иванович чакыруы буенча килгән. Алар 1966 елдан бергә эшләделәр. Петр Алексеевич хәрби җитәкче иде, аннары тарих факультетын тәмамлады. Георгий Иванович белән бергәләшеп Советлар Союзы Геройларына, көллиятнең чыгарылыш укучыларына багышланган чаралар үткәрделәр, –дип сөйли Людмила Александровна.

Әңгәмәдәшем минем белән сөйләшүгә Георгий Лыковның юбилеена әзерләгән материалларыннан өземтәләр, котлаулар алып килде. Людмила Ферапонтова еллар узгач, бәйрәмнәрдә генә очраша башлауларын, әмма бу дуслыкларына комачауламавы турында да сөйләде.

– Без һәрвакыт бергә туган көннәрне, дәүләт бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. Лыковлар гаиләсе сааторийларда ял итәргә ярата, афәрин! Георгий Иванович һәрвакыт үзенең сәламәтлеге турында кайгырта. Тормыш иптәше исә аңа һәрчак теләктәшлек күрсәтә, – дип сөйли гаилә дуслары. Людмила Ферапонтова Георгий Ивановичның фән өчен генә түгел, хобби өчен дә вакыт таба белүенә соклана. Ул бакчада эшләргә, балык тотарга, шахмат уйнарга ярата. Шулай ук аның иң яраткан шөгыльләренең берсе бердәнбер оныгы Яна һәм оныкчыгы Милана янында булу. Сүз уңаеннан, Людмила Ферапонтова Георгий һәм Людмила Лыковлар өчен дус кына түгел, ул аларның оныкларының исем әниләре дә.

Людмила Александровна юбиляр турында озак сөйләүне кирәк дип тапмады.

– Күп еллар дәвамында күп нәрсә әйтелде инде, безнең максатыбыз аны юбилее белән котлау. Аңа ныклы сәламәтлек, аяз, якты көннәренең күбрәк булуын, йөз яшьлек юбилеенда очрашуларны теләп калабыз! –диде ул.

Юбиляр хөрмәтенә – хөкүмәт телеграммасы

Георгий Лыков Олег Морозовтан да котлаулар кабул итте. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты исеменнән хөкүмәт телеграммасын юбилярга «Татмедиа» АҖ филиалы «Чистополь-информ»ның баш мөхәррире Наталья Данилова тапшырды.

Телеграммада Олег Викторович 80 яшьне күңелле вакыйгалар һәм мөһим казанышлар белән тулы бер тормыш икәнен билгеләп үтә.

– Сезне менә дигән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Үз позициягездән чигенмәвегезне телим! Юбилей көнегездә иң җылы котлауларны кабул итегез, сезгә күңелебездән бәхет, сәламәтлек, озак елларга көчле һәм энергияле булып калуыгызны, якыннарыгызны, туганнарыгызны шатландырып, озын-озак гомер кичерүегезне телибез, –диелә әлеге телеграммада.

Георгий Лыковны безнең газетаның штаттан тыш хәбәрчесе дип тә атап була. Аның туган якны өйрәнү буенча беренче эшләре «Из Голдингена в Чистополь», «Наследники Туйбике» дип атала. Алар уку йортлары тарихына багышланган. Спорт темасы белән бер үк вакытта ул шәһәр һәм район тарихы буенча язмалар да бас­тырган. 2010 елда ул «Чистопольский педколледж: люди, события, факты» очеркларын әзерләүче эшче төркем составына кергән. 2013 елда Георгий Иванович авторлыгында «Спортивная гордость чистопольцев» китабы, 2017 елда «Физическая культура и спорт Чистополя» энциклопедик белешмә дөнья күрә.
Георгий Лыков безнең газетага яңа тарихи материаллар әзерләве хакында да әйтте. Без моңа бик шатбыз.

Барлык редакция коллективы исеменнән без алдагы котлауларга кушылабыз. Георгий Ивановичка яхшы, игелекле эшләрендә зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев