Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә

...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 19 декабрендә кабул ителгән 1646нчы номерлы карарын үтәү йөзеннән түбәндәге мәгълүматны бастырабыз: 2025 елның 3 мартыннан 7сенә кадәр ТР Чистай шәһәр суды тарафыннан РФ ҖКның 264.1 маддәсенең 1нче өлеше буенча җинаять эше каралды:
— Гражданин «П»га — суд хөкеме белән 400 (дүрт йөз) сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә һәм транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 2 (ике) ел 6 (алты) айга мәхрүм итеп, җәза билгеләнде.

2025 елның 24 февраленнән 28енә кадәр җәмәгать судьялары тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозулар турында 3 эш каралды:
— Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 1нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы — Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданин «Ч»га карата 2 эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде; гражданин «С»га карата җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
— Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданин «Ю»га карата административ хокук бозу турында 1 эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев