Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 19 декабрендә кабул ителгән 1646нчы номерлы карарын үтәү йөзеннән түбәндәге мәгълүматны бастырабыз.
2025 елның 9 гыйнварыннан 24енә кадәр җәмәгать судьялары тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1, 2, 3нче өлешләрендә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 1, 2нче өлешләрендә каралган административ хокук бозулар турында 17 эш каралды:
— Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 1нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы вазифаларын башкаручы — Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданин «Б»га карата 1 эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
— Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданнар «С», «П», «З», «Б»га карата 4 эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
— Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданнар «В», «С», «М», «М»га карата 6 эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде; җәмәгать судьясы карары белән гражданин «Х»га карата 12 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләнде, җәмәгать судьясы карары белән гражданин «Г»га карата 13 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләнде.
— Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы вазифаларын башкаручы — Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданнар «Л», «Г»га карата 6 эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде; җәмәгать судьясы карары белән гражданнар «Г», «Г», «Г»га карата 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә, гражданин «А»га карата 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев