Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә

...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 19 декабрендә кабул ителгән 1646нчы номерлы карарын үтәү йөзеннән түбәндәге мәгълүматны бастырабыз: 2024 елның 25 ноябреннән 29ына кадәр ТР Чистай шәһәр суды тарафыннан РФ ҖКның 264.1 маддәсе 1нче өлеше буенча җинаять эше каралды:
— Гражданин «Г»га — суд хөкеме белән 200 (ике йөз) сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә һәм транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 2 (ике) елга мәхрүм итеп, җәза билгеләнде, «Чистай» махсуслаштырылган машина кую урынында саклана торган «ВАЗ 21140» маркалы автомобильне конфискацияләргә һәм дәүләт кеременә әйләндерергә.
— Гражданин «Г»га — суд хөкеме белән 160 (йөз алтмыш) сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә һәм транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 2 (ике) елга мәхрүм итеп, җәза билгеләнде.

2024 елның 7 ноябреннән 29ына кадәр җәмәгать судьялары тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозулар турында 8 эш каралды:
— Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 1нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы — Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданин «М»га карата 1 эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде;
— Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданнар «П», «Х», «Р»га карата 3 эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

— Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданин «А»га карата 1 эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
— Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданнар «М», «И», «Г»га карата административ хокук бозу турында 3 эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә; гражданин «М»га карата җәмәгать судьясы карары белән 10 тәүлеккә административ арест рәвешендә җәза билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев