Исерткеч эчемлекләр белән агулану үлемгә китерергә мөмкин
2024 елның гыйнварыннан ноябрь аена кадәр Татарстанда исерткеч эчемлекләр белән агуланудан 231 кеше вафат булган
Көнкүреш агуланулары арасында исерткеч эчемлекләр кулланудан агулану алдынгы урынны алып тора. Алар өлешенә агулануның барлык үлем очракларының 60 проценттан артыгы туры килә. Чистай үзәк район дәваханәсе табиб-наркологы Анна Байдакова шундый статистика китерде. Шулай ук ул алкоголь белән агулануны ничек танырга һәм фаҗигале нәтиҗәләрне булдырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләде.
— Без барыбыз да суррогат алкоголь дигән төшенчәне ишетеп беләбез. Болар — эчке куллану өчен каралмаган төрле сыеклыклар: одеколоннар, лосьоннар, тониклар, пыяла чистарткычлар кебек техник сыеклыклар, антифриз һәм башкалар. Иң куркыныч суррогатлар арасында — метил спирты, этиленгликоль. Ни кызганыч, аларны исерткеч эчемлекләр урынына куллана торган кешеләр бар, — дип сөйләде табиб-нарколог.
Анна Байдакова ассызыклаганча, алкоголь белән агулану — кыска вакыт эчендә зур дозада спиртлы эчемлекләр кабул итүнең авыр, еш кына үлемгә китерүче нәтиҗәсе. Канда күп микъдарда алкоголь косуга, сулыш алу һәм йөрәк ритмы бозылуга китерә, авыр очракларда комага һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Белгеч сүзләренә караганда, агулануның иң еш очрый торган төре — метил спирты яки метанол нигезендә сыеклыклар куллану. Үлемгә китерү өчен бу эчемлекнең 50-100 граммы да җитә, шуңа күрә зыян күрүчеләрнең күбесе ярдәм көтеп җиткерә алмыйча, шунда ук диярлек вафат булалар. Шулай, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2024 елның гыйнварыннан ноябрь аена кадәр алкоголь һәм спиртлы продукция белән кискен агуланудан 231 кеше вафат булган.
— Исерткеч эчемлек — ашказаны өчен бик көчле ярсыткыч, ул озакка сузыла торган косуны китереп чыгарырга сәләтле. Әгәр ашказаны-эчәк трактында төрле авырулар аркасында проблемалар бар икән, алкоголь белән агулану аларны эчке кан китүгә кадәр катлауландырачак, бу хирургия тыкшынуыннан башка узмаячак, гомер өчен чын куркыныч тудырачак. Саклану рефлексларын бастыру һәм регуляция системаларындагы бозулар аркасында, контроль югала, бу косу массаларына сулыш юлларына эләгергә мөмкинлек бирергә мөмкин. Хәтта бу хәл аркасында сулыш алу туктаганнан соң зыян күрүче тончыкмаса да, алга таба авыр өзлегүләрдән котылып булмаячак, — дип билгеләп үтте Анна Васильевна.
Исерткеч эчемлекләр һәм аның суррогатлары белән агулану билгеләре:
• сулыш алу авыраю;
• баш әйләнү;
• тән тиресенең кызаруы;
• баш авыртуы;
• косу.
Нәтиҗәдә, косу массаларының сулыш юлларына үтеп керүе сәбәпле, тончыгудан үләргә мөмкин.
— Исерткеч эчемлекләр белән агуланудан иң яхшы кисәтү чаралары — аларны кулланудан тулысынча баш тарту, чөнки исерткеч эчемлекләр агулы һәм теләсә нинди күләмдә зарарлы. Бигрәк тә суррогатларны катгый рәвештә кулланырга ярамый. Очраклы агулануларны булдырмас өчен, көнкүреш химиясе әйберләрен тиешле язулары булган савытларда аерым саклагыз, — дип мөрәҗәгать итте газета укучыларга Чистай үзәк район дәваханәсе табиб-наркологы Анна Байдакова.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев