Ир туганын пычак кадап үтергән
...
Чистай шәһәр прокуратурасы 25 яшьлек шәһәрлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир-атны РФ Җинаятьләр кодексының 111нче маддәсенең 4нче частендә каралган җинаять кылуда, саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китергән сәламәтлегенә авыр зыян салуда гаепле дип тапкан.
– Узган елның 26 сентябрь кичендә хөкем ителүче Чистай шәһәренең Привалов урамындагы бер йорт ишегалдында 27 яшьлек абыйсы белән бәхәскә керә. Талашу вакытында исерек хәлдә булган хөкем ителүче абыйсының касык өлешенә пычак белән кадаган. Алынган җәрәхәтләрдән соңгысы Чистай үзәк район дәваханәсендә вафат була, – дип сөйләделәр шәһәр прокуратурасында.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа карата катгый режимлы колониядә 5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев