Йөзү буенча яшь тренер Виталий Засадихин балалар белән эшләүнең үз ысуллары турында сөйләде
Виталий Сергеевич Засадихин Балалар һәм яшьләр иҗат йортында йөзү буенча тренер булып эшли. Тренировкаларда еш кына суда төрле уеннар үткәрә, бу балаларга бик ошый.
— Виталий Сергеевич, ничек һәм ни өчен сез йөзү буенча тренер булырга карар кылдыгыз?
— Йөзү буенча тренер булырга мин 7нче сыйныфта укыганда ук карар кылдым. Ул вакытта барлык укытучыларга биология һәм җәмгыять белемен тапшырачагымны әйттем. Биология укытучысы мине бу уемнан туктатырга тырышты, чөнки минем бу фәндә көчле булмавымны белә иде. Нәтиҗәдә, мин барысын да өйрәндем һәм имтиханны «дүртле»гә тапшырдым. Мин гомерем буе йөзү белән шөгыльләндем һәм үземне башка һөнәрдә күрмәдем.
— Сезнең фикерегезчә, чын тренерга нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?
— Тренерга күп сыйфатлар хас булырга тиеш дип саныйм, шуларның берсе — сыгылмалылык, әмма бу физик яктан түгел, ә төрле холыклы ата-аналарга, балаларга яраклаша белүдән гыйбарәт. Хәтта хәзер эшне уку белән бергә алып барырга туры килүдә дә.
— Дәресләрдә сез нинди методиканы ешрак кулланасыз?
— Төрле методикалар: сүз, күрсәтмә, практик кулланабыз. Без яңа күнегүләрне ничек өйрәнәбез? Башта теориядә аңлатам, бер үк вакытта үз мисалымда күрсәтәм. Ә аннары элементлар практикада ныгытыла. Шулай ук уен ысулларын еш кулланабыз. Алар ярдәмендә йөзүгә генә түгел, башка спорт төренә дә кагыла торган теләсә нинди күнегүне өйрәнергә мөмкин. Шулай итеп, балаларга йөзү белән шөгыльләнү күпкә кызыклырак була.
— Сезнең төркемгә йөрүче балалар нинди күнегүләрне күбрәк эшләргә яраталар?
— Балалар күңеленә хуш килгән аерым күнегүләр бардыр дип уйламыйм. Аларга күбрәк уеннар ошый. Мәсәлән, «Аҗдаһа» уены. Бөтен төркемнән өч кеше сайлап алына: берсе — баш, икенчесе — койрык, өченчесе — аучы. Димәк, башка балалар барысы да аждаһа гәүдәсен тәшкил итә. Аучының бурычы — аждаһаның койрыгын эләктерү. Башның бурычы — койрыкны саклау. Койрыкның бурычы — аучыга эләкмәс өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү. Шул ук вакытта көрәшергә, кочаклашырга һәм сугышырга ярамый.
— Балалар белән сез тагын нинди уеннар уйныйсыз?
— Элек «Туңдырам» уенын күп уйный идек. Күптән түгел «Аҗдаһа» уенын, волейбол һәм төрле эстафеталарны куллана башладык. Вакыт узу белән бу уеннарның кагыйдәләре катлаулана. Монда барысы да балаларның әзерлек дәрәҗәсенә бәйле.
— Яңа гына йөзә башлаучыларга сез нинди киңәшләр бирәсез?
— Иң мөһиме — йөзә башлау дип саныйм, чөнки беркем дә тумыштан йөзә белми. Тормышта барысын да акрынлап өйрәнәбез, йөзүдә дә шулай ук. Башларга, даими рәвештә шөгыльләнергә, тырышырга һәм барысы да яхшы булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев