Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Йортлар сөйли: Уразовлар-Гайнуллиннарның нәсел учагы

...

Бу йорт үзенең архитектура һәм стилле тышкы күренеше белән игътибарны җәлеп итә. Аны үрнәк итеп тотуның сере дә бик гади — 120 елдан артык ул бары бер гаиләнеке булып тора
Уразовлар-Гайнуллиннарның йорты Бебель урамы 136нчы йортта урнашкан. Аның хуҗаларының аны пластик белән тышлау уе башларына да килмәгән. Өй тәрәзәләрендәге бикләр һәм тоткалар да нәкъ менә элеккегеләр!
Йорт хуҗасы Ләлә Салих кызы Гайнуллинага 86 яшь тулган. Ул сугыш чоры балалары буынының фидакарь хезмәтчәне. Ачык йөзле, шаян холыклы булганы өчен аны яраталар, хөрмәт итәләр. Кышын ул көрәк тотып үзенекен генә түгел, күршеләренең дә капка төпләрен чистарта. Хезмәт, тәртип яратуы балачактан килә –ул ана назы күрмичә үги ана белән үсә. Хезмәт юлы Чистай сәгать заводы белән тыгыз бәйләнгән, гомере буе 3нче һәм 10нчы цехларда сәгать җыючы булып эшли. Үзенең тормыш принцибы турында: «Әнисез үссәм дә, туры юлдан тайпылмадым!», — ди.

Гайнуллиннарның йорты XIX гасырның икенче яртысында тимер-томыр товарлары белән сәүдә итүче Маркел Сергеевич Уразов өчен төзелә. Классицизм элементлары һәм халык төзелеш сәнгатенең провинциаль модерн стилендә сакланып калган йортларның берсе, төзелеш архитектурасы һәйкәле ул. Төп акцент фасадлы тәрәзәләргә юнәлдерелә: уемнары йөгертелгән модернлы орнамент белән бизәлә. Купшы формадагы калай бүрәнкәләр белән бизәлгән су агып төшә торган торбалар сакланган. Сул яктан өйгә тактадан ясалган веранда орынып тора, аның аша чыгарга юл бар.
Йорт территориясендә берничә амбар, ат абзары, утын сарае, баз һәм кое-урнашкан. Амбарларда хуҗаның базардагы кибетләре өчен тимер товарлары сакланган. Өйнең арткы өлешенә мунча белән агачтан ясалган янкорма орынып тора. Хуҗа икенче катта яшәгән, ә беренче катта Варвара Семеновна Каменеваның тегү остаханәсе урнашкан. Йорт «Якорь» иминият җәмгыятендә иминиятләштерелгән булган.
1896 елда биредә Маркел Уразовның хатыны Софья Федоровна һәм балалары Ефим Маркелович һәм Евдокия Маркеловна яши. Документта күрсәтелгәнчә, мирас ителгән милек урам ягыннан һәм арткы яклар үлчәме белән 11 сажин һәм 2 аршин, озынлыгы буенча 11 сажин тәшкил итә». 1897 елда йорт сату өчен тулысынча ремонтлана — мич яңартыла, түшәмнәр буяла, обой ябыштырыла.
1901 елда аны Чистай мещанкасы Биби-Маһруй Мостафа кызы Калинина — җәмәгать корпусында мануфактура кибете хуҗасы сатып ала.
Берничә елдан билгесез сәбәпләр аркасында әлеге йорт яңа хуҗага — Гафиятулла Гайнуллинга күчә. ТР Дәүләт архивында нотариаль белешмә саклана (Ф.777.Оп.38.Д.17). Аннан ачыкланганча, 1907 елның 14 декабрендә Гафиятулла әлеге йортны үзенең уллары — Салихҗан, Габдрахман һәм Габдиннурга тапшырган.
Йорт аның өлкән улы Салих Гафиятулла улы Гайнуллин артында кала. Ләлә Салих кызының әтисе белгечлеге буенча бухгалтер була. Аның үз эшен яхшы белүен, тәртипле булуын югары бәялиләр. 1920 елларда ул кантон башкарма комитетының гомуми бүлегендә эшли, аннары Чистай пристанендә һәм шәһәр театрында бухгалтер вазифасын башкара. Әнисе Мәрьям Гали кызы Нурлат районыннан була, снльхозтехникада бухгалтер булып эшли. Гайнуллиннар гаиләсе бәхетле һәм тату була. Уллары Рафаил һәм Рәфкәт туа, ә 1938 елда кызлары Ләлә дөньяга аваз сала. Кызганычка каршы, бәхетле гаиләнең күген кара болыт каплый, 1940 елда Мәрьям Гали кызы каты авырудан вафат була.
Әтиләре гаилә тормышын җайларга тырышып карый, башка хатыннар да алып кайта, әмма үги аналарда чит балалар кайгысы булмый. Алар гаилә тормышыннан арып, гардеробтан яисә өй җиһазларыннан берәр нәрсә эләктереп китү ягын гына карыйлар…
Ләлә Салих кызының иң җылы балачак хатирәләре Хәдичә әбисе белән бәйләнгән. Үзе үлгәнче (якынча 1947 елларда) ул оныкларына ана назы, ана мәхәббәте бирергә тырыша. Әбисе бүләк иткән күңел җылысы бүгенге көнгә кадәр Ләлә апаның йөрәген җылытып, көч-куәт биреп тора.

Юлия Гаврилова, шәһәр тарих музееның өлкән фәнни хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев