Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Йортлар сөйли: сәүдәгәр Ихсановлар йорты

Ике катлы әлеге йорт XIX гасырның икенче яртысында төзелгән, хәзер ул архитектура һәйкәле булып тора

Без борынгы йортлар һәм аларның хуҗалары турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген сезнең игътибарга Вахитов урамындагы 30нчы торак йорт турында язма тәкъдим итәбез.

Кызыл кирпечтән булган икекатлы әлеге йорт XIX гасырның икенче яртысында төзелгән.

Революциягә кадәр аның хуҗалары татар сәүдәгәрләре катламыннан бай шәһәрлеләр Ихсановлар була.

Йортның тәрәзәләре купшы йөзлекләр белән урап алынган. Бинаны фигуралы аттик һәм парапетның чокып ясалган рәшәткәсе бизи.

Йортка зур таш болдыр орынып тора. Эчке интерьер бик гади: бүлмәләрдә агартылган һәм буялган диварлар һәм түшәмнәр, буялган агач идәннәр.

Йорт территориясендә хуҗалык итү урыннары — нык бүрәнәләрдән төзелгән амбар, ат абзары, мунча, җәйге кухня белән өй урнашкан. Урам ягыннан участок 7 сажин (15 м), йорт эченә таба 40 сажин (85 м.) тәшкил итә.

Йортның бер өлешен хуҗалар елына 124 сум керем белән арендага биргәннәр.

Ихсановлар нәселен Чистай шәһәренең беренче күчеп утыручылары исәбенә кертергә мөмкин. Фамилиягә нигез салучы Ихсан (Иксан) Атнагулов 1790 елда Яңа Кади (хәзерге Чирмешән районы) авылы йомышлы татарларыннан Чис­тай сәүдәгәрлегенә кертелә. Хатыннары Гөлистана һәм Гөләйханадан туган балаларыннан — Хасаметдин, Сәйфетдин, Әхмәтшәрип һәм Мөхәммәтҗаннан күпсанлы нәсел үсеп җитә. Иксановлар 2нче Татар урамындагы (хәзерге Тукай урамы) берничә йортка хуҗа булалар һәм йон, тире (чимал) сату белән шөгыльләнәләр.

Йортның хуҗасы Ихсан Атнагуловның төпчек улы — Чистай мещаны Мөхәммәтҗан Атнагулов (1825 ¬-1890). Аның өч улы — Мостафа (1842-1897), Мөхәммәтсафа (1856 — 1928), Мөхәммәтвафа (1866-1904) була. Хатын-кызлардан — өлкән хатыны Хәбибҗамал, кечесе Бибихәбибҗамал (1876 елда 25 яшендә вафат була), кызлары Маһруй.

 Мөхәммәтҗан Ихсанов вафатыннан соң йорт мирасчы­ларның гомуми өлешле милкен­дә була. XX гасыр башындагы нотариаль белешмәләргә караганда ул берничә тапкыр «Җәмәгать һәм сәүдәгәр Поляков банкында» залогта торган. Күчемсез милеккә залогка салынган мөлкәт язуы астында банк берничә елга ссуда бирә. Әлеге ссудадан күп кенә сәүдәгәрләр үзләренең эшләрен җайга салу һәм товар алу өчен файдаланалар. 1898 елда Мөхәммәтвафа Мөхәммәтҗан улы Ихсанов утарының өчтән бер өлеше ачык сатуда сатыла. 706 сумга аны мещан Евгений Александрович Мясников сатып ала. Соңрак гаилә мирасының өлешен Мясниковтан Мөхәммәтсафа 710 сумга сатып алуга ирешә.
1901 елда үз мирасының өчтән бер өлешен бөлгенлеккә төшкән Мостафа Мөхәммәтҗан улы Ихсановка да сатарга туры килә. Аның өлешен Чистай сәүдәгәре Хәсән Латыйпов 430 сумга сатып ала.
Әмма сәүдә эшләрендә авырлыкларга карамастан, әти-әниләре йортында Ихсановлар 1918 елга кадәр хуҗа булып торганнар. Революция вакыйгаларына кадәр аның хуҗасы Мөхәммәтсафа Мөхәммәтҗан улы Ихсанов була. Мөхәммәтсафа улы Габдулла Мөхәммәтсафиев сәүдә-сәнәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә, эксперт сәүдәнең Чистай җәмәгате учредителе булып тора (1915 ел).
Гаиләне 1930 еллардагы сәяси репрессияләр дә читләтеп үтми. Социаль тәэмин итү Халык комитетында тәэмин итү буенча башкаручы булып эшләүче Исхак Сафович Ихсанов (1895-1938) Казанда 1937 елда кулга алына һәм атуга хөкем ителә. Гаепләү 58-6 маддәсе буенча белдерелә (шпионаж). Атылу урыны — Казан. Исхак Сафа улы Ихсанов 1956 елның 12 апрелендә аклана.
Ихсановлар нәселенең эзләре Пермь өлкәсендә дә саклана. Нәсел дәвамчыларының берсе — Искак Мөхәммәтҗан улы Иксанов (Мостафа Мөхәммәтҗан улының оныгы булса кирәк) югары белемле була, сугышка кадәр Молотов өлкәсе Барда авылында яшәгән, Барда урта мәктәбендә завуч булып эшләгән, Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның Карары буенча, сәүдәгәр Ихсановлар йорты җирле әһәмияттәге һәйкәл булып тора.

Юлия Гаврилова, шәһәр тарихы музееның өлкән фәнни хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев