Йорт, машина, сарай янган
Күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлеге мәгълүматлары буенча шәһәрдә һәм районда берничә көн эчендә бер-бер артлы берничә янгын чыккан.
Шулай итеп, 18 сентябрьдә Чистай — Түбән Кама юлында, Олы Талкыш авылы янында Мазда автомобиленә ут каба. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Күзәтү ведомствосында хәбәр итүләренчә, януның сәбәбе транспорт чарасы механизмының төзек булмавында. Икенче көнне, 19 сентябрьдә, шәһәрдә янгын чыга. Галактионов урамында шәхси йортларның берсенә ут каба. Янгын нәтиҗәсендә сарайга һәм гаражга зыян килә.
Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана.
23 сентябрьдә Чистайда торак йортта янгын чыга.
— Чистай Выселкасы авылында йорт яну турында хәбәр 00 сәгать 55 минутта килеп иреште. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта торак йортның түбәсе яна иде. Янгын нәтиҗәсендә түбәгә һәм өйнең чормасына зыян килде. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Янып китүнең сәбәбе — электр җиһазларын монтажлауның кагыйдәләрен бозу, — дип сөйләде Чистай районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлегенең өлкән тикшерүчесе Евгений Терентьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев