Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яхшы үсентеләр алу өчен орлыкны ничек сайларга

Бу хакта Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Владимир Еремеев сөйләде

Көннәр озыная һәм яктыра бара, һавада яз исе аңкый — күңелле тойгылар! Ә бакчачылар өчен — икеләтә. Нәкъ менә февраль уртасыннан, ә кайчак иртәрәк тә, аларның күбесе алда торган бакча сезонына әзерләнә һәм үсентеләргә орлыклар сатып ала башлый. Хәзер кибет киштәләрендә алар киң ассортиментта тәкъдим ителгән.
Орлык сатып алганда ялгышмас һәм кабат утыртуга вакыт сарыф итмәс өчен, берничә гади кагыйдәне белергә кирәк.
Алар турында Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Владимир Еремеев сөйләде.
— Төрле сәүдә нокталарындагы ассортимент һәм бәяләр белән алдан танышып, сатып алуларны аңлы рәвештә башкарырга кирәк. Орлыкны махсуслашкан кибетләрдән, сыналган тәэмин итүчеләрдән сатып алу хәерлерәк. Беренче чиратта, уңыш фотосурәтләре төшерелгән төргәкләрнең матурлыгына һәм уңышның кызыктыргыч тасвирлануына түгел, ә бу товар турындагы мәгълүматка игътибар итәргә кирәк, — дип билгеләп үтте Владимир Еремеев.
Орлык салынган төргәктә:
— җитештерүче яисә импортер оешманың исеме һәм адресы,
— культураның, сортның исеме, стандартның, сорт һәм чәчү сыйфатларына техник шартның билгеләнеше, партия номеры, орлыкларның саны яки граммнарда массасы, аларны төргәкләү датасы һәм яраклылык вакыты күрсәтелергә тиеш, кайвакыт орлыкларның шытып чыгу проценты да күрсәтелә.
Әгәр төргәктә мәгълүмат булмаса, бу орлыкларга саклык белән карарга кирәк. Ялгышмас өчен, сатып алганчы интернетта конкрет сортлы орлыклар турында чын бәяләмәләр эзләргә мөмкин. Шунысы рәхәт, хәзер смартфон һәркемдә диярлек бар һәм Бөтендөнья пәрәвез челтәренә «кассадан ерак китмичә» чыгарга мөмкин.
Орлыкларны туфракка утырту өчен сроклар һәм, әлбәттә, дөрес тәрбия зур әһәмияткә ия. Кайберләрен гыйнварда ук чәчә башларга, ә кайберләрен соңрак чәчәргә кирәк. Шуңа күрә орлык төргәгендә язылган мәгълүматны һәрвакыт игътибар белән өйрәнү зарур.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы бүлеге консультанты ассызыклаганча, орлыкны утыртканнан соң шунда ук төргәкне ташларга кирәкми, чөнки аның буенча шул ук партиядән сорт сайларга яки тишелеп чыкмаган очракта җитештерүче фирмага дәгъва белдерергә мөмкин.
— Әгәр орлык сыйфатсыз булып чыкса, кулланучы сатучыга язмача дәгъва юллый ала, анда сатып алучы турында мәгълүмат, мөрәҗәгать итүнең сәбәбе һәм таләпләре мәҗбүри рәвештә бәян ителергә тиеш. Төзелгән дәгъваны товар сатучыга тапшыру турындагы тамга белән шәхсән тапшырырга яки тапшыру турында хәбәрнамә һәм документлар исемлеге белән почта аша җибәрергә кирәк. Ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләренең 5нче пункты нигезендә сатучы аңа белдерелгән таләпләргә карата ун көн эчендә җавап җибәрергә тиеш. Сатучы кулланучы таләпләрен үтәмәгән очракта, ирекле тәртиптә судка мөрәҗәгать итәргә кирәк, — дип билгеләп үтте Владимир Еремеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев