Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яуширмәнең данлы кешеләре

...

2015 елны без Лилия Фәсхетдинова белән «Чал тарихлы Яуширмә» исемле китапны чыгардык. Шуннан соң үзләренең нәселләре белән кызыксынучылар, тагын материаллар җибәрүчеләр булды. Галимовлар — Яуширмәдә дәрәҗәле, көчле, укымышлы, зур нәсел. Наилә Ибраһим кызы безнең белән бәйләнешкә кереп, түбәндәге материалны җибәрде. Лилия Марсель кызы исә Казан шәһәреннән «Сугышчан дан клубы» ассоциациясе җитәкчесе Михаил Черепанов белән элемтәгә кереп, Ибраһим Нуретдин улының бүләкләү битләрен соратып алды.
Наилә Потеева-Яуширмәле

Әтиебез Яуширмәм дип яшәде

Мин — Наилә Галимова, 1950 елны Яуширмә авылында тудым. Әни-әтиебез Александра Петровна һәм Ибраһим Нуретдин улы Галимовлар авылның мөхтәрәм кешеләре иде. Безнең гаилә зур, ишле булды, әни-әти җылысында тугыз бала үстек без.
Әй, авылым, авылым… Минем уйлавымча, безнең авылдан да матуррак авыл юктыр ул. Әти сугышка кадәр авыл советында эшләде. 1941 елның июнендә сугышка китте. Аллага шөкер, 1946 елны әтиебез исән-сау кайтты, дөрес, ике ярасы бар иде.

Сугыштан кайткач, аны колхоз рәисе итеп куйдылар. Ул авыл халкы дип яшәде, гел авылны, колхозны алга чыгарырга тырышты. Гомерен Яуширмәгә багышлады дисәм дә, хата булмас дип уйлыйм. Әти бик гадел кеше иде.

Сугыш вакытында әниебез дә авыл советында эшләде. Әтине без сирәк күрә идек. Ул гел эштә, командировкаларда булды. Эштән кич кенә кайта иде. Минем истә калганнардан: әти эштән кайткач, әнидән «балаларны ашаттыңмы?» дип сорый иде. Мин гел әтине көтә идем. Аның белән тагын ашарга утыра идем, әти-әни, мин, бергәләп чәй эчә идек. Мин әтине бик яраттым, кечкенә чагымда гел тезендә утыра идем. Әти ашагач, зур якка кереп радио тыңлый, газета-журналлар укый иде. Безгә, балаларга да, бик күп журналлар яздыра иде. Без зуррак үскәч, әтидән сугыш турында сорый идек. Ул: «балалар, сезгә кирәкми, сугыш ул бик начар» дия иде.
Әниебез дә безне яклап-сак­лап, яратып үстерде, чисталыкка өйрәтте. Шуның өчен барыбыз да аларга бик рәхмәтле. Флера апабыз безнең гаиләдә әнинең төп ярдәмчесе иде. Икенчесе Флариса апабыз гел минем белән булды. Ике апабыз да әни кебек безне карап, яратып үстерделәр. Мәктәпне бетергәч, мин Казанда медицина училищесында укыдым.
Авылыбызның иске мәктәбен дә мин зур хөрмәт белән искә алам. Безгә ул рәхәт, уңайлы иде: аның сыйныфлары да, бигрәк тә залы, тәрәзәләре зур иде. Тәнәфесләрдә малайлар чабып йөрде, уртада зур кара мич, аның тирәли без уйный идек. 1-4 сыйныфка кадәр безне үзебезнең авылныкы Флера Абдулла кызы укытты, күп вакыт үтте бит, фамилиясе истә калмаган. Үзе дә бик яшь, без аның беренче укучылары идек. Балаларга бик ягымлы иде, авызына гына карап тора идек. Мәктәптән укып чыккач та, без Флера апабызны очрашу кичәләренә чакыра идек. Барыбызны да тугәрәкка бастырып, безне кочаклап, бөтенебезне исемнәребез белән атап, матур сүзләр әйтә иде ул.
Тагын безне Саимә апа Мирсияпова, Габдрахман абый Тархановлар укытты, без аларның дәресләрен ярата идек. Габдрахман абый безне гел берләштереп торды, клубта концертлар, театр­лар оештыра идек. Хәтта күрше авылларга спектакльләр белән баргаладык. Сыйныфташым, дустым Ләләнең әнисе Әлфия апа Исмәгыйлева (Сәлим­гәрәева) да укытты безне. Әлфия апа безне кырларга, урманнарга экскурсияләргә йөртә иде. Мәктәп еллары кызык иде, сагынып сөйләргә генә калды шул.
Ул вакытта безнең мәктәп сигезеллык кына иде. Без өч кыз: мин, Валя Акташева, Гөлсирә Кашапова ике ел Урта Тигәнәле мәктәбена йөреп укыдык. Безнең «А» классында бөтен балалар якын-тирә авыллардан килеп укыды. Минем якын дус­тым — Түбән Тигәнәле кызы Луи­за Сәлахиева иде, аның белән дәресләргә, имтиханнарга бергә әзерләнә идек. Хәзер дә язышып торабыз. Бергә үскән балаларны, сыйныфташларны, күршеләрне язып үтәм: Госман Мостафин, Асия Гәрәева, Наилә Исламова, Нурислам Галәветдинов, Ләлә Исмәгыйлева, Гөлсирә Кашапова, Валя Акташева.
Илдус Тарханов белән бер партада утырдык. Куршем Госман Мостафин белән кечкенәдән бер туфракта уйнап үстек.
1974 елны мин Казаннан Мәскәүгә киттем. Биш ел Мәскәүнең Склифасовский операция блогында операция шәфкать туташы булып эшләдем. Аннан иптәшемә Королев шәһәреннән фатир биргәч, без шунда күчтек. Шәфкать туташы белгечлеге буенча югары белем алып, хастаханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшләдем. Минем Ольга исемле 47 яшьлек бер кызым, Владислав исемле оныгым бар. Ул Мәскәу университетында айти технология белгечлеге алды, ике ел эшләде дә, МГИМОга икенче югары белем алырга керде. Оныгым бик тырыш, акыллы, тормышны аңлый,
Яуширмәм гел исемдә минем, туган җир онытылмый ул. Авылдашларым, Татарстандагы туганнарым белән гел сөйләшеп торам, жәйләрен авылга кайтып, елга-күлләрне, болыннарны карап киләм. Быел булмас инде, яшь та бара, планлы операция көтәм. Авылдашларыма, якташларыма кайнар сәламемне юллап калам. Һәммәгезга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, ил-көннәрнең тынычлыгын телим.

Королев шәһәреннән Наилә апагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев