Яшьләрне патриотик тәрбияләүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт
15 февральдә без Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен һәм Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 36 еллыгын билгеләп үтәбез.
Ватаныбыз алдында үзләренең гражданлык һәм хәрби бурычларын намус белән үтәгән һәм антларына ахыргача тугры калган барлык сугышчы-интернационалистларга тирән ихтирамымны белдерәм.
Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рәфис Мәхмүтов җитәкчелегендәге «Сугышчан туганлык» җирле бүлегенә аерым рәхмәт белдерәсем килә. Бу иҗтимагый оешма әгъзалары һәлак булганнарны искә алып һәм исән-сау булган сугышчы-интернационалистларны кайгыртып кына калмыйлар, яшь буынны патриотик тәрбияләүгә дә актив өлеш кертәләр.
Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар! Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм уңышлар телим!
Марс Вәгыйз улы Кәримов, Чистай муниципаль районы Советы депутаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев