Һөнәргә юл балачактан башлана, диләр. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең тикшерү бүлеге тикшерүчесе, юстиция лейтенанты Нурислам Мифтахов гимназиядә укыганда ук үзен хокук саклау органнарында хезмәт итүгә багышларга карар кыла, тикшерүче һөнәрен кызыклы, абруйлы һәм мөһим дип саный, шуңа күрә укуын тәмамлагач, Казан юридик институтына укырга керә.
Курсантларның барысы да уку йортына кабул ителгәннән башлап Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре булып саналалар, укуның беренче атналарыннан соң алар ант кабул итәләр. Практиканы алар Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләрендә узалар. Нәкъ менә шушы көннәрдә, тикшерүчегә эштә ярдәм итеп, практикада тикшерүче эшенең нигезләрен өйрәнәләр.
Укуны тәмамлагач, Нурислам Мифтахов Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлеге тикшерү бүлекчәсенә билгеләнә һәм беренче көннәрдән үк гомумҗинаять юнәлешендәге эшләрне тикшерү белән шөгыльләнә, ә һәр эштә – үз нечкәлекләре.
Сер түгел, полициядә тикшерелә торган җинаятьләрнең күп өлешен элеккечә милек җинаятьләре тәшкил итә, алар арасында мәгълүмати технологияләр өлкәсендә мошенниклык лидерлык итә. Нигездә, зыян күрүчеләр, шаһитлар һәм шикләнелүчеләр күрсәтмәләренә нигезләнеп төзелә торган дәлилләр базасын җыеп, тикшерүче үз эшенең күп өлешен кешеләр белән аралашуда үткәрә.
2023 елның августында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре курьер булып акча эшләгән, ягъни алданган пенсионерлардан акча алган һәм аларны мошенникларга күчергән Казанда яшәүчене тоткарлыйлар. Чистайда яшәүче 75 яшьлек ханым, килененә юл-транспорт һәлакәте өчен җинаять җаваплылыгыннан качарга ярдәм итәм дип уйлап, әлеге курьерга 750 000 сум акча биргән, икенче пенсионер хатын-кыз оныгына «ярдәм итеп», аңа 100 000 сум акча биргән. Җинаять эшен алып бару юстиция лейтенанты Мифтаховка йөкләнә.
Мошенникларның эзенә төшү шактый авыр, әмма пенсионерлардан акча алган курьерларны полиция хезмәткәрләре һәрвакыт диярлек ачыклыйлар һәм тоткарлыйлар. Кагыйдә буларак, тикшерүчеләр өчен авырлык курьерларның ниятен исбатлаганда туа. Әгәр кеше җинаятьчеләргә аңлы рәвештә ярдәм итә икән, ул җинаятьләрдә катнашучы булып тора. Бу очракта исә тикшерүче эше нәтиҗәсендә, курьерга карата гаепләү бәяләмәсе белән җинаять эше судка җибәрелә. Шикләнелүче иректән мәхрүм итү срогы ала.
– Тикшерүче эшендә иң мөһиме – барысын да ачыклау һәм эшне закон нигезендә ахырына кадәр җиткерү, – дип саный Нурислам Мифтахов.
Аның производствосында буталчык җинаять эше була. Наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре җирле кешене тоткарлыйлар, аңардан синтетик наркотик тартып алына. Үткәрелгән экспертиза күрсәткәнчә, кечкенә төргәкләрдә Кемероводан бер гражданканың бармак эзләре табыла. Яшь тикшерүчегә аның ДНКсы Чистайда тартып алынган наркотикларга ничек эләгүен ачыкларга туры килә.
Тикшерү барышында ачыкланганча, Кемеровода наркотиклар тараткан өчен кулга алынганнан соң, хатын-кыз судтан һәм тикшерүдән качкан һәм эзләүгә игълан ителгән булган. Казанда качып яткан һәм җинаятьчел эшчәнлеген дәвам иткән. Интернет аша наркотикларның зур партиясен алган, ә өйдә кечкенә төргәкләргә бүлгән. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары аны тоткарлаганнар һәм Эчке эшләр министрлыгының Кемерово бүлеге хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Тикшерү гамәлләрен уздыру өчен шикләнелүчене иректән мәхрүм итү урыннарыннан Чистайга этап белән китергәннәр, тикшерүче тарафыннан кабат экспертизалар билгеләнгән, сорау алулар үткәрелгән, күрсәтмәләрне урында тикшерүләр алып барылган. Чистай шәһәр суды тарафыннан гаепләнүче безнең шәһәрдә кылынган җинаятьләр өчен хөкем ителгән һәм 6 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Башка тикшерүчеләр кебек үк, атнага бер-ике тапкыр Нурислам тикшерү-оператив төркем составында тәүлек буе кизү тора. Юстиция лейтенанты сүзләренә караганда, кайвакыт кизү тыныч уза, агымдагы җинаять эшләрен тикшерү белән шөгыльләнергә вакыт була. Ә кайчагында төркемгә тәүлегенә берничә тапкыр чыгарга туры килә. Оператив хезмәткәр, криминалист һәм тикшерүче – теләсә нинди эштә аерылгысыз өчлек, өстәвенә, вакыйга урынында төп кеше – тикшерүче, төркемнең баш мие. Урында хәлне бәяләргә, вакыйга урынын карап чыгарга, мөрәҗәгать итүчедән сорашырга, җинаятьне оператив ачу һәм җинаять кылуга катнашы булган затны тоткарлау өчен башка хезмәткәрләргә күрсәтмәләр бирергә кирәк.
Тикшерелгән тагын бер җинаять эше шушы көннәрдә судка җибәрелгән. Көнкүреш техникасы кибете җитәкчесе 250 000 сум акча үзләштергән. Ул янәсе гражданнардан өстәмә гарантияләр буенча товарны кире кайтаруны рәсмиләштергән. Тикшерү барышында ачыкланганча, документлар буенча барысы да дөрес рәсмиләштерелгән, әмма кире кайтарылган товарлар булмаган. Аның гаебен исбатлау өчен тикшерүчегә бик күп документларны анализларга, видеокүзәтү камераларыннан күп вакыт аралыгындагы видеоязмаларны карарга, кибетнең барлык хезмәткәрләреннән сорау алырга туры килгән. Тикшерү барышында кибеткә китерелгән зыянның бер өлеше капланган, ә РФ Җинаятьләр кодексының 160нчы маддәсе 3нче өлеше «Хезмәт урыныннан файдаланып акча үзләштерү яки туздыру» буенча җинаять эше гаепләү бәяләмәсе белән судка җибәрелгән.
Нурислам тикшерүче эше катлаулы, ләкин кызыклы, дип саный. Әлбәттә, күп вакыт, белем таләп итә, шуңа күрә үз һөнәрең белән мавыгырга һәм даими рәвештә дөньяга карашыңны киңәйтергә кирәк.
– Иң мөһиме – тырышырга, һәрвакыт үз алдыңда намуслы булып калырга һәм гаделлекне якларга, ә тәҗрибә вакыт узу белән килә. Тырышлык җитәкчелек һәм, әлбәттә, кешеләр тарафыннан бәяләнәчәк. Ә җитәкчеләрдән һәрвакыт ярдәм бар, – дип нәтиҗә ясый яшь тикшерүче.
Һөнәри бәйрәм алдыннан әлеге хезмәтнең барлык хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлыйбыз. Эшләүче хезмәткәрләргә, беренче чиратта, сабырлык, тату һәм бердәм коллектив, янәшәдәге иптәшләрнең ышанычлы җилкәсе булуын телибез, чөнки бу гаять мөһим. Үз эшегездә гражданнар хокукларын яклауны, җинаятьләрне оператив һәм сыйфатлы тикшерүне һәрвакыт беренче урынга куегыз.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәте
Яшь тикшерүче Нурислам Мифтахов үзенең һөнәре турында сөйләде
6 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр органнары тикшерүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Тикшерүченең эше зур фидакарьлек, җаваплылык, законны белүне таләп итә, чөнки һәр тикшерелгән җинаять эше артында – кешеләрнең язмышы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев