Янгыннардан һәм кош гриппыннан саклану чаралары күрергә
Комиссия утырышында халыкны хәвеф-хәтәрдән саклау турында фикер алыштылар
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды. Фикер алышу өчен төп мәсьәләләр янгын чыгу куркынычы чорына әзерлек һәм кош гриппы вирусы таралуны кисәтү чаралары булды.
Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге башлыгы Госман Гатин хәбәр иткәнчә, Татарстанда янгын чыгу куркынычы сезоны республика Премьер-министры Алексей Песошин карары нигезендә рәсми рәвештә 1 апрельдә башланды.
– Якын арада кар тулысынча эреп бетәчәк, шуңа күрә янгын чыгу куркынычы чорына әзерлекне башларга кирәк, – диде Госман Равил улы.
Чистай районында урман янгыннары куркынычы зонасында Чулпан авылы, Луч поселогы һәм өч балалар сәламәтләндерү лагере – «Яшьтәш», «Кояшкай» һәм «Каенкай» бар.
– Бу объектларның җитәкчеләре аларны паспортлаштыруны тәэмин итәргә һәм кисәтү чаралары үткәрергә тиешләр. Торак пунктлар тирәсендә киңлеге кимендә 10 метр булган минераллаштырылган саклану полосалары булдырырга кирәк. Урманнар янындагы территорияләр кимендә 10 метр киңлектәге полосада коры үләннән, чүп-чардан һәм башка янучан материаллардан чистартылырга тиеш. Шулай ук урманнарны ким дигәндә 1,4 метр киңлектәге минераллаштырылган полоса яисә башка янгынга каршы барьер белән сакларга кирәк, – дип ассызыклады чыгыш ясаучы.
Госман Гатин шулай ук телефон элемтәсен һәм тавыш белән хәбәр итүне тәэмин итү, янгын чыгу очрагына су чыганакларын җиһазлау, ирекле янгын сүндерүчеләр командаларының тәүлек буе кизү торуын оештыру, чүп-чар һәм коры үлән яндыру өчен махсус мәйданчыклар булдыруга игътибарны юнәлтте. Ул коры үлән һәм чүп-чарны яндыру өчен ачык уттан файдалану кагыйдәләре турында җентекләп сөйләде.
Янгын сүндерү-коткару часте башлыгы Артем Кипров ирекле янгын сүндерү командаларының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ирекле янгын сагы бүлекчәләре муниципаль район торак пунктларының 83,3 процентын каплыйлар – барлыгы авыл җирлекләрендә ирекле янгын сүндерү командасының 17 бүлекчәсе булдырылган. Артем Юрьевич җиһазлар җитмәү күзәтелгән бүлекчәләрне тулыландырырга киңәш итте.
Гаделша һәм Татар Баганалысы авыл җирлекләре башлыклары Фәрит Сабирҗанов һәм Рәфис Җаббаров янгын иминлеген арттыру буенча кисәтү эше алып бару тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Җирлекләрдә йортларны карап чыгу өчен махсус төркемнәр оештырылган, халык һәм предприятие җитәкчеләре белән даими рәвештә аңлату әңгәмәләре үткәрелә. Кышын гидрантларга һәм суэтем каланчаларына юлларны чистартуга аерым игътибар бирелә.
«Ватан» үзәге директоры Сергей Мунин «Яшьтәш» балалар сәламәтләндерү лагерен янгын чыгу куркынычы сезонына әзерләү турында сөйләде.
Район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Ринат Урманчиев кош гриппы таралуга ничек юл куймаска кирәклеге турында сөйләде. Ул кош гриппының аеруча куркыныч категориягә керүче кискен йогышлы авыру булуын искәртте. Авыру хайваннардан кешегә күчә, ә аны кузгатучы булып А тибындагы вирус тора. Бу вируска кошларның барлык төрләре, шулай ук имезүче хайваннар һәм кеше дә бирешә.
Ринат Әхәт улы билгеләп үткәнчә, кыргый кошларда грипп массалы авырулар китереп чыгармыйча, билгеләрсез уза, әмма йорт кошлары арасында ул авыр нәтиҗәләргә, шул исәптән үлемгә китерергә мөмкин. Вирусның кеше өчен югары патогенлы булуы аеруча куркыныч тудыра.
Чыгыш ясаучы вирусның табигатьтәге чыганаклары һәм аның йогу юллары турында җентекләп сөйләде.
– Кеше һәм йорт кошларының авыруны йоктыруы авыру яки үле кош белән тыгыз элемтәдә булганда мөмкин. Кайбер очракларда тиешенчә термик эшкәртелмәгән авыру кошларның итен һәм йомыркаларын ашау аша да авыру йогарга мөмкин. Моннан тыш, авыру кошларның бүлендекләре туфракка, суга яки үсемлекләргә эләгеп, кеше һәм сәламәт кошлар өчен эчү, коену яки пычрак куллар аша инфекция чыганагы булырга мөмкин. Вирус шулай ук һава-тамчы һәм һава-тузан юллары аша да йога ала, – дип ассызыклады Ринат
Урманчиев.
Кисәтү чараларын төгәл үтәргә кирәк. Кошларны караганда, биналарны һәм территорияләрне җыештырганда махсус эш киемнәре кулланырга кирәк. Җыештырган вакытта су эчү, ашау яки тәмәке тарту тыела. Барлык эш киемнәре юар алдыннан дезинфекция чаралары белән эшкәртелергә тиеш.
– Кошларның үлүе яисә авыру очраклары күзәтелгәндә, вирус булу-булмавына тиешле тикшеренүләр үткәрү өчен, кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк, – дип өстәде Ринат Урманчиев.
Районның баш ветеринария табибы шулай ук халыкка кош итен һәм йомырканы сатучылар продукциягә ветеринария документлары тәкъдим итә алган санкцияләнгән сәүдә урыннарыннан гына сатып алырга киңәш итте. Ит һәм йомырканы җентекләп термик эшкәрткәннән соң гына ашарга кирәк.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе дәүләт инспекторы Эвелина Лотфуллина үзенең чыгышында килеп чыгышы билгесез булган хайваннарны тиешле ветеринария документларыннан башка кертмәүгә басым ясады. Ул тәэмин итүче субъектның ветеринария хезмәте тарафыннан эпизоотик иминлекне раслау, шулай ук җибәрүче хуҗалыкта 30 көнлек мәҗбүри карантин үткәрү кирәклеген ассызыклады.
– Ветеринарларның беренче таләбе буенча терлек асраучылар аларны профилактик тикшерү һәм вакцинация өчен бирергә тиеш. Шулай ук дәүләт ветеринария хезмәтенә яңа сатып алынган терлекләр, үрчем, сую, сату, кинәт үлү яки массакүләм авыру очраклары турында хәбәр итәргә кирәк, – дип мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга Эвелина Наил кызы.
Ул шулай ук хайваннарны кертү һәм ташу кагыйдәләрен бозу зур штрафларга китерүе, ә иң куркынычы – кош гриппы вирусы һәм башка куркыныч авырулар таралу куркынычы тудыруы турында кисәтте.
Утырышка йомгак ясап, Эдуард Хәсәнов эпидемиологик куркыныч очракларын булдырмау һәм халык сәламәтлеген саклау өчен барлык тәкъдимнәрне төгәл үтәүнең мөһимлеген ассызыклады. Комиссия рәисе шулай ук куелган барлык бурычлар тулы күләмдә һәм билгеләнгән срокларда үтәлергә тиешлеген билгеләп үтте. Район халкының иминлеге шуңа бәйле.
Коры үләнне, яфракларны яки ботакларны яндыру махсус җиһазландырылган урыннарда гына түбәндәге таләпләрне үтәп рөхсәт ителә:
Кимендә 30 см тирәнлектәге чокыр казыгыз.
Чокырның диаметры: үлән һәм яфраклар өчен – 1 метрга кадәр; эре ботаклар өчен – 3 метрга кадәр.
Учакның урнашуы:
Биналардан, печәнлектән һәм башка корылмалардан 50 метрдан да якынрак булырга тиеш түгел.
Ылыслы агачлардан 100 метрдан да якынрак булырга тиеш түгел.
10 метр радиуста коры үлән, чүп-чар яисә тиз янучан башка материаллар булырга тиеш түгел.
Утны караучысыз калдырмагыз.
Кул астында сүндерү чаралары (су, ком, янгын сүндергеч) булырга тиеш.
Китәр алдыннан утның тулысынча сүнгәнлегенә инаныгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев