Якташыбыз, язучы, журналист Кояш Тимбикованың «Кышкы талпыну» повесте (7нче кисәк)
...
Артист та сөйләшүнең кирәкмәс якка кереп китүен абайлап өлгерде бугай, кызны шомландыра башлаган уйны «өреп» кенә юкка чыгарды.
— Беләсеңме-е… э-э… исемең ничек әле?
— Кәлимә.
— Беләсеңме, Кәлимә, артистның көче, таланты тамашачыны ышандыра алуда аның. Менә син игътибар иттеңме, телим икән, мин тамаша залын көлү дәрьясына әйләндерәм, көлү туйдыра икән, чебен очканы ишетелерлек тынлык урнаштырам, җитдилек җитенкерәми икән: «Тыңла, бала, газиз әнкәң сөйли» шигырен укыйм да имәндәй ирләрне үксетәм.
Дөресен әйтә иде ул, Кәлимә дә аның концертында нәкъ шул хисләрне кичерде: көлде, уйга талды, елап та алды.
— Сезнең талант алдында баш ияргә мөмкин, — дип* сөенеп пышылдады Кәлимә. Теленә шундый урынлы мактау сүзләре килеп кергәнгә бик куанды ул. — Мин бик яратып тыңладым.
Кәлимәнең таксига беренче утыруы иде бу. Йомшак» җылы, тыныч һәм караңгы. Очырта гына. Кафьянов кулын Кәлимәнең иңенә салды.
— Йокың киләме? — дип сорады.
— Ю-ук, без төнге икеләргә чаклы утырабыз, имтиханнар вакыты бит.
— Бүген нишли имтиханың?
— Бәй…
Кафьянов кызны үзенә таба тартты.
— Куй башыңны минем күкрәгемә, куй!
Алай ук итмәсә дә, Кәлимә, канатланып, күкнең җиденче катына менеп киткән иде инде. Башыңны кыңгыр салсаң, бөтенләй акылыңны җуярсың.
— Әйем лә!
— Ярый алайса, ярый, ихтыярың. — Кафьянов елмаеп Кәлимәнең күзләренә карады. Машина эчендәге ярымка– раңгылыкта күзләр ялт-йолт килә иде. — Күзлегеңне салсаң ни була?
Кәлимә күзлек турындагы сүзләрне бер дә яратмый. Аның үзәгенә үткән нәрсә ул күзлек. Авылда да шул күзлеге хакында мең кимсетелүләр кичерә иде. Математика дәресендә, тактага язганны күчергәндә, төрле тамгаларны бутап, күпме хата җибәрә иде ул! Укытучы Кәлимәне игътибарсызлыкта, наданлыкта, башсызлыкта гаепли, пыр туздыра. Әмма кыз: «И-и, абый, мин илтифатсыз түгел, минем күзләрем ерактан начар күрә», — дип акланырга гарьләнә. Өйләрендә аны әтисе тиргәп теңкәсенә тия, чөнки Кәлимә һәр көнне төн урталарына кадәр көтүдән кайтмаган кәҗә-сарыкларын эзләп изалана. Олаудан төшеп калган бер уч салам да, юл читендәге ак таш та эңгер-меңгердә сарык бәтие булып күренә башлый. Су буйларындагы түмгәкләрне, әрәмәлектәге иске агач төпләрен капшап бетереп, өйләренә кайтып кергәндә, әтисе инде сарыкларны әллә кайчан абзарга ябып куйган була. Кызга башка сыймаслык гаеп ташлыйлар:
— Син, бәдбәхет, юньле юлда йөрмисең, нәселдә булмаган азгынлыкка чыккан син, йөзгә кызыллык китерергә маташасың син…
Кәлимә әтисе белән җаваплашырга ярамаганны яхшы белә, телләшә башласаң, ул сугып җибәрергә дә күп сорамый. Аңардан шулкадәр курыкмаса, бала:
— И-и, әти, күзләрем күрми бит минем, сарыкларны шуңа танып бетерә алмыйм. Син мине врачка күрсәт, яхшы күзлек ясатып бир! — дип сөйләп-аңлатып та карар иде.
Юк, әйтми дә, сорамый да иде кыз. Эчтән генә көя, дөньяның тигезсезлегенә хәйран калып, исән-иминнәрнең авыру кеше хәлен аңларга теләмәүләренә аптырый, җаны кыйнала иде аның.
Инде монда Кафьянов та шул күзлеккә бәйләнеп тора. Кәлимәнең сүз уйнатып азапланасы килмәде, турысын гына әйтеп бирде:
— Күзлексезме? Күзлексез булсам, сукыр тавыкка әйләнәм дә калам.
— Әйбә-ә-әт, бик әйбәт!
Артист кешенең башка нәрсә уйлап саташуыдыр инде, япь-яшь кызның берни күрми яшәве ничек әйбәт булсын ди?! Кәлимә Сашаның кинәт әйтелгән бу «әйбәт»ен шулай юраган иде. Тик ул аны чынлап ук ычкындырган бугай. Чөнки артистлар урнашкан гостиницага кайтып бүлмәгә керү белән үк, Кафьянов Кәлимәнең күзлеген салдырып алды. Әле ишек яныннан үтмәгәннәр, бер генә адым да атламаганнар иде. Егет аркасы белән ишекне «дыңк» иттереп терәтте, күзлексез калган Кәлимәне ике куллап үзенә кысты да шашынып үбәргә тотынды. Тын алырга да, «әһ» итәргә дә өлгерә алмады кыз. Әллә ни иде бу. Беренче каушаулы мизгел үтүгә егет кулларын уйната башлады: аркадан сыйпау, билләрне кытыклап үтү, сизелер-сизелмәс кенә аякларга үрелү, беләкләрне иркәләү, күкрәккә кагылып-кагылып узу. Сулу да ала алмаган Кәлимәдән ыңгырашуга охшаш ят авазлар гына ишетелгәли. Ул бөтенләй хәлсезләнде. Егет әле моңа гына риза түгел, тезләре, куллары белән нигәдер ымлый, нәрсәдер таләп итә иде. Кәлимә дә ихтыярсыздан аның аркасын сыйпаштыра башлаган иде, Кафьянов тагын да шашына төште, дөрләп кабынды, кызны бер тыны беткәнче кысты, бер бушатып алды, тагын кысты, тагын бушатты. Кәлимәнең аяклары идәнне тоймый иде. «Бәй, күтәреп үк алган түгелме соң?» Күзе йомылган иде аның. Колакларында гына Сашаның: «Җанкам, җанкам, без бер-беребез өчен яратылган…» дигән кайнар пышылдавы ишетелә.
Кинәт бөтен дөнья чайкалып куйды. Шунда гына Кәлимә күзен ачты. Бүлмә кап–караңгы, ул йомшак караватта ята. Кафьянов аның йөзенә якын ук иелгән дә еш-еш сулый. — Мин хәзер киләм, ишекне генә биклим, — диде ул, — Кузгалма, яме, мин хәзер.
Кечкенә генә бүлмә иде бу. Монда караваттан башка тагын бер өстәл кисәге бар бугай, ике урындык аркасы күренә, бер шкаф, аның янында ук ишек. Кәлимә тезләрен күлмәк чабуы белән ябу өчен кузгала башлаган иде, бүлмә хуҗасы ук кебек аның янына атылып килеп җитте, тагын ике куллап кызга капланды.
Кафьянов алыштырып куйган кебек үзгәргән иде. Нык адымнары белән сәхнәгә чыгып, йөзләрчә тамашачыны үзенең һәр сүзенә, һәр ымына ышандырып, буйсындырып торган артист Кәлимә янында мескенгә әйләнде, алаланган күзләре берни күрмәс булды, дерелдәвек тәне тирләп чыкты, телен әйләндереп әйткән сүзенең рәте китте. Аның үз-үзен тотышы бер йотым суга тилмереп үләр хәлгә җиткән бичара адәмне хәтерләтә иде. Ул туктаусыз Кәлимәнең тәнен капшый, үбә, гүя үзен коткарырдай бәлзәмне эзли. Ара-тирә: «Йә инде, йә, — дип ыңгыраша. — Җанкам, җанкам! — ди. — Ну, ну инде!.. Кызны әйләндерә, тулгандыра, йолыккалый.
Кәлимә аңлады аңлавын. Кыз бала башына гомер эчендә бер генә килә торган имтихан иде бу. Монысыннан укытучы алдында сүз уйнатып, бәләкәй өчле алып кына котыла алмыйсың. Башында „ярамый!“ дигән кисәтү уянды. Егет сыйпаудан туктап-туктап та калгалады. „Ярамый!“ Бөдрә чәчле баш исә бер генә мизгел дә тик тормады. Егетнең гәүдәсе елан кебек боргаланган саен, йомры баш әллә кайларга кереп китә, хәлсезләнеп, беләк өстенә дә килеп төшә. „Уф!“ дип көрсенә, аннары Кәлимәнең иреннәрен эзләп таба, тын алдырмыйча үбә башлый.
Кәлимә талпынып куя. „Ярамый!“ Күзләр йомыла, тәне буйлап рәхәт кайнарлык йөгерә, йөрәкнең дулавы чамадан аша. Ми ярымшарларындагы „ярамый!“ көчсезләнә, ерагая, читләшә. Нигә ярамасын? Шундый асыл зат, аяк астында туфрак булып, синнән шәфкать сорый икән, нигә ярдәм кулы сузмаска?! Кәлимәнең куллары, зиһен боерыгын тыңлап тормастан, чытырдап Кафьянов гәүдәсенә ябышты. Шул ишарәне генә көткән кебек, егетнең хәрәкәтләре кискенләште, усалланды, сүзе дә боерык сыман яңгырады: „Чишен! Тиз!“
Моңарчы татылмаган рәхәттән исергән Кәлимә, ул нн әйтсә, шуңа буйсына барды, тәмам йомшарды, изрәде, эреде…
…Башта Кәлимә уянды. Бүлмә мөлдерәмә якты җылы нур белән тулган иде. Кыз күзләрен ачып җибәргәч кыймылдарга кыймый ятты, кымшанмый гына тирә-юнен өр-яңадан күзәтергә тотынды. Кафьянов аны стена белән ике арага кыскан, үзе аңа аркасы белән борылган. Ул шул килеш тә, таушалып беткән ятакта берни белми йоклап яткан хәлендә дә гаҗәп чибәр иде. Коңгырт кара бөдрәләр тәртипсез тузгыган, кояшта янган тәне ялтырап тора, гәүдәсе төз, озын, сулу алуына кадәр җанга якын, үз.
Кәлимәнең күңеле шатлык белән тулы иде. Төнлә кичергәннәрне кабат хәтереннән үткәреп, ул үзалдына елмайды, үзе дә сизмәстән: „Аһ!“ — дип куйды да авызын учы белән томалады. Авызны ачсаң, эчтәге кайнар куаныч кими башлар, чыгып китәр кебек. Кафьяновның чәчен сыйпыйсы килде, тыелды. Уяныр. Аңа бит йокларга кирәк. Артистлар көндез озак йоклыйлар, чөнки төне буе алар эштә була. Моннан соң Кәлимәгә дә шул тормышка күнәргә туры киләчәк. Көндезләрен гел йоклап кына ятмас ул, иренең төнлә эштән кайткан җиренә кайнар аш өлгертеп, рәхәтләнеп ял итәрлек шартлар тудырып торыр. Тагын елмайды ул. Хәзер аңа әнә шундый нәрсәләр турында да уйларга кирәк инде, ир хатыны булу — уен-муен түгел ул сиңа!
Күзләр асты өскә килгән бүлмәне тикшерә башладылар. Елмаймый ничек түзәсең инде. Идән, өстәл, урындыклар — барысы да Кәлимә белән Сашаның чәчелгән киемнәре белән тулган.
Төн буе мәйханә килделәр алар. Бер арып яткач, Кафьянов яңадан торды. Кечкенә генә табын тезде. Анда коры-сарылар да, эчемлекләр дә бар иде. „Әйдә, туй итәбез!“ — диде ул. Тамак ялгагандай булдылар, аракы эчтелэр. Төн аларныкы гына, дөньяда шушы кечкенә бүлмәдәге серле тантанадан башка берни дә юк иде. Инде менә Кәлимәнең яңа дөньяга күчкән беренче адымын котлап көн туган. Торырга да, Сашаны уятмыйча гынэ, барын да җыеп куярга кирәк. Аннары чәй кебек нәрсә өлгертергәдер инде. Монда мич–фәлән яки плитә-мазар бар микән? Бардыр, ник булмасын! Ничек мыштым гына торырга соң? Саша уянса… Кәлимәнең күңеле кытыкланды, тагын үбә, шаяра башлар. Тыелып торамы соң инде?! Елмайды Кәлимә. Тыелып кына кала торган хис түгел икән шул ул!
Әллә, тынычсызланып, хатыны кыймылдаган булды микән — Саша уянган бит. Уянган шул. Ул Кәлимә ягына борылып-нитеп тормастан гына:
— Ник йокламыйсың, әле иртә бит, — диде.
— Бәй!.. — Кәлимә торып утырды.
— Нәрсә, „бәй“? — Кафьянов теләр–теләмәс кенә урыныннан кузгалды. Аның хәрәкәте дә, сүзләре дә бөтенләй Кәлимә көткәнчә түгел иде. Көчкә әйләнеп, хатынның зур булып ачылган сораулы күзләрен, суырылган, агарып киткән йөзен күргәч, иренеп кенә: — Безнең халык озак йокларга өйрәнгән ул, — диде.
— Анысын чамалыйм. — Кәлимә иренең уянгач әйткән беренче сүзен, сүзен генә дә түгел, хәрәкәтен, күз карашын шулкадәр дә илтифатсыз булыр дип башына да китермәгән иде. — Мин торам, — диде ул.
Сикереп идәнгә төште, бүлмә буйлап йөгереп киемнәрен җыя башлады. Ул күлмәген генә киеп куйган иде, Кафьянов ят бер тавыш белән:
— Слушай, син анда коридорга чыга күрмә тагын! — дип кисәтте.
— Бәй?!
Кәлимә авызын ачты, тик бер сүз дә әйтә алмады.
Аның кинәт уелып төшүеннән шүрләп калган ир ике кулын алга сузды, кочагын җәйде:
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев