Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Якташыбыз, язучы, журналист Кояш Тимбикованың «Кышкы талпыну» повесте (4нче кисәк)

...

Әле генә апасының бөтен сүзен йотып алырдай булып тыңлап торган Шәрәфә башын аска иде. Йөзен комач каплады. «Абау! Ул турыда сөйләшер көннәр дә җитте микәнни?!»
Апасы да бу хакта беренче киңәш ишетүләрнең никтер оят, никтер килешсез икәнен белә иде. Шулай да әйтә башлаган фикерен урта юлда бүлеп калдырмады.
— Без аны синең кебек чакта үзебез тегеп киядер идек, Казаннарга йөрергә туры килмәде. Сүземне тыңла. Әни йомырка бирер әле, шуны базарга чыгарып сат та алып ки!
Шәрәфәгә:
— Ярар, апа, — диюдән башка чара калмады. — Шулай итәрмен.
— Харис малае белән барасың икән, кара аны, җебеп төшмә! Харисныкылар тыштан гына песием-песием булып күренәләр.
Гөллиянең бу сүзенә гаҗәпләнерлек түгел. Алар өендә малай халкына Шәрәфә белә башлаганнан бирле шул караш яши иде инде. Әтиләре фронтта ятып калмаса, бу кадәр үк каты тормаслар да иде бәлки. Хәмдия түти, кызларын йөзгә кызыллык китермәслек итеп тәрбияләүнең иң беренче шарты итеп, аларны егет халкыннан сак­ланырга өйрәтте.
Апасының Шәрәфәгә ясаган кисәтүе артык та иде хәтта.
— Беләм инде, беләм, — диде ул. — Харис малае белән ун ел бер класста укыдым, кирәк булса, тотам да тукмыйм мин аны.
Нәкъ шул чакта капка келәсе шалтырады. Ишек алдына чалбары бик әйбәтләп үтүкләнгән, чәче тигезләп алынган, аксыл күлмәк, билдән кысып төймәләнә торган кыска куртка кигән Кадыйр кереп басты. Шәрәфә аңа каршы чыкты.
— Әйдә, ник кермисең?
— Ындыр табагында пристаньга илтүче машина бар, җыенып беткән булсаң, әйдә, киттек.
— Мин бармасам, нишләрсең?
— Бармасаң, бармыйбыз гына инде.
Шәрәфәнең такта чемоданы кичә кичтән үк тутырып куелган, болдыр бас­кычы өстендә көтеп утыра. Өйгә кереп тормаса да була. Кыз, Кадыйрны шатландырырга теләп, чыннан да шул чыгуыннан ук кузгалып китәргә чамалады.
— Апа, — дип, өй эченә кычкырды. — Мин китәм, Кадыйр алырга килгән, әнә.
Чемоданын әле һаман ишек алды уртасында каңгырап торган Кадыйрга сузды. Үзе бәрәңге бакчасы ягына атылды.
— Әни, китәм. Харис абый малае алырга килгән. Машина бар, ди.
Терсәгеннән туфракка баткан, алабута йолкый-йолкый куллары яшелләнеп беткән Хәмдия түти үзе дә күренде.
— Хәерлегә! — диде.
Гөллия сүзсез генә елмайды. Өйдә калучыларның бөтен торышында: «Бер ниятләгәч, әйләнеп кайтыгыз инде, бөтен кешегә укырга димәгән. Авылда да эш муеннан. Барам дисәң, бүген фермага алалар. Сыер савучыларга эш хакын да шактый бирәләр — укыган кешедән бер төшләре дә ким түгел», — дигән мәгънә ярылып ята иде. Шәрәфәнең моңа ачуы чыкты. Саубуллашуына өстәп:
— Теләктә торыгыз! — диде. — Бөтен кешегә фермада эшләргә димәгән. Барып кайтыйк әле, бәлки керербез.
Кадыйр баш иеп кенә саубуллашты да урамга чыкты. Шәрәфә дә шул якка атлады. Капка ябылыр алдыннан ул тагын әнисенә борылып карады.
— Керереңнән элгәре чыгарыңны уйла, кызым. Бабайлар шулай дигәннәр.
* * *
Кадыйр шактый вакыт Кәлимәне күрми дә йөрде. Яңа танышлар эзләү кайгысы идемени соң аларда. Бер урынга җиде кеше диделәр. Коридорда очраган һәр абитуриент шул ук син теләгән урынны дәгъвалый сыман. Танышуыңнан танышмавың артыг­рак, Шәрәфә Кәлимә белән бер бүлмәгә билгеләнгән булып чыкты.
Билгеләнү дигәннән, анысы да мең мәшәкать икән. Башта көчкә университетны эзләп таптылар. Кадыйр берни белми, бар ышаныч Шәрәфәнең хәтерендә иде. Ул бишенче классны тәмамлагач, Казанга, теге сары бишмәт бүләк иткән апаларына кунакка килгән иде. Алар Кремльгә, шуннан туры гына университет янына баргалап йөрделәр. Бу мәшһүр уку йорты турындагы хыял да шушы чакта кабынды. Яхшы хәтерли иде Шәрәфә: Кремльнең сәгатьле ак манарасыннан туп-туры баргач, Ленин укыган университетка килеп чыгасың.
Кыз, пароходтан төшүгә, Кадыйрны Кремль янына алып китте, шома ташлы шактый текә таудан меңгерде. Баксаң, университетның үзенә туп-туры бару җиңелрәк булган икән.
Расписаниедән консультацияләрнең, имтиханнарның кайсы көндә булачагын күчереп алдылар да ары киттеләр. Кадыйр, бар егетлеген сабырлык капчыгына төйнәп куеп, Шәрәфәгә буйсынып баруында булды. Кыз монысын да чамалый, Арча кырыена китүче трамвайларның Ленин бакчасына каршы якта тукталуларын белә

Шәрәфәнең гел шулай аның — кырт кисеп куя, кысадан чыкмый, акыл кушканнан башкага тайпылмый.
Алар минут эчендэ Шәрәфә бүлмәсенә килеп тә җиттеләр. Кадыйр, аны-моны әйтмичә генә, артка чигенде. Әгәр теге кыз һаман шәрә булса, Шәрәфә бүлмәгә керергә рөхсәт итмәс дип көтте. Андый-мондый кисәту ишетелмәгәч, түргә үк узды Кадыйр. Бая таш сындай басып торган сылу кыз инде өстенә кыска гына матур күлмәк кигән, әле һаман көзге алдында боргалана иде. Бүлмәгә егет кешенең керүенә әллә ни исе китмәде аның.
— Исәнмесез, кем дип белик? — диде.
— Кадыйр.
— Мин — Кәлимә.
Кадыйр башта кызга күтәрелеп карарга кыймый торды. Кәлимә аңа: «Кызларның кием алыштырган вакытында рөхсәтсез кереп йөрү ничек оят түгел сиңа?!» дип бәйләнер кебек иде. Өстәвенә, җанны кытыклап, күз алдында әле генә күргән гәүдә тора.
Кәлимә тарафыннан һичнинди битәрләү-фәлән дә сизелмәгәч, Кадыйр, кырын-кырын гына кызга күз салгалап алды. Шәрә гәүдәсе сынны катырып калдырырлык тәэсир иткән булса да, Кәлимәнең йөзендә кычкырып торган чибәрлек юк. Шактый ямьсез кысалы, калын пыялалы күзлек аша мәченекедәй сыек яшел күзләр эчеңне актарырдай булып карыйлар, өзлексез елмаялар. «Уф, беттем, сизгән бугай бу», — дип уйлады Кадыйр, бая үзенең бүлмәгә кереп пошаманга төшүен оныта алмыйча. Бүлмәгә кереп чыгучының Кадыйр икәнен белсә, кыз хәзер турыдан-туры әйтмәсә дә, берәр төртмә сүз катарга тиеш иде. Кәлимә аны-моны эндәшмәде. Караваты өстеннән бер яулык алды да аны читеннән генә тотып югарыга чөйде.
— Менә карагыз, болыт сыман яулыгым бар минем, матурмы? — диде.
Яулык чыннан да зәңгәрле-яшелле, төтен кебек бик җиңел, бик нечкә, үтә күренмәле тукымадан ясалган, үзе шактый зур булганга, бүлмә биеклегендә сәер болыт булып тоелды.
Кадыйр сүзнең башка юлга кереп китүенә сөенеп:
— Матур, матур, — дияргә ашыкты.
Шәрәфә генә үз холкына тугры булып калды.
— Ничек синең кибет буенда йөрергә күңелең күтәрелә, Кәлимә, — диде. — Без бер минутны кырык итәргә торабыз, вакыт җитми.
— Бәй, минем седдә ни эшем бар? — Минзәлә кызы, ялгышып китеп үз якларындагыча «з» урынына «д» авазы әйтеп сөйләшә иде. — Подумаешь, экдамен! Ун ел буе укып белмәгән, монда килгәч кенә, калебеңә сеңми инде ул. Кире китәргә туры килсә, кала күреп калыйк ичмаса — танцыларын, киноларын, кибетләрен. Шулай түгелмени?
Кәлимә Кадыйрдан үз сүзләренә хуплау көтте. Юк, Кадыйр аның фикере яклы түгел иде, әмма егет яшел күзләрнең күңелне айкардай көченнән котыла алмады.
— Гомер бер генә! — диде. — Аны үз җаның теләгәнчә кичә белергә кирәк.
— Во! Менә, ичмаса, бу егетләр җавабы, китәбедме кинога?..
Кадыйрның икеләнеп торуын сизеп, кире җавап ишетергә теләмичә, Кәлимә сүзне үзенчә борып алып китте.
— Әй, бара алмыйм икән шул. — Ул Кадыйрның каршына ук килеп басты. — Кичерә күр, егет, бара алмыйм, икенче берәү белән очрашырга вәгъдә биреп өлгергән идем.
Шаяруга каршы шаяру, көлү белән җавап кайтарды Кадыйр. Күңеленнән бөтенләй башка нәрсә уйлады. «Мин бит сине шәрә килеш күрдем, җен кызы, үзең сизми дә калдың. — Аннары егет башына яңа төрле фикер килде. — Әллә ул да мине күреп калды микән, шуңа чытлыклана микән?»
— Син башка белән китсәң, без әнә Шәрәфә белән паркка барып килербез.
Кәлимә Шәрәфәгә ымлап кытыр-кытыр көлә башлады.
— Бу кешене бүлмәдән алып чыгып китә алсаң, Казан каласы урыныннан күчәр, андый бала түгел ул.
Шәрәфәнең ачуы да чыга башлаган иде инде, ул сүзне икенчеләйгә борды.
— Чәйне суытып бетерәсез, әйдәгез, утырыгыз. Имтиханнан кайтышлый бәрәңге алдым. Сары майда кыздырдым, килегез, телеңне йотарлык булган…
Кәлимә Кадыйрга телен чыгарып күрсәтте.
— Менә шулай, бәбкәчем, танцы-мансы урынына сары майлы бәрәңге аша!
Кадыйрның моңарчы кирәксә-кирәкмәсә Шәрәфә янына кереп йөрү гадәте юк иде. Болыт сыман яулыгын муенына урап, Кәлимә шәһәргә чыгып китте, Шәрәфә белән икәү генә калгач, егет:
— Әллә киләсе экзаменга бергә әзерләникме? — дип куйды. — Безнең бүлмәдәге егетләрнең өчесе дә кайтып китте. Бер үзем калдым.
— Икеле алдылармыни, бичаралар?
— Төрлесе булды инде. — Кадыйрны сүзнең бу ягы кызыксындырмый иде. — Ничек соң, бергә әзерләнергә ризамы?
Шәрәфә ояла-ояла:
— Ярар, керермен, — диде.
Кадыйр әрсезләнеп аны төзәтүен үзе дә сизми калды.
— Юк, мин үзем керәм, — Чынында ана менә шушы бүлмәдә гел булып тору кирәк иде. — Сездә яктыракмы димме шунда.
— Алайса, әйдә, хәзер үк укыйк, кайда китап-дәфтәрләрең, әллә минеке дә җитәрме?
— Бик ашыксаң, авызың пешәр, — Кадыйрга Шәрәфәнең өзлексез китапка кап­ланып утыруы һич ошамый. — Ичмасам, кичкә кадәр ял тиештер бит инде. Кичен керермен. Ял ит син дә.
Бергәләшеп укып утырулар барып чыкмады. Кичен дә, хәтта төн урталарында да Кадыйр монда кергәләп йөрде. Шәрәфә караваты өстенә менеп утырган да чайкала-чайкала укый, укыганын күңелендә калдырыр өчен яттан сөйләп-сөйләп тә ала. Кергән саен:
— Соң, әйдә, утыр, бергә укыйк дигән идең бит! — дип, Кадыйрны да янына чакыра.
Кадыйр исә кереп баса да, үзе дә сизмәстән, көндез Кәлимә басып торган төшкә текәлеп, казыктай катып кала. Аннары: «Әй, минем бүген укыйсым килми әле, Шәрәфә, — ди. — Иртәгә иртәдән тотынырмын инде».
Шәрәфә аңа гаҗәпләнеп карый. «Алай булгач, ник мең кереп, мең чыгып йөрисең?»
Төнге сәгать уникеләр якынлашып килә иде. Кадыйр тагын керде. Әле һаман укып утыручы Шәрәфә, халатының чабулары белән тезен япкалап:
— Әй, тагын син икәнсең, — диде, — Мин Кәлимә кайтты дип таралып утырам.
Ниһаять, Кадыйрга да сорар җай чыкты.
— Әле ул юкмыни? Кайда соң ул?
Шәһәр җирендә төнге уникедә дә өенә кайтмаган кеше кайда булырга мөмкин? Шәрәфә аны кайдан белсен.
— Ул һәр көнне шулай йөри. Алай да бу кадәр үк соңга калганы юк иде.
Кадыйр башка керергә кыймады. Ә Кәлимә ул кичне бөтенләй кайтмады. Күп укудан күз аллары әлҗе–мөлҗе килә башлаган Шәрәфә ишекне эчтән элеп, япа-ялгызы ятып йоклады. Алтыда ук уянды, сикереп торды. Бүлмәдәше урынында юк иде.
Моны култык астына китап-дәфтәрләр кыстырып килеп кергән Кадыйр да беренче мизгелдә үк сизеп алды.
— Әллә синең «болыт сыман яулыгың» бөтенләй кайтмаган инде?
— Нишләргә соң, Кадыйр? Югалган кешене кайдан эзлиләр икән монда?
Егет, кемгә ачулануын үзе дә белештермәстән:
— Кызлар югалса, аларны беркаян да табып булмый инде, — диде. — Ярар, мин укырга кердем, әйдә, башлыйк. Нишләгәнен үзе беләдер.
Кәлимә төшләр узгач кына кайтты. Очынып ишектән керде дә, тәрәзә төбенә килеп, пыялага капланды. Кулларын бутап тәрәзә аша кем беләндер сөйләшә башлады. Шактый кылангач кына, бүлмәдәгеләргә игътибар итеп, тагын тәрәзәдән урамга төртеп күрсәтте.
— Әнә ул! — диде.
Шәрәфә дә, Кадыйр да бу хәлнең ниләр аңлатуын белергә теләп, ихтыярсыздан тәрәзә янына килделәр, урам якка карадылар. Озын буйлы, кара чәчле, кыска җиңле ак күлмәк кигән бер егет тәрәзәгә текәлгән иде.
— Күрдегезме? Апагыз әнә шул егет солтанына кияүгә чыгып кайтты. — Кәлимә кайда басканын, ни сөйләгәнен чамаламас хәлдә иде. — Менә, ул бүләк итте, — дип, аягындагы кызыл киндер босоножкаларын күрсәтте. — Авылдан киеп килгән чүәкләремне яратмаган иде, бер кибеткә керде дә алды да бирде. Әллә кайчан кызыгып йөридер идем.
— Чүпрәк чабата инде. — Кадыйрның кашы-күзе җимерелеп төште. Өстәл өстендәге китабын шапылдатып ябып куйды. Ашыгып чыгып китте.
Шәрәфә бу хәбәрдән өнсез калган иде. Сүз табалмый шактый озак азаплангач:
— Кит моннан, башка сыймый бу минем, — диде. — Имтиханыңны бирә алсаң, ярый инде.
— Әй, Шәрәфә! Син дә дөньяда яшим дисең инде, ә! Китап, дәфтәр, имтихан, мәктәп, университет — нинди кысаларга бикләгәнсез сез үзегезне, просто кызганыч. Хис белән яшәргә кирәк. Саша шулай ди. Дөньяда бер генә яшибез, бер генә! Имтихан! Нәрсә ул имтихан? Кеше имтиханны көн дә бирә — үз-үзе алдында: дөрес үткәрәме ул шушы көнен? Җанына рәхәтлек китерәме? Мине хәзер китаплар, имтиханнар гына канәгатьләндерми, минем хисләремә җирлек кирәк.
— Хис бер синдә генә түгелдер инде ул?
— Әллә үзеңдә дә хис бар димәкче буласыңмы, Шәрәфә, аллам колы? Хисле кеше тәүлек буе «ә–ө–ү–һ» дип, хәреф ятлап утыра аламы? Юк. Үлгән ул синең хисең, яки бөтенләй тумаган да әле. Тумавы хәерлерәктер, мөгаен, син аны барыбер дөнья рәхәте күрсәтми тончыктырыр идең.
— Кеше эчендәгене кеше белми.
— Әй, бәбекәчем, бар булган нәрсәне кап­лап куя алмыйсың аны, хис бит ул, хис! Сиңа канат үстерә ул, очырта, шаштыра, дөньяңны оныттыра.
— Мөгез чыгармый гына йөреп торучыларда хис юк инде, синеңчә?
— Белмим, һәрхәлдә, миңа андый хис кирәкми, шаштыра торганы булсын, акылны җуйдыра торганы. Мин ярым-ярты акыл, ярым-ярты хис белән яши алмыйм. Бирелсәң, тоташ бирелергә, янарга, көл булырга, онытылырга кирәк! — Кәлимә кинәт сискәнеп куйды. — Бәй, онытылырга дигәннән, чыннан да онытканмын бит. Мнн әйберләремне алырга гына кердем монда, Саша көтә бит, бә-бекәчем!
Саша — әллә мари, әллә керәшен татары икән. Эстрадада концерт алып баручы тел остасы ди.
— Парктагы концертта таныштык, бер генә минут та аерым яшәр чарабыз юк, — дип аңлатты Кәлимә.
— Укуың нишли инде болай булгач?
— Мин бер өчле алган идем инде, китәм, синең кебекләргә конкурс кечерәя төшсен.
— Документларың?
— Соңыннан, барысы да соңыннан! — диде Кәлимә.
Ул инде, юклы-барлы әйберләрен җыеп, кара клеенка тышлы чемоданын шыртлатып бикләгән иде.
— Хуш, акыллы баш кызый! Бәхет телә миңа, — диде дә бүлмәдән чыгып чапты.
Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев