Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Якташыбыз, язучы, журналист Кояш Тимбикованың «Кышкы талпыну» повесте (3нче кисәк)

Әле генә апасының бөтен сүзен йотып алырдай булып тыңлап торган Шәрәфә башын аска иде. Йөзен комач каплады. «Абау! Ул турыда сөйләшер көннәр дә җитте микәнни?!»

Апасы да бу хакта беренче киңәш ишетүләрнең никтер оят, никтер килешсез икәнен белә иде. Шулай да әйтә башлаган фикерен урта юлда бүлеп калдырмады.
— Без аны синең кебек чакта үзебез тегеп киядер идек, Казаннарга йөрергә туры килмәде. Сүземне тыңла. Әни йомырка бирер әле, шуны базарга чыгарып сат та алып ки!
Шәрәфәгә:
— Ярар, апа, — диюдән башка чара калмады. — Шулай итәрмен.
— Харис малае белән барасың икән, кара аны, җебеп төшмә! Харисныкылар тыштан гына песием-песием булып күренәләр.
Гөллиянең бу сүзенә гаҗәпләнерлек түгел. Алар өендә малай халкына Шәрәфә белә башлаганнан бирле шул караш яши иде инде. Әтиләре фронтта ятып калмаса, бу кадәр үк каты тормаслар да иде бәлки. Хәмдия түти, кызларын йөзгә кызыллык китермәслек итеп тәрбияләүнең иң беренче шарты итеп, аларны егет халкыннан сак­ланырга өйрәтте.
Апасының Шәрәфәгә ясаган кисәтүе артык та иде хәтта.
— Беләм инде, беләм, — диде ул. — Харис малае белән ун ел бер класста укыдым, кирәк булса, тотам да тукмыйм мин аны.
Нәкъ шул чакта капка келәсе шалтырады. Ишек алдына чалбары бик әйбәтләп үтүкләнгән, чәче тигезләп алынган, аксыл күлмәк, билдән кысып төймәләнә торган кыска куртка кигән Кадыйр кереп басты. Шәрәфә аңа каршы чыкты.
— Әйдә, ник кермисең?
— Ындыр табагында пристаньга илтүче машина бар, җыенып беткән булсаң, әйдә, киттек.
— Мин бармасам, нишләрсең?
— Бармасаң, бармыйбыз гына инде.
Шәрәфәнең такта чемоданы кичә кичтән үк тутырып куелган, болдыр бас­кычы өстендә көтеп утыра. Өйгә кереп тормаса да була. Кыз, Кадыйрны шатландырырга теләп, чыннан да шул чыгуыннан ук кузгалып китәргә чамалады.
— Апа, — дип, өй эченә кычкырды. — Мин китәм, Кадыйр алырга килгән, әнә.
Чемоданын әле һаман ишек алды уртасында каңгырап торган Кадыйрга сузды. Үзе бәрәңге бакчасы ягына атылды.
— Әни, китәм. Харис абый малае алырга килгән. Машина бар, ди.
Терсәгеннән туфракка баткан, алабута йолкый-йолкый куллары яшелләнеп беткән Хәмдия түти үзе дә күренде.
— Хәерлегә! — диде.
Гөллия сүзсез генә елмайды. Өйдә калучыларның бөтен торышында: «Бер ниятләгәч, әйләнеп кайтыгыз инде, бөтен кешегә укырга димәгән. Авылда да эш муеннан. Барам дисәң, бүген фермага алалар. Сыер савучыларга эш хакын да шактый бирәләр — укыган кешедән бер төшләре дә ким түгел», — дигән мәгънә ярылып ята иде. Шәрәфәнең моңа ачуы чыкты. Саубуллашуына өстәп:
— Теләктә торыгыз! — диде. — Бөтен кешегә фермада эшләргә димәгән. Барып кайтыйк әле, бәлки керербез.
Кадыйр баш иеп кенә саубуллашты да урамга чыкты. Шәрәфә дә шул якка атлады. Капка ябылыр алдыннан ул тагын әнисенә борылып карады.
— Керереңнән элгәре чыгарыңны уйла, кызым. Бабайлар шулай дигәннәр.
* * *
Кадыйр шактый вакыт Кәлимәне күрми дә йөрде. Яңа танышлар эзләү кайгысы идемени соң аларда. Бер урынга җиде кеше диделәр. Коридорда очраган һәр абитуриент шул ук син теләгән урынны дәгъвалый сыман. Танышуыңнан танышмавың артыг­рак, Шәрәфә Кәлимә белән бер бүлмәгә билгеләнгән булып чыкты.
Билгеләнү дигәннән, анысы да мең мәшәкать икән. Башта көчкә университетны эзләп таптылар. Кадыйр берни белми, бар ышаныч Шәрәфәнең хәтерендә иде. Ул бишенче классны тәмамлагач, Казанга, теге сары бишмәт бүләк иткән апаларына кунакка килгән иде. Алар Кремльгә, шуннан туры гына университет янына баргалап йөрделәр. Бу мәшһүр уку йорты турындагы хыял да шушы чакта кабынды. Яхшы хәтерли иде Шәрәфә: Кремльнең сәгатьле ак манарасыннан туп-туры баргач, Ленин укыган университетка килеп чыгасың.
Кыз, пароходтан төшүгә, Кадыйрны Кремль янына алып китте, шома ташлы шактый текә таудан меңгерде. Баксаң, университетның үзенә туп-туры бару җиңелрәк булган икән.
Расписаниедән консультацияләрнең, имтиханнарның кайсы көндә булачагын күчереп алдылар да ары киттеләр. Кадыйр, бар егетлеген сабырлык капчыгына төйнәп куеп, Шәрәфәгә буйсынып баруында булды. Кыз монысын да чамалый, Арча кырыена китүче трамвайларның Ленин бакчасына каршы якта тукталуларын белә иде.
Тулай торакны да таптылар. Аннары, аларга бер кочак урын-җир кирәк-ярагы күтәртеп, тиешле бүлмәләрен күрсәтеп, өченче катка менгереп җибәрделәр.
Шәрәфәнең бүлмәсе ачык иде. Түр башындагы караватта, ап-ак ятак өстендә, пуфылдап бер кыз утыра. Шәрәфәне ул:
— Ниһаять! — дип каршылады. — Ялгыз башым кая барып бәрелергә белми аптырадым. Ник шулкадәр озак килми тордың? Кайсы факультетка? Исемең ничек?
Керергә теләгән бүлекләре бер үк иде.
Шәрәфә исемен әйткәч, ул да сөйләп китте.
— Минеке — Кәлимә! — диде. — Мәгънәсен беләсеңме? Юктыр. Сүз дигән сүз ул, минем исемем җисеменә туры килгән. Сөйләшергә яратам. Сөйләшергә кеше булмаса, эчләрем поша, телем кычыта башлый…
Шәрәфәнең көләсе килде. Аның күңелен албасты баскандай алда торган имтиханнар куркыта иде. Башкаларда да шул ук хәл, монда берәү дә сүз сөйләп, бытылдап яту өчен килмәгән. Кәлимә генә сәер күренә. Ул утырган җиреннән сикереп торды да Шәрәфәнең каршысына ук килеп басты.
— Килешәме? — дип сорады.
Нәрсәсенең килешү-килешмәве белән кызыксына икән соң бу: күлмәгеме, яулыгымы? Шәрәфә уйлап өлгергәнче, Кәлимә пыр-пыр әйләнгәләргә тотынды, кыска итеп киселгән чәчен куллары белән туздырып җибәрде.
— Менә! Яңа гына кыскартып кайттым. Шәһәрдә барысы да шундый чәч белән йөри. Әйдә синекен дә кисәбез. Әбиләребезнең, әниләребезнең чәч тарый-тарый чиләнүләре дә җиткән!
Әллә ни юан, озын булмасалар да, Шәрәфә толымнарын ярата иде. Күкрәкләреннән аз гына узып туктаган толымнарын кулларына алды. Әйтерсең лә Кәлимә аның ихтыярыннан башка кисеп ташлый инде үзләрен.
— Тукта әле, сабыр ит, урнашыйм, — диде. — Чәч кистерерлек эш кылганым юк бит.
Кәлимә шырык–шырык көлде. Аның һич кенә дә тик торырлык сабырлыгы калмаган. Шәрәфәнең артык та акрын кыймылдавына, берни белән дә кызыксынмавына ачуы чыкты аның, тагын сорау тапты:
— Син мине кайсы районныкы дип уйлыйсың?
Шәрәфә мендәренә ак тыш кидерә иде.
— Белмим шул, — диде. Чыннан да, ник сорамый тора соң әле ул аның районын. Хәер, Шәрәфәнең дә кайдан икәнен белмидер бит ул. Үзе ник сорамаган соң? — Каян белим?
— Мин синекен чамалыйм, — диде Кәлимә. — Йә Чистай, йә Чирмешән мишәре син. Мишәрләрне әллә каян белеп була.
Шәрәфәнең ачуы чыкты.
— Син дә әллә кем түгел инде, — диде елмая төшеп, — Минзәләнең «кыдыл бодавы»дыр әле, сүзеңне аңлап та булмый.
— Бәй, хак әйтәсең! — Кәлимә рәхәтләнеп көлеп җибәрде. — Болай булгач, бүген паркка чыгабызмы соң? Андагы танцыларны күрсәң, малай, башларың әйләнеп, егылып үләрлек.
— Минем чәч озын бит, кертмәсләр.
— Әй, гел кирегә борып маташма инде, тимим чәчеңә, тимим. — Кәлимә тагын сынап карап алды да очып кунардай булып тагын Шәрәфәгә килеп ябышты. — Беләсеңме, синең йөзне чәчеңә караганда кашың күбрәк боза. Күрче, чабата сыман кашлар! Әллә кайчан йолкып атасы бар. Мә эскәк, тигезлә үзең. Борын төбендә дүртәр төк калдыр, очына таба нечкәртә бар.
Шәрәфәгә монысы бөтенләй ошамады. Әле бик кечкенә чакта ук аңа Миһривафа әбисе тәкрарлый торган иде.
— Балакайларым, әйткән сүземне тотыгыз, кашыгызга кул тидерсәгез, риза-бәхил түгелмен. Кыз бала булгач, бизәнми йөрмәссез. Сөрмәсен тартырсыз, иннеген сөртерсез, кершәнен дә ягарсыз, кашыгызга тотынмагыз. Кашы йолкынган хатыннан да чирканчык зат юк.
Шәрәфәнең, әбисе сүзләрен кабатлап, үзеннән көлдерәсе килмәде, шулай да эндәшми калмады.
— Син тигезләгәнсең инде әнә, нечкәрт­кәнсең, шул җиткән. Икебездә дә бер төсле каш булгач кызыгы китәр, — диде, — Паркка да бармыйм, танцысына да исем китми, урынны җайлап куям да укыйм мин хәзер. Башымда бернәрсә калмаган төсле, ике көннән сынау бит, үләм!
Кәлимә, Шәрәфә белән артыгын сөйләшә торгач үз ниятенең суына башлавыннан курыккандай, кулын кисәк кенә селтәп җибәрде дә бүлмәдән чыгып китте.
Әгәр кешеләрнең холыкларын төсләр белән билгеләп булса, төсләрне бер-берсенә каршы куярга яраса, бу кызларның холкын ак һәм кара дип күрсәтергә туры килер иде. Шунысы гаҗәп: холыклары капма-каршы булган кешеләр еш кына гомер буе бер-берсеннән аерылмас дуслар булып китә. Кәлимә белән Шәрәфә арасындагы мөнәсәбәт тә мең каршылык аша шул дәрәҗәгә үсеп житте.
Кадыйр исә, танышулары кавышу белән тәмамланса да, керү имтиханнары биргән чакта Кәлимәне ике тапкыр гына күреп калды.
Кадыйрның тарихтан бишле алып кайткан көне иде. Сөенечен кем белән уртаклашырга белми шәһәр урамы буйлап ары сугылып, бире кагылып, озак кына йөргәч, ул тулай торакка кайтты. Вакыт шактый соң иде инде. Шәрәфә дә өйдә булырга тиеш. Эче тулы шатлыктан тәмам канатланган егет үз бүлмәсенә кагылып та тормас­тан туп-туры Шәрәфә бүлмәсенә юнәлде. Ишекне шакыгандай гына итте дә, җавап-фәлән көтеп тормыйча барып та керде. Ишек төбеннән бер генә адым алга атлаган иде, нишләргә белми тораташ булып катты. Бүлмә уртасында анадан тума чишенгән сылу кыз басып тора иде. Ул, ишеккә аркасы белән борылганга, Кадыйрны бөтенләй абайламады, егет исә, кыймылдап кына куйса да, кызның коты алынудан курка, шул ук вакытта үзен дә гөнаһ кылучы итеп тоя иде. Икенче мизгелдә ул ни булса шул дип, кырт борылып, коридорга сикерде, үз бүлмәләре ягына ашыкты. Тик аңа каршы кулына кайнар таба, чәйнек тоткан Шәрәфә килеп бара иде.
— И, Кадыйр, әйдә кил, тот әле чәйнекне! — дип, Шәрәфә аны ерактан ук күреп үз янына чакырды. — Кулым пешә, бетә–әм!
Кадыйр, йөгереп барып, кыз кулындагы кайбер нәрсәләрне алды.
Алар, документларын икесе дә бер үк көнне җибәргән булсалар да, имтиханнар биргәндә икесе ике группага билгеләнгән булып чыкты. Шунлыктан «сират күпере» кичү минутларында бер-берсен күрмиләр иде.
— Ничек бирдең, Шәрәфә?
Кыз үзе турында сөйләргә тотынудан элек Кадыйрны котлады.
— Ишеттем, бишкә биргәнсең икән, Кадыйр. Әйбәт булган. Мин дә бирдем, минеке дә биш.
Кадыйрның шатлыгы икеләтә артты.
— Бишле булмаса, үтәрсең монда, — диде. — Тагын икесенә чыдасак…
— Түзмичә ярамый.
ДӘВАМЫ БАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев