Якташыбыз, язучы, журналист Кояш Тимбикованың «Кышкы талпыну» повесте (2нче кисәк)
...
Шәрәфә, нишләгәнен уйлап-нитеп тормастан йокы күлмәгеннән генә ишек төбенә барып басты» ачып җибәрде. Каршыда, күзлеген елтыратып, кыешрак авызын ерып Кәлимә басып тора иде. Ул, коридорны яңгыратып:
— Бәй, бу һаман йоклап ята! — дип кычкырып җибәрде.
Кадыйр, яман эш кылганда тотылган кеше кебек, бусага төбендә таптанды.
— Киен! — диде Кәлимә моңарчы аңарда һич ишетелмәгән үзе назлы, үзе боеручан һәм горур тавыш белән. — Шул гомер йоклыйлармы? Килгән бәхетең кире борылып китәр. Тор! Беләсеңме, син йоклаган арада без нишләдек? Өй–лә–неш–тек!
Шәрәфә бер сүз дә әйдәшә алмады, күзләрен шардай ачып Кадыйрга текәлеп торды. Аның карашында Кәлимә сүзләренә ышаныргамы-юкмы дигән сорау да, ник алай иттең дигән дәгъва да, мине кемгә калдырдың соң дигән үпкә дә бар иде.
Язмышының кисәктән шул юлга кереп китүенә әле үзе дә ышанып җитмәгән Кадыйр Шәрәфә сорауларына төгәл генә җавап бирерлек хәлдә түгел иде. Ул күзләрен кыздан яшерергә тырышты, башын аска иеп, аннары авыз эченнән генә:
— Э–э… әйе, –дип мыгырданып куйды.
Шәрәфә карават башындагы халатын сузылып алды, аны ничек җитте шулай өстенә элде дә, сикергәләп килен, Кәлимәнең муенына сарылды.
— Котлыйм! — диде. — Бәхетле була күрегез!
Кадыйрга да кулын сузды Шәрәфә. Әйтеләсе сүзләр Кәлимәгә әйтелгән иде инде, кабатларга теле әйләнмәде. Соңыннан ул үзалдына сөйләнгәндәй:
— Бер булырга тиеш иде инде… — дип куйды.
Хәзерге акылы булса, Шәрәфә болай җиңел генә бирешмәс, Кадыйрның да, Кәлимәнең дә, үзенең дә язмышын ялгыш юнәлешкә борып җибәргән ул вакыйганы тормышка ашырмау ягын карар иде. Кәлимә белән Ка-дыйрның никахы берәүгә дә бәхет китермәячәген сизенә иде бит ул.
…Алар укытучы булырга әзерләнделәр. Мөгаен, Биләрев белән Шәрәфә үскәй авылда күз кунарлык, яшүсмерне кызыктырырлык башка һөнәр иясе булмаганга шулай килеп чыккандыр. Килеш-килбәтләре күркәм, өс-башлары җыйнак, сөйләгән сүзләре алтынга алыштыргысыз авыл укытучылары кечкенәдән үк Шәрәфәнең хыялы иде.
Калдык-постык чүпрәкләрдән үзе теккән эреле-ваклы курчакларны тезеп куеп та укытучы булып кыйлана, тирә-күрше балалары белән дә мәктәп-мәктәп уйнарга ярата иде. Кадыйрның бу теләге кайчан уянганын Шәрәфә белми. Бу турыда ул мәктәп белән саубуллашу кичәсендә, аттестатлар алган көнне генә ишетте.
Мәктәп директоры документларны өләшеп чыкты, аннары чәй табынына утырдылар, бераздан бию көе яңгырады. Пыр тузып биергә тотындылар. Көй башланып та өлгерми, малайлар үзләре теләгән кыз каршына килеп басалар да, тегесенең ризалыгын да көтеп тормый, зырылдатып зал уртасына алып кереп китәләр. Иң соңгы саубуллашу вальсы башлангач Шэрәфә янына Кадыйр килеп басты. Ул башкалар кебек әрсезләнмәде. Билдән эләктереп алып, зиһеннәрне таратырлык тизлектә әйләндереп җибәрәсе урынга:
— Мин вальска әйләнә белмим, Шәрәфә, — диде. — Әйдә, риза булсаң, әкрен генә биик әле!
Вальс — Шәрәфәнең иң яраткан биюе. Иң борынгы көйләрне дә, хәзерге вальсларны да бөтен җаны-тәне белән кабул итә ул, дөньяларын онытып әйләнергә ашыга. Биергә чакырган егет үзеннәң озынрак булса, билгә сал-ган кулында көч-гайрәт сизелеп торса, Шәрәфә, башын арткарак ташлап, күзләрен йомып-йомып алгалый. Көй агыла. Моңлы, талгын вальс. Әйләнәсең, әйләнәсең, әйләнәсең. Гәүдәң генә түгел, бөтен дөнья әйләнә, җанны сөйләп аңлата алмаслык рәхәтлек били. Андый чакта җирдән, бөтен авырлыкны үзенә тартучы бәхетлесен-бәхетсезен, шәфкатьлесен-явызын тигез күреп, үзенә сыендыручы илаһи җирдән бер мизгелгә генә аерылгандай хис итәсең, күккә ашкандай буласың. Моңа, бердән, вальс яңгырашы, икенчедән, кешенең иркен хәрәкәте ярдәм итә. Очасың гына, аякларың кая басканын чамалап-уйлап тору юк. Онытыласың. Көйнең беренче аккордлары яңгырауга шундый ләззәт көткәндә, миң әйләнә белмим дип, җебеп торсыннар әле!
Кадыйрның күзләрендә ялвару сыман чагылыш күреп, Шәрәфә баш тартырга кыймады.
— Әйдә, — дигән булды, — Әйләнә-әйләнә арып беттем инде.
Уртага керү белән Кадыйр тагын сүз башлады:
— Сине университетка бара диләр, хакмы?
— Хак ярым хак! — диде Шәрәфә һәм мәктәп залын яңгыратып көлде.
Кадыйр комач булды.
Гомер эчендә беренче тапкыр җитди сүз башлап караган иде, аңа да кеше төсле җавап ала алмады. Ничек сөйләшергә соң бу Шәрәфә белән? Кызның күзләренә карап, теләгән соравын сүзләрдән башка гына чишмәкче булган иде ул, тик беренче мизгелдә үк карашын читкә борды, аларга карап тору мөмкин түгел иде. Ни бу? Шәрәфәне беренче күрүе түгел ләбаса.
Кадыйр белән Шәрәфә бер авыл туфрагында тәгәрәшеп үстеләр. Күрше үк түгелләр иде түгеллеген. Шулай да бер-берсенең күзенә чалынмый калган көннәре булмагандыр. Мәктәпкә йөри башлагач — әйтеп торган да юк инде. Алар икесе дә бер-берсен үз итә, якын күрәләр иде. Шулай да кайчак, башка малайларга ияреп китеп кызларны үрти башласалар, куып-этеп шаярышсалар, Кадыйр да коры калмый, Шәрәфә бит әле бу дип, туктап тормый иде.
Бер елны Шәрәфә вельвет тышлы, түгәрәк саргылт бишмәт белән озын колакчынлы куян бүрек киеп йөри башлады. Бишмәтенең күкрәк өлгесе кыска итеп киселгән, итәге бишек чаршавы кебек киңәеп киткән. Киң җиңнәре беләзек турысында бөреп куелган. Сәер бишмәт иде ул. Авыл җирендә андыйны гомер тектерәселәре юк. Шәрәфәгә аны Казанда яшәүче, туган тиешле бер апалары алып кайтты. Үз кызына кечерәйгән дә Хәмдия түтиләргә бүләк итәргә булган. Апасына да кечкенә иде бишмәт. Шәрәфәгә тап-таман. Чаршау сыман бишмәт белән куян бүрекне киеп көзге каршына килеп баскач, Шәрәфә сөенеченнән кытыр-кытыр көлде. Матур иде. Үзен ул әллә нинди серле бер дөньядан килгән кеше кебек хис итте. Чабуларын җилфердәтеп–җилфердәтеп карады, зыр-зыр бөтерелде. Бүрегенең озын колакчыннарын аркасына ташлап шаярды, бәйләп-бәйләп тә карады. Хәмдия түти җиңел сулап:
— Котылдым болай булгач, — диде. — Моңа ярарлык тиләгрәйкәсе дә юк бит әле аның, каян аласың?! Укырга йөрисе бар бит.
Кунак апа җәй көне кайткан иде. Салкын кышлар килеп, сәер киемнәрне кияр чак җиткәч, Шәрәфә уңайсызлана калды. Классташлары телогрейка яки гадәти генә бишмәт киеп, башларына шәл кисәге бәйләп йөри. Алар арасында ул әллә каян аерылып торачак, кыяфәте көлке булачак. Әмма киреләнер чама да юк, күлмәкчән йөрергә салкын. Тәвәккәлләргә булды Шәрәфә. Кырт иттереп киенде дә букчасын селки-селки чыгып китте.
Урамда барганда ук бер-ике яктан үртәү сүзләре ишетелде.
— Сары чыпчык, — диде күрше малае.
Анысына Шәрәфә көлеп кенә җавап бирде.
— Әле кайчаннан бирле чыпчык сары булды соң? — диде. — Сары булгач песнәк була инде ул.
Тегенең кушаматы «Песнәк» иде.
Икенчесе куян бүреккә бәйләнде.
— Йомшак кына куяным, мич астына куямын…
Шәрәфә аңа сүз катып тормады, телен генә чыгарып күрсәтте.
Класска барып кергәч болай гына котылып булмады. Ишектә Шәрәфә күренүгә бөтенесе: «У–у–у!» — дип, гүләшергә тотындылар. Малайлар гына түгел, кызлары да көлә. Шәрәфә артыннан ук килеп җиткән «Песнәк» кулы белән үк орынды. Аны этеп кенә җибәргән иде, икенчеләре килеп капшый башлады. «Ни бу? Чүпрәкме? Тиреме? Күнме? Бер дә күренмәгән нәрсә бу? Теккәнме, коеп яки ябыштырып ясалганмы?» Чеметкәләргә тотындылар. Букчасы белән берничәсенең башына суккалап алган иде Шәрәфә, тора-бара болай гына котылып булмый башлады. «Песнәк» бүреккә ябышты.
— Кара, тоташ тире бүрек тә була икән.
— Колаклары тагын бер бүрек тегәргә җитә моның!
— Йоны йолкына микән?
Төрлесе терле яктан бүрек тиресен йолыккалый башладылар. Бүрегеннән колак кагасын уйлап, Шәрәфәнең коты алынды. Ни киеп йөрер ул? Өйләрендәге бердәнбер шәл аңа тимәячәк бит. Аны әнисе белән олы апасы алмаш-тилмәш бәйлиләр.
Шәрәфә ачу белән каршы тора башлады. Куллары белән дә селеккәләнде, аяклары белән дә типкәләп-типкәләп җибәрде. Каршында Кадыйрны күреп кенә чарасыз калды. Моңарчы яклаучысы итеп йөрткән Кадыйр да бүрекнең нәкъ маңгай турысыннан бер уч йон умырып алган иде. Кыз телен әйләндереп сүз әйтмәде. Мөлдерәмә яшь тулган күзләре генә: «Кадыйр, син дә миңа каршымыни? Син дә миңа кул күтәргәч, мин нишлим соң инде?» — дип карыйлар иде.
Укытучы кереп, барысы да үз урыннарына урнашып, дәрес башлангач та Кадыйр шул карашны оныта алмады. Ник икәнен анык кына белмәсә дә, үзен начарлык кылган кеше итеп тойды.
Бер уйлаганда, сабыйларча шаяру гына дип каралырга тиешле шушы хәл мәктәп еллары буена Кадыйрга сабак булды. Башкалар белән
08:46
тәнәфестә өелешеп-өелешеп кыйнашсалар да, Шәрәфә дә, Кадыйр да бер-берсенә авыр сүз әйтешмәделәр. Хәер, мөнәсәбәтләре шуннан узмады да. Усаллык эшләмәгән кебек үк әллә ни ярдәмләшергә дә туры килмәде. Соңгы кичне саубуллашу вальсында бергә чыкканнар иде, анда да әнә сүз ябышмый. Ахырдан Кадыйр турыдан-туры:
— Мине дә алып бар әле, — диде. — Казанда йөргәнем юк бит минем.
— Ни йомышың калган анда?
— Язмышымны сынап карамакчы булам.
Килешүләренең рәте-башы булмаса да, алар юлга бергә җыендылар. Әнисе Шәрәфәнең тиз арада әйләнеп кайтуын даулады. «Бәрәңгеләрне алабута баскан. Печәнне дә җитәрлек әзерли алмадык, Казан буенда йөрер чакмы?..» — дип, һаман үзалдына мыгырданып йөрде.
— Алайса бөтенләй барып тормыйммы соң әллә, әни? — диде Шәрәфә.
Ана кешегә анысы да ошамады.
— Кирегә тырнама, — диде. — Ниятләнгәнсең икән, барып кайт, әнә алтмыш йомырка санап куйдым, җитәр бит?
Казанга чыгып китәр көнне генә Шәрәфәнең Гөллия апасы Алабугадан кайтып төште. Күңеле белән инде әллә кайчан тек-тек басып Казан урамында йөрүче сеңелесен күреп кашын-күзен җыерды ул.
— Алабуга гына ярамас идеме? Апаңнан уздырмакчы буласың инде, ә? Безгә сайланырга туры килмәде, аттестатны алуга эшли башладык, укуы әнә отпуска вакытында үтеп тора.
— Барып карыйм әле, апа, аннары, эш пешмәсә, күз күрер. Документлар анда бит инде.
— Күзең күктә… — Апасы, әйтергәме-юкмы дигәндәй, уйланып алды, пышылдауга күчеп, Шәрәфәнең башына да килмәгән киңәшен бирергә ашыкты. — Казанга аяк басуга, сеңелем, колхоз базарына барып, лифчик алып ки. Күптән вакыт җиткән инде сиңа. Йөрмә имиләреңне былкылдатып!
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев