Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Якташыбыз, язучы, журналист Кояш Тимбикованың «Кышкы талпыну» повесте (1нче кисәк)

...

Гадәти кичләрнең берсе иде. Шәрәфә өендә тынлык. Телевизорга каршы куелган ике креслоның уң яктагысына, иңенә мамык шәлен салып, ул үзе меңеп кунаклады. Икенчесендә, һәрвакыттагыча, Карәхмәт атлы мәче бөгәрләнгән. Икәү яшиләр алар. Кайчак Шәрәфә янына дус-ишләре килә. Өйне музыка тутыра. Музыканы басарга тырышып, кычкыра-кычкыра сөйләшәләр, бәхәс кыза. Андый чакта Карәхмәт диван артына поса да, хуҗабикәсенә үпкә белдереп, үзенеке дип саналган креслога читтән генә карап утыра. Креслолар уртасына кечкенә генә тәбәнәк өстәл куелган. Аның өстендә – телефон, һич көтмәгәндә ул чылтырап җибәрде.

Икесе дә сискәнеп киттеләр. Карәхмәт, атылып төшеп, диван артына кереп посты, Шәрәфә стенадагы зур сәгатькә күз салып алды. Вакыт соң икән инде.

Шәрәфә ашыкмый гына трубканы кулына алды. Беренче сүзеннән үк чылтыратучы кешенең типографиядән, производство бүлеге начальнигы Хәйрия икәнен таныды.

– Йокыңнан ук уяттыммы, Шәрәфә?
– Юк та...
Хәйрия чигенергә урын калдырмаслык итеп үтенечен ярып салды:
– Хәзер машина җибәрәм, зинһар, әзерләнеп тор да ике генә минутка килеп кит әле, сәбәбен монда аңлатырмын, яме?!
Шәрәфә бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп җиткәләгәнче, Хәйрия трубканы куеп та өлгерде, аппаратның сузынкы озак-озак сызгыру авазлары гына торып калды.

Типографиядә бүген журналның соңгы табагын баса башларга тиешләр иде. Шәрәфә күпме генә кабаланса да, шуны көндез, редакциянең һәр кешесе үз урынында чакта машинага тапшырттыра алмады. «Икенче сменада, сәгать алтыларда гына баса башлыйбыз әле», – диделәр.
Инде мең мәртәбә тикшерелгән, бөтен җитешсезлекләре төзәтелгән булса да, машинада тоташ басыла башлаган битләрне күздән кичермичә җан тынычланмый. Күп очракта юкка гына борчыласың, ә бөтенләй уйламаганда шактый ук четерекле хаталар чыга. Машиналарны туктатырга, эшнең бер өлешен өр-яңадан кабатларга туры килә.

Бүген Шәрәфә эш сәгатеннән соң калып та бераз көткән иде, барыбер басарга тотына алмадылар. Машина көйли–көйли озак вакыт үтте, сабырлык соңгы чигенә килеп терәлде, артык калырга мөмкин түгел иде инде.
Күрәсең, нәрсәдер барып чыкмаган, болай өйгә чылтыратып типографиягә чакырып алулар – сирәк була торган хәл. Шәрәфә сабыр гына җыена башлады. Җылы якты өйдән салкын караңгы урамга чыгып китүне күңел һич өнәми иде.
Телефон кабаттан чылтырады. Шәрәфә, әйтерсең лә аны шулай да ишетәләр, ерактан ук сөйләшә башлады.

– Барам инде, барам, – диде, – Үзегезгә кирәксә, берни белән санашып тормыйсыз. Журналга кирәк булса, типографиянең бер кешесен төнге сәгать унда урыныннан кузгата алыр идеңме?..

Трубканы кулына алгач та шуңа охшаш сүзләр тезеп китмәкче иде әле ул, ничектер тыелып калды, коры гына:
– Тыңлыйм, – диде.
– Шәрәфә!
Шәрәфә маңгаен сыйпарга тотынды. Төн уртасында телефоннан яңгыраган бу таныш тавышның чынлыгына ышанырлык көч кирәк иде.
– Шәрәфә, синме, исән-саумы?
Елмаюлы иреннәрен көчкә җыеп, күзләрен чытырдатып йомып:
– Биләрев! – диде Шәрәфә. – Сәлам, Биләрев!
– Исемемне оныттың мәллә?

Онытып булса икән! Ул исемне кычкырып әйтергә көч кирәк бит, батырлык кирәк. Каян алсын Шәрәфә андый куәтне?

– Кайдан җил ташлады?
– Җилнең бер катнашы да юк, үзем килдем.
– Кәлимә дә мондамы?
– Юк, ул юк, ул булмаган да, беркайчан да!
– Нәрсә сөйлисең син?
– Телефоннан гына аңлатырлык түгел, хәзер яныңа барам, Шәрәфә.

Шәрәфәнен тел әйләндерерлек тә көче калмады, бөтен тәнен сарып алган хәлсезлектән гаҗизләнеп, лыпылдап кабат креслога утырды. Еллар буе тыела килеп, күңел түрендә таштай укмашып катып калган хисләр өере берьюлы яңадан җанланды. Әле генә ниятләгән эше дә, укый башлаган китабы да, өйнең рәхәтлеге дә, урамның салкынлыгы да – барысы да юкка чыкты. Хәзер бер генә хакыйкать бар иде: Кадыйр – Казанда, Кадыйр килгән, Кадыйр Биләрев!

Шәрәфә соңгы вакытта Кадыйрны сабый чакта ишеткән беренче әкияте кебек итеп, инде еракта калган, тормышта бервакытта да булмаган, телдән телгә генә күчеп йөргән ләззәт итеп истә тота. Кадыйр турындагы уйларга чумса, Шәрәфә тиз генә арына алмый. Кайчак бөтенләй ят бер сүз Кадыйрны искә төшерә. Шәрәфә шуңа да канәгать, көне буе үзалдына елмаеп йөри. Хәтта Кадыйрның кайчандыр ачуны китергән кыланмышлары да, үзәккә үткән сүзләре дә кыз өчен кадерле. Тик барысы да, барысы да архив фондындагы кадерле язма кебек читкә чыгармаслык итеп бикләп куелган, шул хәлендә мәңге онытылырга тиешле хатирәләр алар. Очрашмауларына да ун елдан артып китте. Шәрәфә очрашуны өмет тә итми, хәтта кирәксенми дә кебек иде. Әллә кайдан, ерактан, телефон чыбыгы буйлап кына килгән сүзен ишетү әлегәчә тыныч кебек торган кичерешләрне кабат уятты. Үзен күреп, җылы сулышы белән өртелгән сүзләрен тыңласаң, хәрәкәтләрен күзәтсәң, җаныңны ничек тыярсың?!
– Шәрәфә, ник дәшмисең? – Кадыйр тынычсызлана башлады. – Әллә комачауладыммы?
«Нәрсә дияргә соң? Әлеге халәтне Кадыйрга ничек аңлатырга? Нигә сөйләп – нитеп азапланырга, чакырырга кирәк тизрәк!..»

Шунда гына Шәрәфәнең өйдән хәзер үк чыгып китәргә тиешлеге исенә төште.

– Кадыйр...
– Нәрсә, Шәрәфә, кунакларың бар идеме?
– Юк. Беләсеңме, мин китәргә әзерләнгән идем, бармый калырга ярамый, журнал басылып ята, ниндидер хәл килеп чыккан.
– Ташла әле барсын да!
– Ярамый, Кадыйр, китеп бармасаң, иртәгә кил, телефоның ничек, шылтыратырмын мин.
– Юк, телефоннарга ышанмыйм. Үзем барам, минем башка сүз кушар кешем юк, бел шуны!
Нәкъ шул минутта ишек кыңгыравы чылтырады. Полиграфия комбинатының шоферы иде бу.
* * *
Шәрәфә үзенең машинага ни өчен утырганын, кай якка, ни йомыш белән барганын да онытып, бу мәшәкатьле дөньядан аерылды. Аның бар вөҗүден Кадыйрга бәйле уйлар-истәлекләр биләгән иде.
Аларның очрашып сөйләшмәгән­нәренә ун елдан да артып киткәндер инде. Казанда яшәүче курсташларын күргәндә генә, Шәрәфә ничек тә Кадыйрлар гаиләсе хакында берәр яңалык ишетергә тырыша һәм кайчак имеш–мимешле хәбәрләр алгалый иде.

Башта Кадыйр, җитәкче органнардагы эше буенча квалификациясен күтәрү өчен, Мәскәүгә укырга китте. Гадәттә, анда укучыларның гаиләләре Казанда яши иде. Кадыйр хатыны Кәлимәнең исә аерым торасы килмәде, ул да, бәләкәй Гөльязын алып, башкалага барып урнашты. Ике елдан соң алар әйләнеп тә кайттылар. Кадыйрны зур заводның профсоюз җитәкчесе итеп билгеләделәр. Шулай акрын-акрын университетта алган төп һөнәре аннан ераклаша барды.
Үзе ул моңа зур әһәмият бирми иде, чөнки коллективны оештыру, җитәкләү, олы эш өчен янып-көеп йөрү аның күңеленә хуш килә, теләкләренә, омтылышларына кулай иде.

Кадыйрлар гаиләсе Казанда яшәгән­дә, алар очраштыргалыйлар иде әле. Шәрәфәнең туган көне җитсә, Билә­ревләр өйгә беренче булып килеп өлгерә, таң беленгәнче утыралар, кайчагында кунып та калгалыйлар. Шәрәфә үзе, атап чакырмасалар, аларга тиктомалдан барып керергә яхшысынмый. Чакыру булса, һәрчак вакытыннан алда бара, тик сәгате җитмичә барыбер керми, өйләре тирәли йөреп, билгеләнгән вакытны көтә иде.

Шәрәфә мондый очрашуларны көтеп ала, күрешкән көннәрдә вакыт үтүен дә сизми, соңыннан атналар буе шул кичә хакында ләззәтле уйлар кичереп йөри. Тик шикләнә: Кадыйрның бик игътибарлы, шәфкатьле булуы аны тәмам исертер дә, йә елап җибәрермен, йә ялвара башлармын дип курка. «Ник болай булдык соң без, нигә бергә яшәмибез? Яратам бит мин сине, Кадыйр!..» Бераз эчеп алган Кәлимәнең шаркылдавы аны айнытып җибәрә.

– Әйдәгез әле, Бюль–бюль оглы җырлавына биик әле! Кадыйр, зур люстраны сүндер, бра гына янсын! Серлерәк була ул!
Кадыйр каршы төшә:
– Җыр көенә бииләрмени?
– Хәзер бит бию көенә җырлый­лар...

Өйдә әзәрбайҗан музыкасы яңгырый, Кәлимә, Кадыйрын каршысына бастырып, яшьләрчә бии башлый. Аның бераз кәкрерәк аягы, тактадай туры биле, май сарылган эче, бу хәрәкәтләргә ризасызлык белдергәндәй, теләр-теләмәс кенә кыймылдый башлый. Шәрәфә аларның Гөльяз исемле биш яшьлек кызларын биергә чакыра. Гөльяз рәхәтләнеп сикергәли. Шәрәфә дә көй агышына бөгелеп-бөгелеп куя, кул чаба, Гөльязның килешле хәрәкәтләренә соклана...

Соңыннан Биләревләр гаиләсе шактый еракка китте. Кадыйрны тагын да җаваплырак эшкә, башта бер шәһәргә, аннары шахталы якка, еракка күчерделәр. Берничә хат алышканнар иде, тора-бара котлау открыткалары гына салыша торган булдылар. Кайлардан гына җил ташлады икән?

Шәрәфә үз-үзен битәрләргә тотынды: эш дип, еллар дип, шул кадәр якын дустыңның язмышыннан һичнинди хәбәрсез яшәү килешәмени? Авылдашлар, агалы-сеңелле кебек бергә укып йөргән сабакташлар, курстагылар арасында, болар, мөгаен, өйләнешерләр инде дип, телгә кергән аерылмас дуслар иде бит алар. Кадыйр һич уйламаганда Кәлимәгә өйләнеп куйгач та, аларның мөнәсәбәтендә үзгәреш сизелмәде. Хәер, кешеләргә, читтән күзәтүчеләргә генә тоелмады инде ул. Шәрәфә үз хәлен үзе генә белде.

Яз. Бишенче курс студентларының эшсезлектән аптырап йөри торган чагы иде. Диплом яклаганнар авылларына ук кайтып китә бара, якламаганнары яки туган йорты артык еракта булганнары көннәр буе юк эшне бар итеп гомер уздыралар. 

Ул көнне Шәрәфә кичтән укый башлаган китабына капланып караватта бик озак аунады. Бүлмәдә ул үзе генә калган иде. Башка бүлмәләрдә яшәүче түбән курс студентлары иртән дөбер-шатыр килеп коридорны бер шаулатып алдылар да дәрескә йөгерделәр. Тып-тын булып торды. Алардан соң Шәрәфә тагын бер онытылып йокыга талып алды әле, кабат уянды, әмма барыбер урыныннан күтәрелми иренеп ята бирде.

Кинәт коридорда Кадыйрның аяк атлавы ишетелде, кем беләндер сөйләш­кән авазлар яңгырады. Шәрәфә башын күтәреп сынап тыңлады, озак яту галәмәтеннән, төшләнүдән колагына ишетеләдер дип шикләнде. Юк, алай түгел, аяк тавышлары тагын да якыная төште, нәкъ Шәрәфә бүлмәсенең ишек төбенә килеп җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев