«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестивалендә Падериннар гаиләсе икенче урынга лаек булды
Балалар һәм яшьләр иҗат йортында ел саен үткәрелә торган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды.
Анда районыбызда яшәүче 8 гаилә: Падериннар, Зариповлар, Михайловлар, Төхфәтуллиннар, Львовлар, Федосеевлар, Закировлар һәм Гориннар катнашты. Һәр гаилә үзенчә уникаль һәм талантлы.
Фестиваль ике этаптан: гаилә тарихына багышланган күргәзмәләрдән һәм сәхнәдә чыгышлардан торды. Катнашучылар үзләренең нәселләре турында мөмкин кадәр кызыграк сөйләргә тырыштылар. Алар жюри әгъзаларын җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп һәм музыка коралларында уйнап каршы алдылар. Аларга тәмле ризыклардан авыз итәргә тәкъдим иттеләр һәм гадәти булмаган борынгы әйберләрне күрсәттеләр.
— Әлеге фестиваль ярдәмендә Россия халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре үсә, гаилә йолалары буыннан-буынга күчә, — диде шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. — 8 гаилә бүген үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте, катнашучыларның ата-бабаларын хөрмәт итүләре һәм гаилә кыйммәтләрен саклаулары сөендерә. Һәр гаиләнең элек ата-бабалары кулланган көнкүреш әйберләре турында дәртләнеп сөйләвен күрдем. Шулай ук барлык гаиләләрнең үз Ватанын яратучы чын патриотлар булуы күренеп тора.
Күркәм гаиләләрнең берсе — Падериннар гаиләсе.
Сигез кешедән торган Падериннар гаиләсе фестивальгә Кызыл Яр авылыннан килде. Алар үз нәселләренең бай тарихын һәм мирасын күрсәтү, ата-бабаларын данлау һәм үз гаиләләренең тарихын тагын бер кат искә төшерү өчен катнашырга булганнар.
Күргәзмәдә алар 13нче буынга кадәр гаилә агачын һәм «Шешминская быль» нәсел китабын тәкъдим иттеләр, анда Падериннар нәселе турында барлык тарихи мәгълүмат тупланган.
Гаилә шулай ук тарихи көнкүреш әйберләре: күмер белән кыздырыла торган үтүк, сандык, орчык, туку станогы, борынгы тегү машинасы, кул белән тукылган идән паласлары һәм чигелгән челтәрле ашъяулыклар һәм сөлгеләр, карт әбиләренең киемнәрен, 1841 елгы, патша заманында ясалган борынгы тәңкәләр, балчык чүлмәкләр һәм чуеннар, самавыр, агач чиләкләр, үрелгән кәрзиннәр, ата-бабаларының фотосурәтләре, казанышлары һәм фотоальбомнар алып килгән.
— Кунакларны без ипи-тоз белән каршы алдык. Без элек-электән балык күплеге белән дан тоткан Чишмә елгасы буенда яшәгәнлектән, барлык сый-нигъмәтләребез дә диярлек балык белән бәйле. Без үзебезнең традицион ризыкны — яңа тотылган балыктан аш, балык пилмәне, кәтлит, дөге һәм балыктан ясалган эчлек белән камыр ризыклары әзерләдек. Бездә шулай ук пешкән һәм кыздырылган балык һәм әбинең рецепты буенча баланнан бәлеш бар иде. Кунакларны үлән чәе белән дә сыйладык, — дип уртаклашалар Падериннар.
Аларның чыгышы беренче язгы балык бәйрәменә багышланды. Алар бу вакыйганың бер өлешен күрсәттеләр: язын беренче тотылган балыктан учакта аш пешерделәр һәм бөтен авылны сыйладылар.
— Безнең өчен бу бик кадерле, чөнки безнең нәселдә балык ашы әзерләү күнекмәләре һәм серләре ир-атлар тарафыннан буыннан-буынга тапшырыла, — дип билгеләп үттеләр Падериннар.
Бу тату гаилә һәрвакыт хәрәкәттә, алар Россия буйлап күп сәяхәт итәләр һәм актив тормыш рәвеше алып баралар. Бу фестиваль дә искәрмә булмады.
— Без: «Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк» дигән сүзләрне кабатларга яратабыз. Бездә үзебезне күрсәтергә дә, башка гаиләләр турында бик күп кызыклы нәрсәләр белергә мөмкин булган чаралар булуы сөендерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев