«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестивалендә дүрт буын Льевовлар гаиләсе уңышлы чыгыш ясады
Балалар һәм яшьләр иҗат йортында ел саен үткәрелә торган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды
Анда районыбызда яшәүче 8 гаилә: Падериннар, Зариповлар, Михайловлар, Төхфәтуллиннар, Львовлар, Федосеевлар, Закировлар һәм Гориннар катнашты. Һәр гаилә үзенчә уникаль һәм талантлы.
Фестиваль ике этаптан: гаилә тарихына багышланган күргәзмәләрдән һәм сәхнәдә чыгышлардан торды. Катнашучылар үзләренең нәселләре турында мөмкин кадәр кызыграк сөйләргә тырыштылар. Алар жюри әгъзаларын җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп һәм музыка коралларында уйнап каршы алдылар. Аларга тәмле ризыклардан авыз итәргә тәкъдим иттеләр һәм гадәти булмаган борынгы әйберләрне күрсәттеләр.
— Әлеге фестиваль ярдәмендә Россия халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре үсә, гаилә йолалары буыннан-буынга күчә, — диде шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. — 8 гаилә бүген үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте, катнашучыларның ата-бабаларын хөрмәт итүләре һәм гаилә кыйммәтләрен саклаулары сөендерә. Һәр гаиләнең элек ата-бабалары кулланган көнкүреш әйберләре турында дәртләнеп сөйләвен күрдем. Шулай ук барлык гаиләләрнең үз Ватанын яратучы чын патриотлар булуы күренеп тора.
Львовлар гаиләсенең 15 әгъзасы Түбән Кондрата авылыннан килгән. Алар 4 буынны тәкъдим иттеләр: иң өлкәненә — 74, иң кечесенә нибары 6 яшь.
Күргәзмәгә алар борынгы рецептлар буенча әзерләнгән чуваш милли ризыкларын алып килгәннәр, пешкән үрдәк өстәлләренең бизәге булды.
— Фестиваль өчен без традицион хупла (ит эчлеге белән зур, өсте ябык бәлеш), йава (колобок), тавара (эремчектән ярымшарлар), шулай ук төрле эчемлекләр әзерләдек. Кунакларга күбрәк сара (куас) һәм миләш компоты ошады, — дип уртаклаша гаилә әгъзалары.
Үзләренең күргәзмәсендә алар күпсанлы кирәк-яраклар: кәтүк, рубель, куас һәм бал мичкәләре, май язгыч, чигелгән сөлгеләр һәм хәтта каз карачкысы макеты да тәкъдим иттеләр. XVIII гасырга караган чуваш күлмәге дә сокландырды. Бу күлмәк Львовлар тарафыннан буыннан-буынга тапшырыла һәм гаилә учагы символы буларак өйдә саклана.
— Без үз шәҗәрәбезне тирәнрәк өйрәнергә теләдек һәм конкурска ике атна кала җиденче буынга кадәр мәгълүмат җыя алдык. Һәм без моның белән генә чикләнергә теләмибез. Күргәзмәгә без шулай ук фотосурәтләр һәм архив документлары белән борынгы гаилә альбомын да алып килдек.
Сәхнәдә Львовлар православие бәйрәме — Пасханы бәйрәм итүне һәм аңа әзерлекне тәкъдим иттеләр. Алар тамашачыларга Пасха уеннарын һәм биюләрен күрсәттеләр, борынгы һәм заманага яраклаштырылган җырларны җырладылар. Кызыклы декорацияләр — таган һәм имән агачы да бар иде, аларга тирән мәгънә салынган. Имән чувашлар өчен батырлык, ныклык һәм көчле рух символы булып санала.
— Без призлы урын алмадык, әмма оештыручыларга якыннарыбыз белән бергә җыелу һәм бөтен гаилә белән сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез. Без мондый чараларда беренче тапкыр катнаштык, ә кайберләребез сәхнәгә беренче тапкыр чыкты, — дип уртаклаштылар гаилә вәкилләре.
Хәзерге вакытта Львовлар безнең хәрбиләргә гуманитар ярдәм эшендә актив катнашалар. Алар коры душ һәм мазьлар ясыйлар, шулай ук маскировкалау челтәрләре үрәләр.
Үсеп килүче буынны тәрбияләгән һәм гаилә традицияләрен саклаган өчен Львовлар гаиләсе катнашучылар дипломы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев