Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Фоат Сөнгатуллин: «Ир-ат ватанын саклый белергә тиеш»

Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы мәктәптә кертелгән яңа фән һәм аның ни өчен мөһим булуы турында сөйләде

2024 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләренең 8-11 сыйныфларында яңа фән — Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәне кертелде. Анда тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләренә һәм хәрби белем һәм осталык нигезләренә өйрәтү берләштерелгән. Укыту программасы үз эченә 8-10 сыйныфлардан соң хәрби сборларны күз алдында тота. Шуңа күрә дә ул кайбер өлкән яшьтәгеләргә совет мәктәпләрендәге башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен искә төшерә. Әмма атнасына бер тапкыр, җитмәсә «берләштерелгән» форматта күп нәрсәгә өйрәтеп буламы соң?
Фоат Җәүдәт улы Сөнга­туллин — бу хакта тулы итеп, тәҗрибәсенә нигезләнеп сөйли ала, чөнки аның хезмәте мәктәп программалары кысаларына гына сыешмый. Ул 2нче номерлы гимназиядә Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы һәм «Ватан» үзәгенең «Рубеж» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе дә әле. Балалар белән күп еллар эшләү дәверендә аңа кайбер гаиләләрнең берничә буыны таныш. Ул яшьләрне ничек кызыксындырырга икәнен белә, чөнки ул укучыларының уңышларына ихластан сөенүче менә дигән укытучы! Моңа ату техникасын аңлатканда үз мисалымда да ышандым. Әмма барыбер атнасына бер тапкыр гына үткәрү бу бик аз, әле эшне катлауландыручы, үзенчәлекле бүгенге авырлыклар да бар. Фоат Җәүдәт улы үсмерләрнең сыйныфта Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре дәресендә, теләге булган очракта сыйныфтан тыш дәресләрдә нәрсәгә өйрәнүләре турында сөйли.

–Фоат Җәүдәт улы, Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре элеккеге башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен алыштырамы?

— Алар арасында аерма әлегә зур, әмма эш туктап тормый, укытучыларны укыту бара, һәр сорау буенча материаллар бар — бу инде бик яхшы. Тормыш эшчәнлеге иминлеге ниндидер килеп чыгу мөмкинлеге булган техноген вакыйгалардан саклау өчен көнкүрештә дә, табигатьтә дә бик мөһим, әмма Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәне без Ватан сакчылары әзерләргә тиешлекне күздә тота. Шуңа күрә дә мин башлангыч хәрби әзерлек фәнен кире кайтаруны хуплыйм.

— Хәрби әзерлек дәрес­ләренең нәрсәсе яхшы иде, бүгенге көнгә аның кайсы өлешен кире кайтару кирәк?

— Минем быелгы уку елында гимназиядән өч укучым «Ватан»да тордылар. Шушы кыска гына вакыт эчендә алар шуның хәтле күп тәэсирләр алганнар, хәзер мине күрсәләр, үрә басалар, берәр нәрсә сорасам, «так точно» дип җавап бирәләр. Мин дә өлкән сыйныфтагылар янына хәрби формада килергә тырышам. Бу менә дисциплина — башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә ул бар иде. Хәзер кайбер малайлар хәрби сборларга озын чәчләр белән киләләр, бу алай булырга тиеш түгел. Аларга бит противогазлар кияргә дә авыр булачак. Ә без махсус хәрби операция тәҗрибәсеннән сугышчыларның хәрби зада­ниегә китеп кире кайтмауларын, чөнки дошманның тыелган корал куллануын, ә безнекеләрнең кораллары, бронжилетлары, кас­калары булса да, противогазлары булмавын яхшы беләбез.
Ир-ат конституция буенча Ватанын кулына корал тотып саклый белергә тиеш, димәк, егет кеше физик яктан нык булырга, төз ата белергә, автоматны сүтеп-җыярга, гомумхәрби саклагыч комплект, противогаз кия белергә, походларга йөри белергә, парашюттан сикерә белергә тиеш… Барысына да армиягә бер ел калгач кына түгел, ә мәктәп елларында өйрәнергә мөмкин. Хәзер менә мин походка барам, минем төркемдә бер малай һәм тугыз кыз. Бу яхшы күрсәткеч түгел.
Хәзер балаларны кызыксындыру авыр. Интернет күп вакытны ала. Ә егет кеше Ватан сакчысы булу белән бергә, гаиләсен дә сакларга тиеш. Әгәр дә турникта күтәрелә дә алмаса, ул ничек гаиләсен саклый алачак? Безгә «Ватан»га күптән түгел бер кыз килде, ул ел ярым гер спорты белән шөгыльләнә, уналты килограммлы герны күтәреп, шаккаттырды! Гомумән «Ватан»да спортка зур игътибар бирәләр, биредә бадминтон нык үскән, волейбол, футбол бар, безнең Россия чемпионы — Иван Гущин булуы да зур горурлык! Спорт залы бервакытта да буш түгел, анда даими рәвештә шөгыльләнәләр.

–Малайларга караганда ни өчен кызлар күбрәк активлык күрсәтәләр?

— Малайлар озак җыеналар, ә кызлар бик зирәкләр алар. Кайчакта кулына автомат тотып та
16:35

карамаган кыз беренче көннән үк төз атарга өйрәнә. Төеннәрне оста бәйләүче кыз турында да әйтәсем килә. Бәйләргә өйрәнгәч: «хәзер моны әти белән балык тотканда да эшләячәкмен» димәсенме!. Әле ул балык тотарга да ярата икән! Без бит балаларны армиягә генә үгел, тормыш итәргә дә өйрәтәбез. Кайчакта кызларга «бу сиңа нәрсәгә кирәк инде?» дигәч, үпкәләп тә куялар. Аның каравы, тагын да үҗәтрәк шөгыльләнә башлыйлар.
Ата-аналар да кайчакта тис­кәре мөнәсәбәттә булалар. Мәсә­лән, походларга йөрергә, парашюттан сикерергә рөхсәт бирмиләр. Киресенчә дә булгалый. Үзләрен мин өйрәткән әти-әниләр кайчакта балаларын да алып киләләр. «Сарафан радио» яхшы эшли, бездә теләүчеләргә кытлык юк. Кайберәүләр килә­ләр дә китәләр инде. Ә икен­челәр төп нигезне тәшкил итәләр. Алар белән походларга барабыз, ярышларда катнашабыз. Бер малай яшь армиячеләр арасында үткәрелгән «Ватанны сакларга әзер» республика бәйгесендә ату буенча да, йөзү буенча да җиңүче булды. Безгә Әлмәттән килгән малай, ул анда балалар йортында яшәгән, ир-атлар арасында ату буенча икенче урынны алды. Ул тормышында иң яхшы нәрсә итеп Әлмәттән Чистайга күчүне саный. Анда учетта торган, без аны, ниһаять, биредә учеттан төшерттек.
2024 елда без берьюлы парашют белән илле тапкыр сикерү ясадык. Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, аны сиксәнгә хәтле җиткерәсебез килә. Ата-аналарда парашют белән сикерәләр.

–Әгәр бала «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашса, нәрсә эшли ала?

— «Алдынгылар хәрәкәте»нең унике юнәлеше бар, Татарстанда алар унөч, бездә милли традицияләребез өстәлгән. Хәзер «Аҗаган» уеннары торгызыла. Казанда Татарстан командасы җыйдылар, минем бер укучым анда эләкте. Әлеге команда Россия буенча икенче урынны яулады. Биредә Чистайда «Алдынгылар хәрәкәте» шулай ук аҗаганны үткәрде. Безнең гимназия командасы икенче урынны алды.

 –Билгеле, Ватанны сак­лау һәм имнлек нигезләре өчен бер сәгать кенә җитми. Сез нәрсәгә басым ясыйсыз?

— Ни дисәң дә, практикага. Мин бит мәктәптә эшлим, «Ватан»да «Рубеж» пат­риотик клубы җитәкчесе. Дәрес үткәрдем — «Ватан»га барам, «Ватан»да эшне бетергәч, мәктәпкә киләм. Биредә без тактик медицина, урыннарда ориентлашу, топография, тактика белән шөгыльләнәбез… Мәктәптә исә анда булган җиһазлар белән шөгыльләнәбез. Автоматларны сүтеп җыябыз, гомумхәрби сак­лагыч комплектларны киябез. Кайбер мәктәпләрдә автомат та, винтовка да, гомумхәрби саклагыч комплектлар да юк… Аларны ничек өйрәтергә? Күп кенә мәктәпләрдә безнең «Ватан»дагы кебек менә дигән «Гриша» манекены да юк. Хәер, икенче гимназиядә ул бар. Ул электрон, аны йөрәккә турыдан булмаган массажга, массаж ясауга көйләргә була. Жгутлар, турникетлар булмаган мәктәпләр дә бар. Аларда тактик медицина буенча ничек дәрес үткәрергә? Кайбер балалар, аеруча авыллардан килүчеләр, беркайчан да гомумхәрби саклагыч комплектларны күрмәгәннәр, аларга барысын да нульдән аңлатырга кирәк. Аларны вакыт, норматив буенча булмаса да, ялгышларсыз дөрес итеп кияргә өйрәтәбез.
Ни өчен балалар «Рубеж»га киләләрме? Мин җәен мәктәп лагерендә эшләдем, без анда палаткалар куйдык, эстафеталар үткәрдек — шуңа мине беләләр, безгә эләгергә телиләр. Кайберләре шулай ук яшь армиячеләргә язылырга телиләр, әлеге яшьләр җәмәгать оешмасының үз плюслары бар. Мәсәлән, кадет мәктәбендә укыган бер кыз хәзер Питерда Буденный исемендәге хәрби академиядә укый. Укырга керү өчен яшь армиячеләрдә катнашу бик тә ярдәм иткән. Ул каникулларга кайткач, бирегә килеп хәрби вуздагы укулары турында сөйләде. Кайбер балалар хәрби вузларга укырга керү турында хыялланалар.
Без «Застава» яшь армия­челәр отряды белән һәр ел саен биш көнгә Биектау районына чыгабыз. Балалар ел буена өйрәнгәннәрен практикада күрсәтергә тиеш булалар. Учак ягалар, елга аша чыгалар, тау­га менәләр, 10-15 километр йөгерәләр…
Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре программасы буенча уку сборлары үткәрелергә тиеш. Анда тактик медицина да, физик әзерлек тә, ут буенча әзерлек тә, тактика да өйрәнелә. Башка районнардан килгән унынчы сыйныф укучыларын да санап, Чистайга 420 кеше килде. Алар «Ватан»да тордылар, биш тапкыр ашату оештырылган иде. Шундый ук җиһазландырылган үзәкләрне Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Яр Чаллыда ясарга җыеналар. Безнең Чистайда ул бар инде.

Татьяна Шабаева әңгәмә корды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев