Евангелина Корчагина РФ Иҗтимагый палатаның шигырьләр конкурсында җиңү яулады
Гаилә елы кысаларында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы «Минем зур гаиләм» дигән шигырьләр конкурсы оештырды, ул бөтен илдән меңләгән яшь шагыйрьнең игътибарын җәлеп итте. Конкурста 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар катнашты, аларның иҗат җимешләре гаилә кыйммәтләренә булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне чагылдырды.
Җиңүчеләрнең эшләре «Минем зур гаиләм» җыентыгында басылып чыкты.
Республикабызны тәкъдим иткән талантлы авторларның берсе Чистайның 2нче лицее укучысы Евангелина Корчагина булды. Әлеге казаныш хөрмәтенә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы заманча сәнгать галереясендә Евангелина белән очрашу оештырды. Анда мәктәп укучылары, «ТИСБИ» студентлары, ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе вәкилләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге директоры катнашты. Республика Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров Евангелинага РФ Иҗтимагый палатасыннан Рәхмәт хаты һәм ТР Иҗтимагый палатасыннан истәлекле бүләкләр тапшырды.
Евангелина үзенең шигырен укыды һәм укытучы-остаз Альбина Юрьевна Шәрифуллинага ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде, аның уңышка керткән өлешен билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев