Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эшмәкәргә ломбардта займнар биргәне өчен 100 мең сум штраф салганнар

...

Шәһәр прокуратурасы шәхси эшмәкәр тарафыннан комиссион сәүдә, ломбард эшчәнлеге һәм финанс хезмәтләр кулланучылар хокукларын яклау кагыйдәләре, кулланучылар кредиты (займ) турындагы законнарның «Алмаз 24» комиссион кибете эшчәнлегендә үтәлешен тикшерде. Бу хакта шәһәр прокуратурасында хәбәр иттеләр.

— Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә, сәүдә объектының ишегендә «Алмаз 24» комиссион кибетенең алтынны, кәрәзле телефоннарны һәм башка товарларны кыйммәт бәядән кабул итүе күрсәтелгән, ә кибет эчендәге стендларда заем шартлары турында тулы мәгълүмат урнаштырылган, — дип аңлата шәһәр прокуроры ярдәмчесе Чулпан Гайнуллина. — Ачыкланганча, комиссион кибет рәвешендә, кредит финанс оешмасы статусына ия булмаган килеш, эшмәкәр кулланучылар займнары бирү буенча эшчәнлекне ломбард эшчәнлеге билгеләре белән, комиссия һәм сату-алу килешүләрен рәсмиләштерү белән яшерен алып барган.

Бу кибет күпчелек затлар өчен ломбард буларак билгеле, гражданнар белән комиссия килешүләре төзелгән.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуроры тарафыннан шәхси эшмәкәргә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.56 маддәсенең 2нче өлешендә (кулланучылар кредиты (заем) турындагы законнарда каралган кулланучылар кредитлары (заемнар) бирү эшчәнлеген моңа хокукы булмаган шәхси эшмәкәрләр тарафыннан гамәлгә ашыру) каралган административ хокук бозу турындагы эш кузгатылган.

Судта шәхси эшмәкәр РФ Административ хокук бозулар кодексының югарыда күрсәтелгән маддәсе буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 100 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев