Есиповлар гаиләсенең сугышчан тарихы
Һәр буынның үз геройлары бар — алар Ватанга куркыныч янаган вакытта батырлык, ныклык, кыюлык һәм хәрби антына тугрылык үрнәге күрсәтеп, аның сагына басалар. Бүген без сезгә Есиповлар гаиләсе вәкилләре: Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Иванович һәм аның оныкчыклары, махсус хәрби операциядә катнашучылар Вячеслав Алексеевич һәм Елисей Алексеевич турында сөйләргә телибез.
Җиңү солдаты Иван Иванович хәрби фәнне Артиллерия училищесы курсанты буларак өйрәнә башлый. Тулы булмаган 4 ай хезмәт итүләр, аннары Ленинград фронты. Аның часте блокада боҗрасына кысылган шәһәрдән 75 километр ераклыкта торган. Сугышлар Синявинск биеклекләрендә барган. Биредә Иван яралана, госпитальдә дәвалана, аннары яңадан Тихвин юнәлешендә фронтка китә. Есипов билгеләнгән җиргә барган поезд бомба астына эләгә. Иван Ивановичка дошман барлык төп көчләрен тәэмин итеп Красное авылын камап торганда, әлеге авылны алу өчен бәрелештә исән калган кебек, биредә дә исән калу насыйп була. 377нче укчылар дивизиясе сугышчылары берничә тапкыр контратакага күтәреләләр, иптәшләре батырларча һәлак була, батарея орудиеләре ут ача… Расчеттан бары икәү: орудие командиры Иван Есипов һәм наводчик Алексей Барсук кына сафта кала бирәләр. Көтмәгәндә ике танк килеп чыга, алар орудиегә маңгайга-маңгай киләләр. Пушкасын корып, Есипов анда Алексейны калдыра, ә үзе күршеләрнекенә ташлана. Барсук бер ату белән бер танкны туктата, Есипов атканнан соң икенчесенә ут каба. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен командующий аларга шәхсән рәхмәт белдерә. Красное авылы өчен «катюша»ның авиациясе дә сугышка керә, дошман авылдан куып чыгарыла.
Нарва елгасы янында да каты бәрелешләр бара. Есипов биредә дә алда була, аның сугышчылары дошман окопларының беренче рәтләрен тартып алалар, иртән часть ярда урнаша. Иванга «тел» алырга да, чолганыштан чыгарга, янәшәсендә беркем дә булмаганда яраланырга да туры килгән… Соңрак солдат аны ничек этләр коткарганын, аларның аны сөйрәткечтә тартып чыгаруларын, күчмә госпитальгә хәтле тартып баруларын искә төшерер…
Дәваланудан соң Есипов Забайкальеда хезмәт итә. 1945 елның гыйнварында Иван Иванович сәламәтлеге буенча демобилизацияләнә. Ул Дан эзләп йөрми, аның хәрби батырлыгы гади һәм кырыс. Сугышчан бүләкләре — II һәм III дәрәҗә Дан орденнары аны сугыштан соң 10 елдан соң гына табалар.
Иван Есипов 1986 елда безнең арадан китте.
«Ватанны саклап, сине саклыйм»
Иван Ивановичның сугышчан батырлыклары аның оныкчыгы Вячеслав Есипов өчен лаеклы үрнәк була. Кече яшьтән үк ул хәрби хезмәткә аерым хөрмәт һәм ышаныч белән караган. Болар барысы да аның һөнәр сайлавында — илебезнең сакчысы булырга ярдәм иткән. 1нче лицейны тәмамлаганнан соң ул Төмән югары хәрби-инженер команда училищесына укырга керә.
— «Әбием, Ватанны саклап, мин сине саклыйм» — шундый җылы сүзләр белән беренче открытканы мин оныгым Вячеславтан хәрби-команда училищесының беренче курс студентыннан алдым, — дип сөйли Мария Есипова. — Мин моның белән нык горурландым һәм шатландым. Хәер, ул башкача әйтә дә алмагандыр, чөнки ул бит ике Дан ордены һәм башка күп санлы бүләкләр иясе Иван Иванович Есипов (минем каенатам) оныгы!
Хәрби хезмәтне Вячеслав 71211нче хәрби частьта Кострома шәһәрендә инженер-сапер ротасының инженер-сапер взводы командиры вазифасында үтә.
Ил алдындагы бурычын үтәп, Вячеслав Алексеевич Сирия республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. Батырлыгы, каһарманлыгы өчен «Сириядә хәрби операциядә катнашучыга» медале белән бүләкләнә.
Беренче көннәрдән үк гвардиянең өлкән лейтенанты Вячеслав Есипов Махсус хәрби операциядә катнаша. 2022 елның 13 июлендә хәрби заданиегә барып, аны башкарып чыга. Кире кайтканда шәхси состав дошманның диверсия-разведка төркеме утына эләгә. Күбесе яралана. Вячеслав төркемнәр белән җитәкчелек итүне үз өстенә ала, яралыларны һәм медикны куркынычсыз урынга чыгара, ә үзе ике сугышчы белән беренче медицина ярдәме күрсәтүчеләрне каплап тора, эвакуация һәм өстәмә ярдәм чакыра. Әмма мина зонасына кереп, ул дошман утына эләгә, һәм үлемгә китергән җәрәхәтләр ала. Вячеславка 27 яшь иде, аның хатыны һәм кечкенә кызы калды. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык Ордены белән бүләкләнде.
Вячеславны белүчеләр аны елмаюлы, мәрхәмәтле, гадел, эрудицияле, башкалар өчен борчылучы, шул ук вакытта лидерлык сәләте дә булган кеше итеп хәтерлиләр.
–Мин аны патриотизм рухында гына түгел, ә белемле, укымышлы, зыялы кеше итеп тә тәрбияләргә тырыштым. Ул нәкъ менә шундый булып үсте дә. Безнең гаиләнең өстәл китабы булып Александр Поповскийның «Тормыш законнары» торды. Аны миңа абыем бүләк иткән иде. Төрле тормыш вәзгыятендә мин ул китапны кат-кат укыдым. Анда үземә җаваплар таптым. Әлеге китап Слава өчен дә өстәл китабы булды. Әлеге китап геройлары: академиклар Н. Амосовның, С. Федоровның, А.Вишневскийның кешеләргә, тормышка, Ватанга мәхәббәтләре һәм патриотизмы анда ачык күренә! Мин Вячеслав та әлеге бөек кешеләрнең иң яхшы сыйфатларын үзенә сеңдерде дип уйлыйм, — дип сөйли оныгы турында Мария Михайловна.
«Абыем өчен, башкача булдыра алмыйм!»
Хәрби хәрәкәтләр турында Елисей Есипов та ишетеп кенә белми. Махсус хәрби операция зонасына ул абыйсы Вячеслав һәлак булганнан соң китә. Әлеге аянычлы хәбәрне ул армия хезмәте үтәргә Владивостокка барганда поездда ишетә. Берничә айдан соң ул Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм үзе теләп махсус хәрби операция зонасына китә. Аның якыннары бу хакта ул фронтта булганда гына беләләр.
Аны бу адымга нәрсә этәрүе турында сорагач, ул һич икеләнмичә «Абыем өчен, башкача булдыра алмадым» дип җавап бирде.
Елисей хәрби госпитальдә хезмәт итә. 18 яшендә үк ул коточкыч сугыш белән күзгә-күз очраша: үлемнәр, авыр яраланулар күрә, сугыш кырыннан яраланган иптәшләрен алып чыга… Үзе дә каты яралана. Аннары Сириягә командировка, соңрак хәрби частена кайта.
–Мин оныгымнан сугышырга куркыныч булдымы дип сорадым, — дип сөйли Мария Михайловна. — Ул иң куркынычы — кулыңда сугышчан дусларның һәлак булуы, ә син аларга ярдәм итә алмау дип җавап бирде.
Хәзер сержант Елисей Есипов хезмәтен үзенең частенда Владивостокта мотоукчылар гаскәрендә дәвам итә, биредә ул яңа армия сафына килүчеләр белән тәҗрибәсен уртаклаша. Яп-яшь вакытта аңлы рәвештә, үзе теләп Ватан сагына басып, ул үзеннән алдагыларның тугры традицияләрен дәвам итә, шул ук вакытта патриотизмның сүзләрдә генә түгел, ә гамәлләрдә булуын да исбатлый.
Сәхифәне Гүзәл Гомәрова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев