Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел әйләнәсендә элеватор ничек эшли

...

«Текә Тау элеваторы» («Чистополье» холдинг компаниясенә керә) гомуми мәйданы 230 000 кв. м. булган саллы предприятие, ул көненә 5 мең тонна ашлык кабул итәргә мөмкин. Төрле сезоннарда эшләр барышы турында башкаручы директор урынбасары Евгений Александрович Краснослабодцев сөйләде.

— Евгений Александрович, быелгы елның урып-җыю кампаниясендә ниндидер үзенчәлекләр булдымы?

— Һәр елның үзенең үзенчә­лекләре бар. Быел көз коры килде, май бирә торган культураларны һәм кукурузны вакытында җыеп алырга мөмкинлек булды. Урып-җыю кампаниясе июльдән бөртекле культураларны җыюдан башлана. Аннары май алу культураларын — рапс һәм көнбагышны, октябрь–ноябрь азагында кукурузны җыеп алалар. Былтыр без җыелган уңышны мартка кадәр киптердек. Быел аны киптерүне 30 ноябрьгә кадәр төгәлләдек, киптерү сезонын тулысынча яптык.

–Киптергәннән соң уңыш кая озатыла?
— Киптергәннән соң бөртекле культуралар мунча тибындагы элеваторга салына. Май бирүче культураларны, кукурузны складларда саклыйбыз.

— Элеватор җыелган культураларны Чистай районыннан гына түгел, башка районнардан да кабул итә бугай…

— Әйе. Уңыш Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә, Лениногорск районнарыннан да килә.

— Бу күпме күләмдә килеп чыга? Барлык складлар тулысынча туламы?

— Элеватор һәм складлар сак­лау өчен тулысынча тутырыла. Безнең саклауның гомуми күләме 110 мең тонна, шуның 43 мең тоннасы элеваторда, 67 мең тонна складларда саклана.
— Сезнең продукция кая озатыла?

–Ашлык кулланучыларга җибәрү өчен авто һәм су транспортына төялә. Автотранспорт белән тәүлек әйләнәсе, ә су транспорты белән навигация чорында, апрельдән ноябрьгә кадәр озатыла.
Су буйлап ашлык Краснодар өлкәсенә бара, аннары анда таратыла. Быел су транспорты белән озату 112 тонна тәшкил итте.

— Башаклылардан бары бодай гынамы?

— Быел аз күләмдә генә арыш та кабул иттек.

— Чистай ашлыгы Татарстан буенча таратыламы? Чистайда үз бодаебыздан пешерелгән икмәк ашыйбызмы?

— Үзебезнеке дип уйлыйм. Безнең полосада өченче класслы ашлык игелә. Ул он җитештерүгә тотыла, ә дүртенче һәм бишенче класслысы — азыкныкы.

— Без бодайны чәчү өчен берәр каян сатып алабызмы, яисә үзебезнең орлык фонды бармы?

— Без үзебезнең орлыктан файдаланабыз. Шулай ук үз агрофирмаларда орлык материалы әзерлибез.

— Сез күбрәк нинди культуралар белән эшләргә яратасыз?

— Барлык культуралар белән дә эшләргә кирәк, берәрсен генә яратам дип аерырга ярамый. Кайсы тизрәк кибә дип әйтсәк, билгеле, бөртеклеләр. Аннары май культуралары һәм кукуруз.

— Көнбагыш көнбагыш мае ясауга тотыламы?

— Әйе. Аны Россия буйлап май эшкәртү заводларына куя­быз. Шулар арасында Казан май комбинаты да бар, ул рапс һәм көнбагыш эшкәртү белән шөгыльләнә.

— Рапс мае техник май дип исәпләнә бит…

— Ул ризыклар әзерләгәндә дә файдаланыла, әмма күпчелек очракта ул фармацевтикада, косметологиядә һәм биодизель җитештерүдә кулланыла.

— Сезгә җыелган уңыш килгәч, аны ничек сортларга аерасыз?

— Бодайны класс буенча, рапс, көнбагыш һәм кукурузны сыйфаты буенча сортларга бүләбез. Аерым складларга һәм силосларга (банкаларга) салабыз.
— Кышын нәрсә белән шөгыльләнәнсез?

— Кышын да эш җитәрлек. Әгәр дә көзен төгәлли алмаган булсак, киптерү белән шөгыльләнәбез. Шулай ук кышын чистартабыз, җиһазларны капиталь ремонтлыйбыз. Ашлык артык кызып китмәсен өчен термометрияне контрольдә тотабыз. Саклау өчен тутырылган складларда актив вентиляция системасы эшли, урамда тотрык­лы рәвештә минус булганда без ашлыкны өрдерә башлыйбыз һәм аны суытабыз. Шулай ук элеваторда да, әмма актив вентиляциядән башка, салкын һава биреп, ашлык киптергеч аша уздырабыз. Суытылган ашлык, әгәр аңа тотынмасаң, җәен дә минус температурада тора. Ашлыкны автотранспорт ярдәмендә төйибез.

— Сез элеваторның Чис­тай символы булуы белән килешәсезме?

— Әлбәттә. Ул елгадан да, һавадан да бик матур, күркәм булып күренә.

— Элеваторның киләсе елга нинди планнары бар?

— Кабул итәргә, киптерергә, сакларга һәм күбрәк төяргә. Киптерү эшләрен арттырырга кирәк.

— Сезгә бу эшегездә нәрсә ошый?

— Көйләнгән коллектив, биредә эшләргә бик җайлы. Технология үзе бик ошый, элеваторның үзе кебек үк катлаулы механизмлы эшләренең барлык процессы да кызыклы.

–Яшьләр сезгә эшкә киләме?

— Әйе, коллективта яшьләр күп. Моңардан тыш, күп кенә студентлар җәен бездә практика үтәләр.

— Сездә эшче куллар аеруча күп кирәккән җәйге чор бар, сез өстәмә рәвештә кешеләр яллыйсызмы?

— Бездә урып-җыюның иң кызган вакыты — июль, август, сентябрь, октябрь айлары. Бу чорда безгә эшче куллар бик кирәк.

— Элеватор яңа ел бәй­рәм­нәрендә ничек эшли?

— Яңа ел бәйрәмнәрендә инженер-техник хезмәткәрләр арасыннан җаваплы кизү торучылар сайланып куела. Шулай ук тәүлек әйләнәсендә сак хезмәте һәм электротехник хезмәткәрләр эшли.

Татьяна Шабаева әңгәмә корды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев