Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эдуард Хәсәнов: «Халыкка хезмәт күрсәтү культурасын арттырырга кирәк»

Муниципалитетта узган чираттагы аппарат киңәшмәсенең төп темалары — хезмәт күрсәтү тармагы предприятиеләренең эше, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

Сәүдә предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 32300 сум тәшкил иткән
Хезмәт күрсәтү тармагы предприятиеләренең 2024 елдагы эше турында район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе урынбасары Наталья Родионова хәбәр итте. Агымдагы елның 1 гыйнварына муниципаль районда 575 предприятие сәүдә эшчәнлеген алып бара, шул исәптән 41 челтәр ритейлерлары кибете бар. Узган елда сәүдә предприятиеләренең товар әйләнеше 14764,9 миллион сум тәшкил иткән, 2023 елга карата үсеш — 115,6 процент. Стационар сәүдә предприятиеләрендә эшләүчеләр саны 3276 кеше тәшкил итә. Уртача хезмәт хакы — 32300 сум, 2023 ел дәрәҗәсенә карата үсеш — 116,4 процент.

2024 елда 229 авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылган, анда 120 миллион сумга якын продукция сатылган. Ярминкәләрдә 23 авыл җирлеге, крестьян-фермер хуҗалыклары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Татар Ялтаны мәктәп-интернаты, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр катнашкан. Шәһәр һәм район халкына бөртекле культуралар, бәрәңге, киң ассортиментта яшелчә продукциясе, сөт ризыклары, йомырка, ит, кош-корт, бал һәм башкалар тәкъдим ителгән.
Наталья Юрьевна шулай ук районның 864 кеше яшәгән 19 торак пунктында стационар сәүдә объектлары булмавы турында сөйләде. Чистай районы кулланучылар җәмгыяте көче белән аларның 15ендә күчмә сәүдә оештырылган, анда расланган график буенча көн саен 2 машина бара. Узган елда күчмә сәүдә әйләнеше 3 миллион 800 мең сум тәшкил иткән, 2023 ел дәрәҗәсенә карата үсеш –114,5 процент.
2025 елның 1 гыйнварына районда 5039 урынга исәпләнгән 114 җәмәгать туклануы предприятиесе эшли. Аларның товар әйләнеше 410,8 миллион сум тәшкил иткән, 2023 ел дәрәҗәсенә карата үсеш — 115,6 процент. Эшләүчеләрнең саны — 640 кеше. Тармакта уртача хезмәт хакы — 26000 сум.
Халыкка хезмәт күрсәтүдә көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре мөһим роль уйный. Болар — чәчтарашханә хезмәте, аяк киемен ремонтлау, автотранспорт чараларын ремонтлау һәм аларга техник хезмәт күрсәтү. Муниципаль районда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча 101 предприятие эшли. 2024 елда әйләнеш 694,6 миллион сум тәшкил иткән, 2023 ел белән чагыштырганда үсеш 114,7 процент тәшкил иткән. Эшләүчеләрнең саны — 485 кеше. Бу өлкәдә уртача хезмәт хакы — 27000 сум.
Чыгышны тыңлаганнан соң Эдуард Хәсәнов хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең үз клиентларына карата һәрвакытта да әдәпле һәм яхшы мөнәсәбәттә булмавын билгеләп үтте.
— Кайбер сәүдә һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләрендә хезмәт күрсәтү культурасы өстендә эшләргә кирәк, — дип ассызыклады ул.

Терлекчеләр дәүләт ярдәменнән актив файдаланалар
Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атнада районда 363 тонна сөт савылган, 15 миллион сумнан артык суммага 344 тонна сатылган. Сөтнең уртача бәясе — 45 сум.


Мөгезле эре терлекләр үрчетү эше дәвам итә, бер атнада районда 38 бозау туган.
Александр Александрович районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлек һәм кош-корт саны турында мәгълүмат җиткерде. Шулай, хәзерге вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 8 473 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 3 089 сыер, 4 225 баш сарык һәм кәҗә, 381 ат, 26 130 баш кош-корт бар. Гаделша, Чуваш Ялтаны, Татар Талкышы, Чистай авыл җирлекләрендәге шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар саны барыннан да күбрәк, аларда дәүләт тарафыннан каралган ярдәм чараларыннан актив файдаланалар.
Хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә әзерлек: орлык материалын тикшерү, техниканы ремонтлау, минераль ашламалар туплау активлашты. Бүгенге һава шартларына бәйле рәвештә, игенчеләр язгы кыр эшләренең иртәрәк башланырга мөмкин булуын да билгеләп үтәләр.

Сводкада — 5 мошенниклык очрагы
Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 12 хәбәр теркәлгән. Сводкада — 5 мошенниклык, урлашулар, балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү очраклары.


Бер атна эчендә 21 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан.
Барлыгы административ хокук бозулар өчен 185 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен — 165. Транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 3 машина йөртүче тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев