Эдуард Хәсәнов билгеләп үткәнчә, Чистай районында бу елга куелган барлык бурычлар да үтәлгән
Муниципалитетта предприятиеләр, оешмалар, хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашында быел йомгаклау аппарат киңәшмәсе узды. Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды. Киңәшмәнең төп темалары — Боз спорт сарае эшчәнлеге, авыл хуҗалыгында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.
Спорт мәктәбендә 445 бала шөгыльләнә
«Боз спорт сарае» спорт мәктәбе эше турындагы доклад белән директор Евгений Морозов чыкты. Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елда 30 төркем: 25 — хоккей һәм 5 фигуралы шуу буенча формалаштырылган. Алар арасында — спорт-сәламәтләндерү, башлангыч әзерлек һәм укыту-тренировка төркемнәре бар. Спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның гомуми саны 445 кеше тәшкил итә. Алар белән 5 тренер эшли. Ел дәвамында 22 хоккей турниры үткәрелгән, аларда 2000нән артык бала катнашкан. Быел Боз спорт сараенда тәрбияләнүче өч бала югарырак дәрәҗәдәге спорт мәктәпләренә күчерелгән. Евгений Геннадьевич билгеләп үткәнчә, бюджеттан тыш эшчәнлектә 2023 ел күрсәткечләре арткан.
Быел объектны террорчылыктан саклауны камилләштерү, котельныйны ремонтлау, бинага агымдагы ремонт ясау буенча эшләр башкарылган. Шулай ук спорт мәктәбе автобуслары һәм боз түшәү машинасы ремонтланган. Доклад ясаучы сүзләренә караганда, бюджеттан тыш акча хисабына спорт җиһазлары сатып алынган.
Район игенчеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский агымдагы елның 11 аенда агросәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлегенә йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә бик зур эш башкарылган, узып баручы елны ул игенчеләр өчен уңышлы ел дип атады. Үсемлекчелек күрсәткечләре буенча иң зур үсеш «Чистай» агрофирмасында. Бу предприятие Татарстанда гына түгел, ә бөтен ил буенча яшелчә җитештерүчеләрнең иң эреләренең берсе булып тора.
Район хуҗалыкларында да уңыш күрсәткече әйбәт. Туфракта дым туплау, минераль ашламалар кертү буенча да зур эш башкарылган.
Александр Романдановский билгеләп үткәнчә, киләсе ел уңышына нигез салынган. 18 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчелгән, туфрак эшкәртелгән. Ел дәвамында хуҗалыкларда планлы рәвештә техниканы яңарту эшләре башкарыла. 50 берәмлектән артык төрле техника сатып алынган.
Районда узган ел дәрәҗәсенә карата сөт җитештерү буенча 15 процентка үсеш күзәтелә — бу 19 мең тоннага якын. Терлек һәм кош-корт җитештерү — мең тоннадан артык, бу күрсәткеч шулай ук узган ел белән чагыштырганда югарырак.
Дәүләт ярдәме чараларында катнашу буенча күп эшләр башкарылган. Ел дәвамында район хуҗалыкларына дәүләт ярдәме 176 миллион сумнан артып киткән, болар — субсидияләр, грантлар.
Алкоголь продукциясен законсыз сату очрагы теркәлгән
Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 5 хәбәр теркәлгән. Сводкада — теракт һәм мошенниклык турында ялган хәбәрләрнең икешәр очрагы, алкоголь продукциясен законсыз сату.
22 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, нәтиҗәдә өч кеше зыян күргән, бер кеше алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган.
Барлыгы административ хокук бозган өчен 178 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен — 165. Транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 2 машина йөртүче тоткарланган.
Бердәм эш өчен барысына да рәхмәт белдерде
Киңәшмә азагында Эдуард Хәсәнов елга йомгак ясады һәм барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, район алдына куелган барлык бурычлар һәм планнар үтәлгән. Инвестицияләү, төзелеш, ремонт программалары гамәлгә ашырылган.
— Объектлардагы барлык эшләр төгәлләнде диярлек. Һәрвакыт ярдәм күрсәткән предприятие һәм оешмалар җитәкчеләренә, хезмәт коллективларына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм, — дип ассызыклады Эдуард Рөстәм улы. — Киләсе елда да шәһәребез, районыбыз, анда яшәүчеләр хакына бергәләп эшләячәкбез, дип уйлыйм. Алда — Яңа ел чаралары. Алар хәвеф-хәтәрсез, тыныч һәм имин үтәрләр дип ышанам. Шәхсән үз исемемнән һәм район башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов исеменнән барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев