Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә яңа җитәкче
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеген Айдар Фәсхетдинов җитәкләде
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегендә яңа җитәкче билгеләнде. Бүлекне полиция полковнигы Айдар Назыйф улы Фәсхетдинов җитәкләде.
Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә яңа җитәкчене эш сәфәре барышында эчке эшләр министрының Татарстан Республикасы буенча урынбасары Алексей Завгороднев тәкъдим итте.
Чарада элек бүлек җитәкчесе булган отставкадагы полиция полковнигы Олег Денисов, район башлыгы Дмитрий Иванов, шәһәр прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Тимур Дияров, шәһәр суды рәисе Радик Кәримов, Россия Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция полковнигы Дамир Сабирҗанов, бүлекнең җитәкче һәм шәхси составы катнашты.
Алексей Завгороднев Айдар Назыйф улына яңа урынында уңышлар, нәтиҗәле эш һәм киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек теләде.
Безнең белешмә
Айдар Назыйф улы Фәсхетдинов Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Эчке эшләр органнарында хезмәтен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама шәһәре Ахтүбә Эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные вазифасында башлаган. Алга таба ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама Эчке эшләр идарәсе җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең төркемле җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге өлкән оперуполномоченные, Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе полиция начальнигы булып эшли. Россия Эчке эшләр министрлыгының II, III дәрәҗә «Хезмәттәге уңышлары өчен» медальләре, «Бурычка тугрылык өчен», «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында фидакарь хезмәт өчен», «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре», «Хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен» күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев