Дмитрий Иванов: «Мәгариф учреждениеләрендә туклану тәмле дә, файдалы да булырга тиеш»
Муниципаль районда ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең йомгаклау утырышында өч мәсьәлә каралды. Аны район башлыгы, комиссия рәисе Дмитрий Иванов алып барды.
Мәгариф учреждениеләрендә ришвәтчелеккә каршы дөньяга караш формалаштыру чаралары турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары — мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, район мәгариф идарәсендә һәм мәгариф оешмаларында боерык белән ришвәтчел һәм башка хокук бозуларны кисәтү өчен җаваплы вазифаи затлар билгеләнгән. 18 педагог «Мәгариф оешмаларында ришвәтчелекне кисәтү һәм аңа каршы тору» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча белем алган.
Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында 2023-2024 уку елында ришвәтчелеккә каршы тематика буенча 170тән артык чара уздырылган. Болар — педагоглар белән түгәрәк өстәлләр, «Ришвәтчелекне җиңеп буламы?», «Һөнәри этика», «Ришвәтчелеккә каршы һәм әхлакый-хокукый культура формалаштыру» кебек коллектив җыелышлар. Тәрбиячеләр балалар белән «Ярый һәм ярамый», «Низагсыз ничек яшәргә?», «Дуслар ничек эшли?», «Гаделлек нәрсә ул?», «Сабыйлар өчен этикет — әдәпле әкиятләр» һәм башка бик күп темаларга әңгәмәләр үткәргәннәр.
Өлкәнрәк яшьтәге укучылар бу актуаль тема буенча җәмгыять белеме, тарих һәм хокук нигезләре дәресләрендә дәүләти-хокукый характердагы темаларны өйрәнгәндә фикер алышалар. Укудан тыш дәресләр кысаларында 8-11 сыйныфларда түгәрәк өстәлләр, эшлекле һәм рольле уеннар, диспутлар, өйрәтү практикумнары үткәрелә. Укучыларның хокук белеме һәм хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү өчен «Җәмгыять белеме», «Тарих», «Хокук», «Әдәбият» һәм башка дәресләрдә әңгәмәләр үткәрелә.
Мәгариф оешмаларында икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре катнашында гомуми мәктәп җыелышлары уздырылган.
— Мәгариф учреждениеләрендә җәмәгать оешмалары катнашында ришвәтчелекне кисәтү буенча максатчан эш актив алып барыла һәм 2024-2025 уку елында да дәвам итәчәк, — дип билгеләп үтте Ольга Вадимовна. — Иҗтимагый оешмалар белән уздырыла торган очрашулар үсеп килүче буын өчен ришвәтчелеккә каршы эш механизмнары эшенең гамәли үрнәге булып тора һәм системалы эш алып барып, без ришвәтчел гамәлләргә түзә алмаслык буын үстерә алачакбыз.
Ольга Купцова чыгышының икенче өлеше районның мәгариф оешмаларында туклануны оештыруга багышланган иде. Мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру «товар куючы» белән килешү нигезендә бюджет хисабына да, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары хисабына да гамәлгә ашырыла. Азык-төлек китерү тәртибе муниципаль контракт яисә килешү белән билгеләнә.
Белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыруның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү өчен көн саен ата-аналар контроле үткәрелә. Туклануны оештыруга ата-аналар контроле буенча комиссияләр ата-аналар җәмәгатьчелеге инициативасы белән төзелә һәм ата-аналар комитеты каршында формалаштырыла. Туклануны оештыруга ата-аналар контроле буенча чаралар үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәдә язылган санитар-гигиена таләпләрен үтәп бару графиклары төзелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча туклану сыйфатын контрольдә тоту журналы тутырыла. Атна саен җәмәгать контролен оештыру буенча мониторинг үткәрелә, күрсәтелгән чорда ата-аналар тарафыннан барлыгы 7 840 тикшерү үткәрелгән: шуларның 3 136сы мәктәпләрдә, 4 704е мәктәпкәчә учреждениеләрдә. Күзәтчелек-контроль органнары тарафыннан да даими тикшерүләр үткәрелә. Барлык кисәтүләр карала, эшкә алына, үтәлә.
Чыгышны тыңлап, район башлыгы Дмитрий Иванов район мәгариф учреждениеләрендә кайнар туклануны оештыруның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү, бу эшкә ата-аналар контролен киңрәк җәлеп итү буенча тулы чаралар күрергә кушты.
— Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану тәмле дә, файдалы да булырга тиеш, — диде Дмитрий Алексеевич. — Бу мәсьәләдә Казан тәҗрибәсен өйрәнү файдалы, әгәр аны бездә куллану мөмкин булса, кулланырга кирәк.
Көн тәртибенең икенче пункты буенча муниципаль хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тотышына таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр
11:55
каршылыгын җайга салу комиссиясе рәисе Константин Иванов чыгыш ясады. Ул комиссиянең 2024 елдагы эше турында сөйләде. Аерым алганда, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт вазифаларын башкарганда мәнфәгатьләр каршылыгы булу-булмау, шулай ук керемнәр турында белешмәләрне тулы булмаган һәм дөрес тапшырмау очраклары каралган утырышлар уздырылган. Каралган барлык мәсьәләләр буенча комиссия үз компетенциясе чикләрендә карарлар кабул итте.
Утырыш азагында район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов җыелучыларны Чистай муниципаль районында ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең 2025 елга эшчәнлек планы белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев