Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дмитрий Иванов чистайлыларга үзеңә-үзең кредит алуны тыю сервисыннан файдаланырга киңәш итте

Муниципалитетта узган чираттагы аппарат киңәшмәсенең төп темалары — ЗАГС бүлеге эше, авыл хуҗалыгында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Никахтан тыш туган балалар саны кимегән
ЗАГС бүлегенең 2024 елдагы эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Ильмира Ярмушева хәбәр итте.
— Узган ел ЗАГС бүлеге тарафыннан җиде төр буенча 2240 гражданлык хәле акты теркәлде, 11207 башка юридик әһәмияткә ия гамәл башкарылды. Шулай итеп, узган ел районның ЗАГС бүлегенә 10 меңнән артык граждан мөрәҗәгать иткән — бу безнең районда яшәүче һәр 8нче кеше, — дип хәбәр итте Ильмира Ильяс кызы.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелгән. Тизләтелгән тәртиптә никахлашу һәм ата булуны билгеләү турында 38 акт теркәлгән, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына 100дән артык документ кабат бирелгән.
«Демография» милли программасы һәм «Ныклы гаилә» партия проекты кысаларында никахлашуны һәм бала тууны теркәү, гаилә тормышы юбилярларын, күпбалалы гаиләләрне һәм гаилә династияләрен, игезәк һәм өч игез бала туган гаиләләрне хөрмәтләү, гаилә буыннары очрашулары, гаилә бәйрәмнәре, гаилә белеме дәресләре, яшь чистайлыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру үткәрелә.
Узган елдагы төп демографик күрсәткечләргә килгәндә, Ильмира Ярмушева туу турында 410 акт төзелүен, бу 2023 ел күрсәткечләреннән 15 процентка кимрәк булуын (487) сөйләде. Яңа туган сабыйлар арасында 219 малай һәм 191 кыз теркәлгән. Шул ук вакытта никахтан тыш туган балалар саны азайган — 85, 2023 елда — 104.
Ни кызганыч, Чистай районы, республиканың башка районнарының күпчелеге белән беррәттән, халыкның табигый үсешенә ирешә алмый. 2024 елда үлем турында 1075 акт төзелгән, бу 2023 елга карата 8гә күбрәк. Хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы элеккечә үк ир-атларныкына караганда күбрәк: вафат булган ир-атларның 45 проценты — эшкә яраклы яшьтә, ә хатын-кызларның 82 проценты 65 яшьтән өлкәнрәк булган.

Чәчү мәйданы арттырылачак
Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атнада районда 370 тонна сөт савылган. 16 миллион сумлык 350 тоннадан артык сатылган.
Александр Александрович билгеләп үткәнчә, сөтне сатып алу бәясе әлегә элеккеге дәрәҗәдә саклана, әмма аның, гадәттәгечә, яз һәм җәй айларында кимүе көтелә.
Мөгезле эре терлекләр үрчетү эше дәвам итә, бер атнада районда 45 бозау туган.
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә. Хуҗалыкларның эш планнары нигезендә, быел чәчү мәйданнарын 2000 гектарга арттыру планлаштырыла. Аерым алганда, бәрәңге утырту мәйданын ике тапкырдан артыкка арттыру планлаштырыла.

Сводкада — 9 мошенниклык очрагы
Узган атнадагы криминоген хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары вазифаларын башкаручы Игорь Лихачев хәбәр итте. Бер атнада җинаятьләр турында 15 хәбәр теркәлгән. Сводкада — 9 мошенниклык, 4 урлашу, наркотикларны законсыз саклау очрагы.
Бер атна эчендә 20 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган.
190 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 166сы — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен. 2 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган.

Сәнәгый диспансеризация — район башлыгы контролендә
Соңыннан Чистай үзәк район дәваханәсе баш табибы Илдар Хәнифов сәнәгый диспансеризация барышы турында сөйләде. Дмитрий Иванов кайбер предприятиеләрдә бу эшнең тиешенчә оештырылмавына игътибар итте һәм контрольне көчәйтергә кушты.
Район башлыгы шулай ук мошенниклык очракларының артуына борчылуын белдерде. Ул Дәүләт хезмәтләре порталында үзеңә үзең кредитлар һәм займнар алуны тыюны билгеләргә мөмкинлек бирә торган яңа сервис турында искә төшерде һәм оешма җитәкчеләрен бу хакта хезмәткәрләргә хәбәр итәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев