Дин әһеленең мирасын өйрәнү һәм саклау мөһим
Мөхтәсибәттә XIX гасырның танылган татар дин әһеле Мөхәммәдзакир Камаловның (Чистави) тормышына һәм мирасына багышланган укулар булып узды.
Традициягә кергән «Мөхәммәдзакир Камалов (Чистави) укулары» фәнни-парктик конференциясе безнең шәһәрдә бишенче тапкыр узды.
Фәнни җыелыш танылган дини эшлеклеләре, тикшерүчеләр, остазлар һәм башка мактаулы кунаклар катнашында узды. Алар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чистай, Алексеевск, Спасс районнары имам-мөхтәсибләре, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов та бар иде. Конференциядә шулай ук танылган филологлар, әдәбият белгечләре, теологлар, укытучылар, педагоглар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Укулар Мөхәммәдзакир Камаловның Чистайдагы каберен зиярәт итүдән башланды. Аннары Ислам үзәгендә конференциянең пленар утырышы булып узды. Укуларның башка кунаклары белән беррәттән сәламләү сүзе белән шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов чыгыш ясады
Төп доклад белән пленар утырышта Ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Жиһаншин, тарих фәннәре кандидаты, Аксубай районы Түбән Майна авылы мәктәбе директоры Рафик Насыйров, шулай ук Чистай мөхтәсибәте мөгаллимәләре Рамилә Хәйбуллина һәм Лилия Фәсхетдинова чыгыш ясады. Алар яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак үзебезнең рухи-мәдәни мирасыбызны өйрәнүнең мөһимлеге, татар мәгърифәтчесе ишан Мөхәммәдзакир Камаловның тормышы, кабер ташындагы язуның тарихы турында сөйләделәр.
Конференциядә шулай ук Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясады. Аның доклады рухи үсешебезнең әһәмиятенә бәйләнгән. Әлеге чара Мөхәммәдзакир Камаловның (Чистави) иҗади мирасын өйрәнү һәм саклау эшләренә нәтиҗә чыгару белән төгәлләнде.
Кунаклар, докладчылар һәм башка катнашучылар мондый конференцияләрне киләчәктә дә үткәрүнең мөһимлеге хакында ассызыкладылар.
Укулар кысаларында кунаклар «Нур» мәчетендә булдылар. Анда Мөхәммәдзакир Камаловның музее урнашкан.
Шәех Мөхәммәдзакир әл-Чистави (Камалов) бүгенге көндә Балтач районына керүче Сасна авылыннан. Ул танылган Мәчкәрә мәдрәсәсендә белем алган. Аны тәмамлаганнан соң Чистайга күчеп килә, биредә имам-хатыйб итеп билгеләнә.
Мөхәммәдзакир дөньяви эшләрдән читләшми, сәүдә белән актив шөгыльләнә, икенче гильдия сәүдәгәре була. Бу факт исә Мөхәммәдзакир хәзрәт Камаловның тормышның рухи һәм матди якларын бергә алып баруына бер дәлил.
Ул үз акчасына мәдрәсә салдыра, анда 1847 елдан алып мөгаллимлек белән шөгыльләнә. Ул Россиянең төрле өязләреннән һәм губерналарыннан килгән йөзләгән яшь кешегә ислам дине буенча белем бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев