Депутатлар район башлыгын сайлады
IV чакырылыш Чис тай муниципаль районы Советының беренче оештыру утырышында депутатлар район башлыгын сайладылар.
– Район башлыгын сайлау, һичшиксез, җитди һәм җаваплы адым. Районның барлык процессларын алга таба кемнең җитәкләячәгенә күп нәрсә бәйле. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, район Уставы нигезендә, район башлыгы вазифасына Дмитрий Алексеевич Иванов кандидатурасын тәкъдим итәм, – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов. – Ун, биш ел элек булган Чис тайны искә төшерәм. Шушы еллар эчендә күп нәрсә үзгәрде: көчле хәрәкәт яңа мәдәни үзәк төзелеше белән башланып китте, аннары Скарятин бакчасын үзгәртеп төзекләндерү, яңа яр буен ачу булды, хәзер яңа микрорайон киңәя һәм үсеш ала. Чистай инде кечкенә генә шәһәрчек түгел. Читтән бу бик яхшы күренә. Әлбәттә, икътисадта авырлыклар, хәл ителергә тиешле мәсьәләләр бар әле. Әмма шуны да бил геләп үтәргә кирәк, биредә эшләүче команда бу бурычларны максималь рәвештә хәл итә. Нәкъ менә шуңа күрә Республика Президенты депутатларны тәкъдим ителгән кандидатураны хуплауны сорый.
Аннары биредә җыелган нар алдында Дмитрий Иванов чыгыш ясады.
– Алда торган эшләр турында сөйләргә телим. Без сезнең белән бергә Чистай районы ның 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш программасын яздык, якладык. Без дөрес юл белән барабыз дип уйлыйм, әмма аны эпидемиологик хәлне исәпкә алып, җентекләп эшләп бетерергә генә кирәк. Районда төрле программалар гамәлгә ашырылды, әмма безгә тагын да күбрәк эшлисе бар әле, – дип ассызыклады Дмитрий Иванов.
Башлыкны сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән узды, анда сайланган 48 депутатның 45е катнашты. Дмитрий Иванов кандидатурасы өчен 44 депутат тавыш бирде,1се каршы булды.
– Ышаныч күрсәткәнегез һәм муниципаль район башлыгы итеп сайлавыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Уртак көч белән без куелган барлык бурычларны да тормышка ашырырбыз дип ышанам, – диде Дмитрий Алексеевич.
Чистай районы башлыгы ның беренче урынбасары вазифасына Константин Иванов кандидатурасы тәкъдим ителде.
– Без Константин Валентиновичны җаваплы хезмәткәр буларак беләбез. Ул бу вазифада эшләгән иде инде, – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Утырышта катнашкан депутатлар Константин Ивановны бертавыштан сайладылар. Утырыш барышында депутатлар Чистай районы башлыгы урынбасарын даими булмаган нигездә сайладылар. Әлеге вазифага Ольга Добронравова сайланды.
Сессиядә Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде. Законлылык, хокук тәртибе һәм депутат эшчәнлеге, бюджет һәм фаразлау, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү, социаль-мәдәни мәсьәләләр, сәламәт лек саклау, мәгариф һәм яшьләр эшләре, сәнәгать, эшмәкәрлек һәм кече бизнесны үстерү, авыл хуҗалыгы һәм табигать байлыкларын саклау мәсьәләләре буенча даими депутат комиссияләре төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев