Дәүләт хезмәтләре сайтында үз мәгълүматларын сакларга теләп, студент кыз җыйган акчасыннан мәхрүм калган
...
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең кизү частенә мошенниклык турындагы гариза белән көллияттә белем алучы 18 яшьлек студент кыз мөрәҗәгать иткән. Полицейскийларга ул кәрәзле элемтә операторыннан шалтырату килгәнен сөйли. Үзен кәрәзле элемтә операторы дип таныштырган кеше сим-картадан файдалану килешүен озайтырга тәкъдим иткән. Моның өчен шәхси мәгълүматларны әйтергә кушкан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кыз мошенниклар турында берни дә ишетмәгән, күрәсең, шунда ук шалтыратучыга смста килгән раслау кодын да, СНИЛС һәм ИНН номерын да әйтеп биргән.
— Берничә минуттан аның телефонына Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетын ватып керүләре турында хәбәр килгән. Аннары хезмәткәрдән шалтырату килгән, ул билгесез затларның кызның шәхси мәгълүматларына керү мөмкинлеге алуын һәм аның шәхси кабинетына керү мөмкинлеген торгызырга ярдәм итәргә теләвен әйткән. Сөйләшү барышында кызның җыйган акчасы барлыгы ачыклаган һәм аны бөтен акчасын «куркынычсыз счетка» күчерергә күндергән, — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Шалтыратучыга ышанып, студент кыз, үз тупланмаларын сакларга теләп, үзен Дәүләт хезмәтләре хезмәткәре дип таныштырган кешенең күрсәтмәсе буенча ул күрсәткән счетка 313 000 сум акча күчергән. Хезмәткәр зыян күрүче кызны акча аның счетына 72 сәгать эчендә кайтачак дип ышандырган. Зыян күрүче счетына акча килмәгәч кенә, ул мошенникларның чираттагы корбаны булуын аңлаган.
Әлеге факт буенча Җинаять кодексының ике маддәсе: 159нчы маддәсенең 3нче өлеше «Мошенниклык», 272нче маддәсенең 1нче өлеше «Компьютер мәгълүматына хокуксыз ия булу» буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев