Чит ил кешеләрен Россиядән административ чыгару очраклары артты
Узган ел шәһәр суды миграция өлкәсендәге административ хокук бозулар турындагы 10 эшне карады. Чит ил кешеләрен Россия Федерациясеннән административ куып чыгару рәвешендә административ җәза билгеләү турында карарлар чыгарылды.
— Әлеге карар белән килешмичә, өч чит ил гражданы карарларны югарырак инстанциягә шикаять итте. Татарстан Республикасы Югары Судының апелляция карарлары белән карарлар үзгәрешсез, шикаятьләр канәгатьләндерелмичә калдырылды, — дип билгеләп үтте шәһәр судының 1 разрядлы белгече Ксения Абрамова.
Судта искәртүләренчә, Россия Федерациясе чикләреннән административ куып чыгару — безнең ил законнарын бозучы чит ил кешеләренә һәм гражданлыгы булмаган затларга мәҗбүри йогынты ясау чарасы. Глобальләшү һәм Россиядә күп санлы хезмәт мигрантлары шартларында, куып чыгару миграция законнарының үтәлешен контрольдә тотуның һәм җәмәгать тәртибен саклауның мөһим коралына әверелә.
— Административ куып чыгару РФ Административ хокук бозулар кодексының нормалары нигезендә кулланыла һәм суд карары буенча гамәлгә ашырылырга мөмкин. Депортациядән аермалы буларак, куып чыгару нәкъ менә административ җәза чарасы буларак билгеләнә, ә депортация, гадәттә, миграция режимын бозу белән бәйле һәм гадиләштерелгән тәртиптә башкарыла, — дип ассызыклады Ксения Абрамова.
Миграция өлкәсендә иң киң таралган хокук бозулар: Россия Федерациясенә килү кагыйдәләрен яки яшәү режимын бозу, илебездә яшәү кагыйдәләрен бозу, законсыз хезмәт, патент сорап мөрәҗәгать итү срогын бозу. Административ куып чыгаруны куллану турындагы мәсьәләне хәл итү район судлары судьялары компетенциясенә кертелгән.
Шәһәр судында билгеләп үтүләренчә, соңгы елларда административ куып чыгарулар саны сизелерлек арткан.
— Монда чикләрдә контрольне көчәйтү дә, тагын да катгыйрак миграция кагыйдәләрен кертү дә роль уйнады. Дәүләт тарафыннан мондый кырыслык чит ил кунаклары тарафыннан Россия законнарын игътибарсыз калдыруга юл куймау белән бәйле. Шул рәвешле куып чыгару мигрант тарафыннан мөмкин булган җинаятьләрне кисәтү бурычларын хәл итә, — дип билгеләп үтте Ксения Абрамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев