Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайның борынгы мәчете

Ул авыр елларда да ябылмыйча калып, озак еллардан бирле эшләп килүче бердәнбер агач мәчет

992 елдан бирле дәүләт дине Ислам булып торган Казан ханлыгы 1552 елда мөстәкыйль­леген югалта.

Шул вакыттан ике гасыр буе зур шәһәрләрдә мәчет­ләр салу катгый тыела, бик күп мәчетләр җимерелә. 1767елда Екатерина (әби патша) Казанга килгәч бер төркем татар сәүдәгәрләрен, муллаларын кабул итә. Очра­шуның нәтиҗәсе — Екатерина татарларга шәһәрләрдә мәчетләр салырга рәхсәт бирә. Чистайда да беренче мәчет XVIII гасыр азагында төзелә, бүгенге көндә иң беренче имамның исеме билгесез. XIX гасыр башында шәһәрнең беренче мәчетендә 1817-1831 елларда имам булып хезмәт иткән Исхак Сәгыйтов турында гына кыс­ка язмалар бар. Заманында Бохарада белем алып ул тирә-юньдә үзенең укымышлылыгы белән дан тота.

1846-1893 елларда имам-хатыйб булып Абдулваһап улы Мөхәммәтзакир Мөхәммәт­камалов тора. 1854 елда ут чыгып мәчет янып бетә. Ишан хатынының әтисе хәзерге Балтач районы Сасна авылында яшәүче сәүдәгәр булып торган Хәсән Якупов ярдәме белән бергә 1859 елда янган мәчет урынына яңа бина салдыралар. Мөхәммәтзакир бик дәрәҗәле һәм укымышлы була, ул XIX гасырның икенче яртысында Рәсәй дәүләтенең үзәк өлешендә нәкшбәндия суфи тарикатенең танылган төп җитәкчесе — шейх булып санала. Имам булып торган берүк вакытта Мөхәммәтзакир сәүдә эшен дә бик уңышлы алып бара торган була. 2 гильдия сәүдәгәре дәрәҗәсенә җитеп үзе тагын бер таш мәчет һәм мәдрәсә салдыра. Ярты гасыр имам булып торган шәхестән башка Чистайның 200 елдан артык булган җәмигъ мәчетенең тарихын сөйләп булмас кебек. Ул эшләгән чорда монда намазга, ишаннан белем-тәҗрибә, туганлык-дуслык җепләрен ныгытырга килгән атаклы шәхесләрнең исемлеге генә ни тора: Р. Фәхреддинов, Ф. Кәрими, Г. Гафуров-Чыгтай, Х. Фәйзи-Чистапули, татар әдәбияты классигы Г. Исхакый, журналист һәм педагог Ф. Туктаров. Ишанның зур гаиләсендә үскән кызлары: Әминә кияүгә Нәҗиб Түнтәригә чыга, Камилә мулла Нәҗиб Әмирхановка, Гарифа мулла Гариф Уразгильдиевка, Әсма-Галия атаклы теолог Муса Бигиевка, Өммегөлсем фабрикант Абдулла Акчуринга, Шәмсениса Рөстәм Акчуринга, Җәрия педагог Миргалим Мансуровка һ.б.

XIX гасырның икенче яртысында Чистайның беренче җәмигъ мәчетенә 942 ир намазга йөргән. Шуңа күрә 1874 елның 17 декабрендә мөтәвәллият җыелышында мөселманнар җыелып тагын бер мәчет салырга карар чыгаралар. Булачак мәчеткә 249 кеше йөрергә теләген белдерә. Беренче мәхәллә бүленүгә карамастан, XX гасыр башында монда намазга йөрүче 745 ир кеше исәпләнә.

Мөхәммәдзакир Камалов үлгәч 1893-1921 елларга кадәр имам-хатыйб булып аның кияве Мөхәммәтнәҗип Хөсәен улы Әмирханов кала. Мөхәммәтнәҗип Әмирханов алдынгы карашлы имам буларак үз эшчәнлеге дәверендә беренче татар мөселман кызлары өчен «Әмирхания» мәдрәсәсе салдыра һәм анда яңа алымнар белән белем бирелә башлый.
Бүгенге көндә мәхәллә тарихында имам вазифасын башкарган 26 дин әһеленең исем-шәҗәрәсе билгеле. Аларның күпчелеге Чистай төбәгеннән чыкан муллалар. Араларында Казанның мәдрәсәләрендә һәм бүгенге көндәге югары ислам институтларын бетерүчеләр дә бар. Нинди генә авыр еллар булмасын, мәчет ишеге бер генә көн дә ябылып тормаган, һәрвакыт 5 намаз укылып барган. Намазга барганда мичкә ягарга өйләреннән култык астына утын кыстырып килә торган була бабаларыбыз. Мәчет бинасын тартып алалар дигән хәбәр таралгач, җыелып чираттан эчтән бикләнеп каравыл торганнар. Инкыйлаб чорында күп кенә дин әһелләре, халыкта яман исемле булган Чистай төрмәсендә нахак рәвештә гаепләнеп, төрле хөкемгә тартылалар. Имам булып торырга кешеләр табып булмый торган вакытлар була. Андый вакытта мәчет картлары чиратлап имамлык вазифасын башкара торган булалар, намаз укулары беркайчан да өзелеп тормый. Шундый вакытларда чит төбәкләрдән килеп куелган муллаларның исемнәре дә билгеле.

1947 елның 16 октяб­реннән имам вазифасын (хәзерге Нурлат районыннан) Муштареев Исмәгыйль Миңнегали улы башкара. Мөселманнарның Үзәк Диния нәзәрәтендә моны раслаган, 1948 елның 11апрелендә теркәлгән кәгазь саклана. Шул ук елда тагын бер документ бар, Исмәгыйль хәзрәт, карт һәм авыру булу сәбәпле, үзен имамлыктан
азат итүен үтенеп, мөфтияткә телеграм-хат җибәрә.

1949 елның 1 июленнән 1953 елның 5 маена кадәр имам булып Шәрәфетдинов Фарук Шәрәфетдин улы тора.

1953-1956 еллар. Чыгышы белән ТАССР, Дөбъяз районы, Юртыш авылыннан Рәхимов Мөхәммәт Рәзим улы имамлык итә.

Коммунистлар партиясе белән озак еллар буе уртак фикер таба алмый эшләгән Нурулла хәзрәт Мөфлюхунов үзе бер чор әһеле. Бохарада белем алгач, Уфадагы мөфтияттән ул Чис­тай шәһәренең җәмигъ мәчетенә имам булып билгеләнә. Аның турында Чистай халкы кырыс, таләпчән буларак искә алалар. Күрәсең вакыты шулай таләп иткәндер, башкача булганда Ислам дине зәгыйфь юнәлештә үсеп киткән булыр иде. Утын ягып җылыту сәбәпле, 1977 елда ут чыгып мәчетнең гөмбәзе яна. Шәһәр комитетының беренче сек­ретаре оешмаларга мәчетне төзекләндерергә булышмаска дигән әмер бирә. «Ил төкерсә, күл булыр» ди татар халык мәкале. Мөтәвәллият җыелышында үз көчебез белән төзекләндерик дигән карарга киләләр. Халык үз шәхси хуҗалыкларыннан кем такта, кем кадак, кирпеч, калай һ.б. төзелеш материалларын ташып, ике ай эчендә мәчетне төзекләндерәләр. Күпләр мөселманнарның мондый оешканлыгын бүген дә үрнәк итеп искә алалар. Нурулла хәзрәт өч дистә ел буена, Мөхәммәдзакир Камаловтан кала, атеизм көчле булган елларда иң озак имам булып торган.
1988-1991елларда Чистай җәмигъ мәчетендә имам булып Габдулхак Саматов эшли. Ул эшләгән дәвердә мәчет каршында мәдрәсә бинасы төзелә, дини укулар оештырыла. Соңыннан

Саматов эшкә Казанга алынгач, бу мәдрәсә хәзерге «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемле мәдрәсәгә нигез булып Казанга күчә.
Хәзер Чистайда 5 мәчет эшләп килә, алар заманча таләпләргә туры китереп, зур, матур итеп эшләнгәннәр. Шуңа да карамастан, беренче Чистай җәмигъ мәчете алардан аермалы булып, үзенә җәлеп итеп тора. Монда һәрбер почмакка безнең өлкән буыныбыз догалары иңгән. Дөнья мәшәкатьләрен ташлап, яшәү мәгънәсе турында уйланырга моннан да уңай урын табып булмый Чистайда. Район мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов Чистай төбәгендә Ислам динен үстерүгә, ныгытуга зур игътибар бирә. Кече яшьтән алып олы яшькә кадәр мәчет каршындагы уку классларында Ислам дине нигезләре буенча дәресләр укытыла. Ял итү өчен балаларга спорт мәйданчыгы бар. Аз керемле фәкыйрь кешеләр өчен көн саен аш пешереп таратыла, моның өчен бар уңай шартлар да тудырылган. Зират өсләрендәге каберләрне карап, пөхтә тотуга да зур игътибар бирелә. Халык арасында кыскартып «Нур» мәчете диеп йөрсәләр дә, шейх Мөхәммәдзакир Камаловның тарихын өйрәнгәч, 2003 елдан мәчет аның исемен йөртә, аңа багышлап укулар уздырыла. Борынгы Чистай мәчете Татарстанда бердәнбер ябылмыйча күп еллар буе эшләп килүче агач мәчет. Әүвәлге татар балта осталарының, милли архитектура һәйкәле буларак ул бүген дә чит төбәкләрдәге дин кардәшләребезнең, туристларның игътибарын җәлеп итеп тора.

Әлфия һәм Госман Хәкимовлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев