Чистайның Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылары балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар үткәрделәр, робототехника һәм программалаштыруның нигезләрен үзләштерделәр…
Безнең шәһәрдә Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучыларның эшләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
14 гыйнварда «Яңа буын» вокал студиясе өлкән составы солистлары — Катерина Баранова һәм Александр Пьянов «Беренчеләр»хоры составында «Россия»милли үзәгендә Гаилә елына багышланган концерт программасында катнаштылар.
Аларга Полина Гагарина, Ирина Дубцова, Пелагея, Uma2rman (Ума Турман), Татьяна Куртукова кебек танылган башкаручылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхете елмайды.
15 гыйнварда Алдынгылар Советлары атнасы башланды. 2нче номерлы гимназиядә алар якын арага план тикшерделәр һәм яңа максатлар билгеләделәр. 5нче номерлы мәктәптә дә чара узды, анда канатлы дусларыбызга ничек ярдәм итәргә кирәклеге хакында сөйләштеләр. Шулай ук Россия Бөркетләре кыш көне юл йөрү кагыйдәләре турында белделәр. Аның каравы, Алдынгылар җыелыш үткәрделәр һәм яңа чараларга әзерләр инде!
16 гыйнварда кадет мәктәбе Алдынгылары 22нче номерлы балалар бакчасында булдылар, анда кышлаучы кошларга багышланган чара үткәрделәр. Укучылар бергәләп утлыклар ясадылар, алар озакламый йорт ишегалларын бизәячәкләр һәм кошларга ярдәм итәчәкләр. Шулай ук Алдынгылар «Рәхмәт» халыкара көне һәм «Алдынгылар янәшәдә» проекты кысаларында өлкән кешеләр өчен фоторамкалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
17 гыйварда кадет мәктәбе Алдынгысы Полина Сарыковадан «100 идея» проекты кысаларында иҗади остаханә ачылды. Алдынгылар шкатулкалар, аларга бизәкләр, алебастрдан вазалар ясауда осталыкларын күрсәттеләр. Һәрбер эш уникаль кабатланмас булды! Бу көндә Алдынгылар вакытны файдалы итеп кенә түгел, зур канәгатьлек хисе белән дә үткәрделәр. Алар чын кулинария мастер-классы үткәрделәр һәм хуш исле печеньелар пешерделәр! Нәтиҗә көткәннән дә яхшырак килеп чыкты — печеньелар искиткеч тәмле иде!
18 гыйнварда Алдынгылар китапханәдә булдылар. Иҗади мохит, илһам чишмәсе һәм шәп кәеф — китапханәдә көн әнә шулай узды! Укучылар китаплар белән танышып кына калмыйча, мастер-класс та үткәрделәр. Әле шул ук көнне 16нчы мәктәп Алдынгылары 28нче балалар бакчасында булдылар. Алар анда юлларда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр уен формасында төп юл билгеләре белән таныштылар, җәяүлеләр юлларын ничек дөрес итеп чыгарга һәм яктылык кайтаручы элементларның ни өчен мөһим булулары хакында белделәр.
19 гыйнварда ял итү-үсеш үзәге булган «Камалия»дә «Фән һәм технология» юнәлеше кысаларында бик шәп очрашу булды. Алдынгылар каршында робототехника һәм программалаштыру буенча педагог чыгыш ясады. Шулай ук Алдынгылар хәрәкәтендә әлеге юнәлеш буенча мастер-класс та булды!
20 гыйнварда «Киләчәккә старт» акциясе кысаларында Казан инновация университеты көллиятенең Чистай филиалы студентлары 5нче мәктәптә булдылар. Укучылар квизда уйнадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр!
21 гыйнварда Алдынгыларның эшлекле очрашуы узды. Алдынгылар креатив идеяләрне һәм якындагы акцияләрне тикшерергә җыелдылар.
Лиана Беспалова, «Медиа һәм коммуникацияләр» юнәлеше лидеры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев