Чистайның «Ак калфак» оешмасы гореф-гадәтләребезне саклау, яшь буынны милли рухта тәрбияләү өчен тырыша
Бөтендөнья татар конгрессы Чистай җирле оешмасы, аның каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелүче төрле чараларда еш булам мин. Барган саен канатланып, шатланып кайтам.
Ел азагында үткәрелгән әлеге җирле оешмаларның эшләренә йомгак ясау чарасында да шундый хисләр кичереп утырдым. Тырышалар, булдыралар ак калфаклылар. Моның нигезендә үз халкыңа, аның гореф-гадәтләренә мәхәббәт, динебез кушканча яшәргә омтылу ята. Дин белән милләт бер-берсенә бәйләнеп барганда гына куелган максатка ирешеп булуы берәүгә дә сер түгел. Бу уңайдан шәһәр һәм районның имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямовның әлеге чарада әйтелгән сүзләре бик күпләрне уйланырга мәҗбүр итте дип уйлыйм.
–Кешегә хисап ясаганчы үз-үзегезгә хисап ясагыз дигән Пәйгамбәребез. Авыр, болгавыр заманда яшибез. Шуңа күрә бердәм, бергә булуыбыз бүгенге көннәрдә аеруча кирәк. Безнең җирлектә эшләп килүче Бөтендөнья татар конгрессының бүлекчә җитәкчесе Фәрит Галимов һәм «Ак калфак» бүлекчәсе җитәкчесе Рушания Закирова шушы бердәмлекнең матур үрнәген күрсәтәләр. Әлеге оешмаларны берләштерүче Ислам үзәгендә эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр, барлык шартлар да бар, — дип ассызыклады үзе дә динебез, милләтебез өчен янып-көеп йөрүче Мөхәммәт хәзрәт Кыямов.
Муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе Равил Мәзгүтов милли оешмаларыбыз эшенә уңай бәя бирде.
— Гаилә елында милләтебезне саклау буенча мөхтәсибәт, Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» оешмасы тарафыннан зур эшләр эшләнде. Ни кызганыч, хәзер гаиләләрнең 70 проценты таркала, болар барысы да тәрбия җитмәүдән дип уйлыйм. Көнбатыштан килүче сәясәт ялтыравык кәгазьләре белән яшь буынга тискәре йогынты ясый. Ул хәрәкәт безнең алдан бара. Хәзер яшьләребез дә күбрәк телефонда, китап укулар азайды, — дип борчылуын белдерде Равил Рафаэль улы.
Милләтебезне әнә шушы афәтләрдән саклау өчен нәкъ менә шундый оешмалар кирәк тә инде. Ел әйләнәсендә алар тарафыннан шушы максатны күздә тоткан чаралар, түгәрәк өстәлләр үткәрелә. Анда укытучылар, китапханәчеләр, мәктәп укучылары еш катнаша. Бүгенге чарада ел буена оешмалар белән тыгыз элемтәдә булган, аларга ярдәм иткән, чараларында актив катнашкан кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе, мөхтәрәм шәхес, шәһәребез аксакалы Фәрит абый Галимовның сүзләре урынлы булыр. «Милләте өчен борчылган һәр кеше үз-үзенә мин нәрсә эшләдем дигән сорау бирергә тиеш. Милләт дин белән бергә булмаса, ул яшәми», — диде ул.
Халкыбыз өчен тырышучы «Ак калфак» оешмасының исә күркәм эшләре бихисап. «Ак калфаклы» юлдан атлаучы, йөзләреннән нур бөркелеп торган ханымнар җиде төрле күргәзмә ясап Казанга хәтле барып кайтканнар. Алар әлеге күргәзмәләр турында бик матур, мавыктыргыч итеп сөйләп үттеләр. Күргәзмәләрдә — татар гаиләләрендәге әхлак кагыйдәләрнең саклануы, гаилә ядкарьләре, нәсел шәҗәрәләре, халкыбызның милли ашлары…
Уңган-булган, бар күңелләре белән яхшы гамәлләргә омтылып яшәгән ак калфаклы ханымнар менә дигән артистлар да әле! Йомгаклау чарасында якташыбыз, яраткан язучыбыз Кояш Тимбикованың «Ата каз» хикәясен сәхнләштергәннәр! Милли бәйрәмнәребездә мөнәҗәтләре белән дә күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтә алар. Халкыбызның иң самими, йөрәк түреннән чыккан көйләрен башкалар йөрәгенә җиткерүче, моңландыручы да, шатландыручы да бу ханымнарның сәләтләренә, көч-куәтләренә сокланмый мөмкинме соң?! Булганнан бар да була дип нәкъ менә милләтебезнең шундый булдыклы, әллә ничә шөгыльне авырсынмый башкаручы ханымнар хакында әйтелгәндер!
Бөтендөнья татар конгрессының, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Чистай бүлекчәләре яшьләрне тәрбияләүдә дә нәтиҗәле эшләр алып бара. Яшьләрнең, мәктәп укучыларының төрле муниципаль һәм республика бәйгеләрендә актив катнашулары, җиңүләр яулаулары аеруча сөендерә. Милләтебезнең киләчәге дә әнә шундый милли рухлы яшьләребез кулында ләбаса! VII Бөтенроссия укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең республика этабында Диана Исмәгыйлеваның II дәрәҗәдипломга лаек булуы үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Киләчәктә шундый яшьләребезнең сафы тагын да артыр дип өметләнәбез.
Мәгариф идарәсеннән Рамилә Сираҗетдинова, Яуширмә мәктәбе укытучысы Лилия Фәсхетдинова укучыларны милли рухта тәрбияләүдә керткән өлешләре өчен әлеге оешмаларга Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Һәрчак яңалыкка омтылган, зур оештыру сәләтенә ия булган, көчле рухлы җитәкчеләре Рушания Вахит кызы белән ак калфаклы ханымнар һәр эшкә зур теләк белән алыналар. Җөмһүриятебездән килгән язучылар, танылган сәнгать әһелләре белән очрашулар, төрле темаларга кичәләр, бәйге-конкурслар еш уздырыла. Шәһәр ЗАГСы белән берлектә үткәрелгән «Әлли бәлли, былбылым» кичәсе яшьләребезне гаилә коруга рухландыручы, тату яшәү серләренә төшендерүче бер очкын дияр идем. Анда килгән яшьләребез белән аралашкач, мин аның сүздә генә түгел, гамәлдә булачагына тагын бер кат инандым.
Бөтендөнья әдәби марафонына өлкәннәр белән бергә яшьләрнең кушылуы да бик күңелле. Ни дисәк тә, өлкән буын китап, газета-журналлар укырга ярата инде. Ә менә яшьләребезнең, мәктәп укучыларының шушы марафонга кушылуы ямь өстенә ямь ул. Бүгенге буын укырга яратмый дип әйтсәк тә, шундый яшьләрне күргәч, нык сөендерә, киләчәктә алар тагын да ишәерләр дип ышанасы килә.
…Әйе, өстә сөйләнгән татар рухлы җирле оешмаларыбызның эшләнгән эшләре күп, ә менә эшләнәселәре тагын да күбрәктер әле. Әнә шундый милләтебез, динебез өчен ихластан тырышып йөрүчеләр булганда җиңелмәс үрләр юктыр ул, алар киләчәктә дә күркәм гамәлләре белән шатландырып, юл ярып баруларын дәвам итәрләр иншАллаһ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев