Чистайлыларның Яңа ел традицияләре
Яңа ел — Россиядә иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Буыннан-буынга тапшырыла торган уникаль традицияләр тудырып, һәр гаилә аны үзенчә билгеләп үтә.
Радик Кәримов, шәһәр суды рәисе:
Яңа елга ике атна кала без бөтен гаиләбез белән чыршы бизибез. Балалар нинди бүләкләр алырга теләп, хатлар язалар һәм аларны чыршыга беркетәләр. Соңрак Кыш бабай бу хатларны алып, балаларның хыялларын тормышка ашырырга тырыша. Яңа елны без һәрвакыт гаилә белән бергә каршы алырга җыелабыз. Төн уртасы җиткәнче әти-әниләребезне һәм якын туганнарыбызны котларга тырышабыз. Ә Яңа ел төнендә иң дулкынландыргыч мизгел — бүләкләр ачу була.
Алена Турлукова, фитнес-тренер:
Безнең Яңа ел гаилә традициясе шуннан гыйбарәт, без бөтен гаиләбез белән Яңа ел алдыннан чыршы бизибез. Бу балаларга да, өлкәннәргә дә шатлык китерә — мондый шөгыль һәрвакыт күңел ачулар белән үрелеп бара!
Моннан тыш, 31 декабрьдә без һәрвакыт мунча ягабыз. Хуш исле ылыслы, имән, каен себеркеләре пешерәбез. Чабынганнан соң кар белән тәнне ышкыйбыз, дәрт һәм энергия алабыз!
Иван Сергеев, лаеклы ялда:
Безнең гаиләдә инде күп еллар дәвамында үз традицияләребез яши! Ел саен бәйрәмгә бер атна кала без хатыным белән аңа әзерләнә башлыйбыз. Хатыным алма һәм әфлисуннардан кайнатма ясый — аның хуш исе бөтен өйгә тарала, бөтен йорт җылылык һәм рәхәтлек белән тула. Без һәрвакыт тере чыршы сатып алабыз — ылыс исенең бөтен өйгә таралуын яратабыз. Хатыным белән бергә Яңа ел гүзәлен уенчыклар белән бизибез, араларында балаларыбызның кечкенә чакта үз куллары белән ясаганнары да бар. Ә 31 декабрь кичендә без бөтен гаиләбез белән бергә җыелабыз: балалар оныклар белән киләләр, барыбыз бергә өстәл янына утырабыз. Өстәлгә, гадәттәгечә, «оливье», «селедка под шубой» салатлары һәм мандариннар куябыз — болардан башка Яңа ел табыны булмый! Курантлар сугар алдыннан теләкләр телибез, ә аннары «Ирония судьбы» карыйбыз. Төн уртасыннан соң урамга фейерверклар җибәрергә чыгабыз. Бездә менә шундый, күңелгә якын традицияләр бар.
Рамина Хәйруллина, мәктәп укучысы:
Безнең гаиләдә аерым Яңа ел традициясе бар. Ел саен без бөтен гаиләбез белән чыршы бизибез. Бу процесс һәрвакыт күңелле һәм җылы атмосфера белән бергә үрелеп бара. Яңа елны бәйрәм иткәннән соң, без тантананы дәвам итү өчен Казанга юл тотабыз. Анда без шугалакка, ярминкәләргә, матур сәүдә үзәкләренә һәм башка бәйрәм чараларына барабыз. Бергә үткәргән вакыт онытылмаслык була һәм гаилә бәйләнешләрен ныгыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев