Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайлылар хәрби бурычларын лаеклы үтәгәннәре һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән ярдәмнәре өчен бүләкләнделәр

Лаеклы бүләкләрне киңәшмә-планеркада муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов тапшырды.

Хәрби бурычын намуслы үтәве, үрнәк хәрби дисциплинасы, үҗәтлеге, тырышлыгы, аңлы инициативасы өчен рядовой Рәмис Хәсәнов хәрби часть — 87736 кыр почтасы командирының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Грамотаны Дмит­рий Алексеевич аның тормыш иптәше Ландыш Тәлгать кызына тапшырды.
Махсус хәрби операция үтүче зонада сугышчан бурычларны үтәүче подразделениегә ярдәм күрсәткәннәре өчен «Волга» катнаш артиллерия полкы штаб начальнигының Рәхмәт хатлары белән Надежда Геннадьевна Акинфеева, Гөлчәчәк Шәйхетдин кызы Дәүләтшина, Галина Владимировна Жукова, Валентина Владимировна Крайнова, Ольга Витальевна Петрова, Вера Владимировна Пермякова, Татьяна Александровна Семенова, Инна Леонидовна Якимова бүләкләнделәр.
Хәрби частьләр объектларын электрлаштыру эшләренә керткән өлешләре һәм тоташтырманы хәрби әзерлектә тотуда бәяләп бетергесез ярдәме өчен 41680 хәрби частеның штаб начальнигы Рәхмәтенә һәм «Россия волонтеры» медаленә «Челтәр компаниясе» акционерлык җәмгыяте филиалы Чистай электр челтәре директоры Руслан Илдус улы Касыймов лаек булды.
«Татарстан Республика­сы десантчылар берле­ге Рәисеннән „Россия патриоты“ медале белән „Восток-Энерго“ җитеш­терү-коммерция фирмасы директоры, Чис­тай шә­һәр Советы депутаты На­сыйх Вазыйхҗан улы Миңне­галиев бүләк­ләнде.
Махсус хәрби операция барган шартларда Россия Федера­циясенең кораллы көчләре подразделениеләре сугышчыларына һәм Луганск халык республикасы территорияседәге халыкка күрсәткән ярдәмнәре өчен шәхси эшмәкәр, „Шаг навстречу“ хәйрия фонды җитәкчесе, Чистай шәһәр Советы депутаты Нияз Әхәт улы Шакировка Луганск, Северодонецк, Лисичанск шәһәрләре хәрби комиссарының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Махсус хәрби операция барган шартларда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре подразделениеләре сугышчыларына һәм Луганск халык республикасы территориясендәге халыкка гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен Чистай үзәк дәваханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Эллина Алексеевна Микрюковага Луганск, Северодонецк һәм Лисичанск шәһәрләре хәрби комиссарының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шәхси ярдәме һәм тоташтырманы сугышчан әзерлектә тотканы өчен Чистай муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген тәэмин итү буенча идарәнең машина йөртүчесе Эдуард Алик улы Гамиров 41680 хәрби часть штабы начальнигының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бу көнне район башлыгы Дмитрий Иванов үзе дә бүләккә лаек булды. Аны „Чистай — фронтка“ хәрәкәте лидеры, шәһәр Советы депутаты Чулпан Сөләйманова тапшырды.
„Луганск, Севердонецк һәм Лисичанск шәһәрләре хәрби комиссаритлары коллективы һәм шәхси составы хәрби махсус операция барган шартларда РФ Кораллы Көчләре подразделениеләре сугышчыларына һәм Луганск халык республикасы территориясендәге халыкка гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен ихластан рәхмәт сүзләре җиткерә. Без Сезнең тынгысыз, намуслы хезмәтегезне җаваплылык хисе тоюп башкаруыгызны югары бәялибез. Сезнең ярдәм һәм битараф булмаган мөнәсәбәтегез олы хөрмәткә лаек! Сезгә күңел күтәренкелеге, бәхет, барлык эшләрегездә уңышлар телибез!“ — диелә бүләкләү документында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев