Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайлылар ТР Рәисе кулыннан бүләкләр алдылар

...

Казан Кремлендә республиканың аерым казанышларга ирешкән кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.

Анда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге чараның күркәм Яңа ел алды традициясенә әверелүен билгеләп үтте.

— Барыннан да элек, бүген бу залда утыручы хәрбиләрне — хәрби бурычларын батырларча үтәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларны сәламлисем һәм аларга батырлыклары, кыюлыклары, ныклыклары һәм каһарманлыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә, — дип ассызыклады ТР Рәисе.

Бүләкләнүчеләр арасында Чистайдан махсус хәрби операциядә катнашучы 1234нче мотоукчылар полкының взвод командиры, кече лейтенант Роман Галюшин да бар иде. Сугышчы

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

Шулай ук бу көнне ТР Рәисе кулыннан тагын бер чистайлы бүләк алды. «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән Әфганстандагы сугыш инвалидларының Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасының Чистай район бүлеге рәисе Павел Борисов бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев