Чистайлылар «Татарстан чаңгы юлы» ярышларында катнаштылар
Февральнең салкын көнендә модульле чаңгы базасы территориясендә «Татарстан чаңгы юлы — 2025» ярышлары узды. Быел алар Ватанны саклаучы елына туры китереп үткәрелде.
Чаңгы ярышларында мәктәп укучылары, студентлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, спорт ветераннары катнашты.
Анда катнашучылар 2025 метр араны, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр 500 метр араны үттеләр.
Чаңгычылар ярышы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестивале кысаларында узды.
— Район башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне бүгенге чара белән котлыйм. Күтәренке кәеф, көч-куәт телим! Нәкъ менә спорт белән шөгыльләнү рухи ныклык һәм тән сихәте бирә, тагын да күбрәк көч, энергия барлыкка килә, — дип мөрәҗәгать итте ярышларда катнашучыларга шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.
— Бу ярышлар юкка гына үткәрелми, чөнки чаңгыга баскач, кешенең берьюлы барлык мускул төркемнәре, шул исәптән сулыш, йөрәк, кан тамырлары системасы эшли башлый. Шуңа күрә без сезне чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен ярышлар оештырабыз. Өстәвенә, монда барлык шартлар да тудырылган. Барыгызга да уңышлар һәм сәламәтлек телим, — дип өстәде «Медиклар йорты» 1нче номерлы территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Валерий Ваганов.
Ярышның баш хөкемдары Владимир Толоконников конкурсантларга старт алдыннан кагыйдәләр һәм иминлек техникасы турында искәртте. Чаңгычылар күтәренке кәеф алып кына калмадылар, ә үз үрнәкләрендә ярышларда катнашу өчен үз чаңгыларың булу мәҗбүри түгеллеген дә күрсәттеләр, иң мөһиме — теләк булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев