Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайлылар студент тормышы турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар

...

Елена Быкова, шәһәр китапханәсе – 7нче номерлы филиалы мөдире:

– Мин Алабуга мәдәни-агарту училищесын, китапханә бүлеген тәмамладым. Ике ел, 1985 елдан 1987 елга кадәр, белем алдым. Шул елларда булачак ирем дә милиция мәктәбендә укыды. Без милиция мәктәбендә оештырылган дискотекада таныштык һәм ике ел дуслашып йөрдек. Уку йортларын бергә тәмамладык. Вадим мине үзенең туган шәһәре Чистайга алып кайтты. 1987 елның 19 сентябрендә без өйләнештек. Студент еллары – мәхәббәт, бәхет, шатлык еллары ул. Мин мәхәббәт турында шигырьләр яздым, гитарада уйнарга өйрәндем. Без шәһәр буйлап, кинога һәм дискотекаларга йөрдек. Гашыйк булган хәлдә уку да җиңел һәм кызыклы. 

Константин Наумов, Казан дәүләт мәдәният институты студенты:

– Студент булуымның беренче елларында мин Казанда кызыклы урыннар таптым һәм анда еш йөри башладым (мәсәлән, Социалистик көнкүреш музее). Без төркем белән башка музейларга да йөрдек, үзебез экскурсияләр үткәрдек, I һәм II курсларда күп кенә кызыклы фильмнар карадык, бу фильмнарны семинарларда чыгыш ясаганда кулландык. «Кино тарихы» фәне миндә зур кызыксыну уятты. 
Татьяна көне дигәндә әниемнең исем әнисе Татьяна исемле бер туганыбыз күз алдына килә. Ул Казанда яши. Бу көнне без аны һәрвакыт шалтыратып котлыйбыз. Бу исем миндә «зирәклек» сүзе белән тиңләшә, чөнки мин белгән шундый исемдәге хатын-кызлар бик акыллы. Минемчә, алар зур тормыш тәҗрибәсенә ия.

Фәнзилә Минһаҗева, Нарат-Елга авыл мәдәният йортының хезмәт урыннарын җыештыручы:

– Мин Чистайның элеккеге 102нче һөнәри лицеен тәмамладым. Безнең 217нче төркем бик дус иде. Укытучылар бик әйбәт булды. Студентлар бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итә иделәр. Мин, мәсәлән, стена газеталары ясадым, конкурсларда катнаштым.

Халит Габделвәлиев, «Смешные люди» театры артисты:

– Сессиядән алып сессиягә кадәр студентлар күңелле яши һәм бу дөрестән дә шулай. Барысы да җиңел бирелде, без шат күңелле һәм ваемсыз идек, безнең группаны курста хәзер дә иң тату иде дип искә алалар. Без очрашып торабыз, ел саен булмаса да, ике-өч елга бер. Түбән Камада «Агыйдел» төзелеш отрядында да эшләдек. Һәрвакыт бер-беребезне Студентлар көне белән котлыйбыз! Миңа калса, элеккеге студентлар булмый. Мин 1982 елда КХТИны тәмамладым. 

Илфат Мәгыйзов, муниципаль район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе:

– Мин А.Н. Туполев исемендәге КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалын тәмамладым. Күңелемдә студент еллары турында иң җылы хатирәләрем саклана. Ул һәркемнең тормышында якты, кызыклы һәм онытылмас тәэсирләр чоры, энергия, хис-кичерешләр, кызыклы идеяләр һәм планнар, иҗади уй-фикерләр ташып торган, үсеш һәм камилләшү өчен менә дигән вакыт. Бу көнне Татьяна исемле кызлар исем бәйрәмен үткәрәләр, аларның яклаучысы дип Изге Татьяна санала, шулай ук бу көнне без Студентлар көнен билгеләп үтәбез. 

Татьяна Тюленева, «Эксперимент» театры режиссер-куючысы:

– Бу бәйрәм минем исем көне белән тәңгәл килә. Мин элеккеге Чистай педагогия училищесын тәмамладым, анда 1975-1979 елларда укыдым. Ул вакытта без дүрт елдан артык укыдык, бу югары белем алу кебек иде һәм уку сроклары буенча гына да түгел. Ул чыннан да абруйлы училище иде. Анда искиткеч, акыллы, югары квалификацияле педагоглар эшләде. Алар алдында баш иям. Эшемдә хәзер кулланган белем-күнекмәләремдә аларның өлеше зур, алар ярдәме белән мин күп нәрсәгә өйрәндем. Педагоглар күпкырлы, төпле белем бирделәр, бервакытта да безгә тавыш күтәрмәделәр, ә үз үрнәкләрендә тәрбияләделәр, безгә аңлап карадылар. Үз эшенең осталары иделәр. Без алган белемнәр алдагы тормышыбызда кирәк булды. Минем студент елларым турындагы хатирәләрем бик җылы, матур, шул елларны сагынып яшим! Без сөенеп яшәдек, алда безне якты көннәр көтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев