Чистайлы Федераль иминлек хезмәтенең ялган хезмәткәрләренә 4 миллион сумнан артык акча күчергән
...
Соңгы вакытта гражданнарга карата мошенниклык очраклары ешайды: җинаятьчеләр гражданнарга янәсе аларның банк счетларыннан террорчылык оешмаларын финанслау өчен чит илгә акча күчерүләре турында хәбәр итәләр. Җинаять җаваплылыгын булдырмау сылтавы белән мошенниклар корбаннарны күрсәтелгән счетларга зур суммалар күчерергә мәҗбүр итәләр.
Чистайда яшәүче хатын-кыз мондый схема корбаннарының берсе була. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегендә хәбәр итүләренчә, басым һәм янаулар астында ул мошенникларга 4 30-00-00 сум акча күчергән. Ике көн дәвамында хатын-кыз үзләрен Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре дип таныштырган телефон җинаятьчеләренең даими контролендә була. Алар аны счетындагы акчаларының террорчылык оешмалары счетларына күчерелүен ышандыралар һәм бу күчерүләрне туктату өчен барлык акчаларны алар биргән «куркынычсыз» счетларга күчерергә кирәк дип әйтәләр.
Нәтиҗәдә, зыян күрүче зур суммадан колак кага. Мошенниклык факты буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчеләре тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсе 4нче өлеше («Аеруча зур күләмдә мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылган.
Хокук саклау органнары гражданнарга шикле шалтыратулар һәм хәбәрләр алганда уяу булырга кирәклеген искәртә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре беркайчан да гражданнарга җинаять эзәрлекләве турында телефон аша хәбәр итмиләр, элемтә өчен мессенджерлар яки видеошалтыратулар кулланмыйлар, шулай ук таныклык яки хезмәт документларының фотографияләрен җибәрмиләр.
Әгәр сезгә үзен нинди дә булса ведомство хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтыратса, кичекмәстән сөйләшүне туктатырга һәм шалтыратучының шәхесен һәм вәкаләтләрен ачыклау өчен оешманың рәсми телефоны буенча шалтыратырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев