Чистайлы армиядә хезмәт итүдән баш тарткан өчен судта хөкем ителәчәк
...
Чистай шәһәр прокуратурасы 28 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Егет хәрби хезмәткә чакырудан баш тартуда гаепләнә (РФ Җинаятьләр кодексының 328нче маддәсе, 1нче өлеше).
— Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2024 елның 8 ноябрендә хәрби исәптә торучы гаепләнүчегә 2024 елның 15 ноябрендә РФ Кораллы Көчләренә җибәрү өчен хәрби комиссариатка килү таләбе белән чакыру кәгазе тапшырылган. Ләкин ул чакыруны игътибарсыз калдырып, нигезле сәбәбе булмаса да, билгеләнгән көнне дә, башка көннәрдә дә хәрби комиссариатка килмәгән, хәрби хезмәткә алынудан баш тарткан, — дип сөйләде Чистай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Чулпан Гайнуллина.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаепләнүче элегрәк тә хәрби хезмәткә җибәрү өчен чакыру кәгазьләре алудан берничә тапкыр баш тарткан. Шәһәр прокуратурасында аңлатуларынча, яшь кеше үз гаебен танымый. Җинаять эше асылы буенча тикшерү өчен Чистай шәһәр судына җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев