Чистайдан махсус хәрби операция ветераны «Сугышчан батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән
Шулай ук ул Батырлык ордены кавалеры
2022 елның 27 сентябрендә Марат Рәфкать улы мобилизацияләнә һәм Луганск Халык Республикасына Сватово-Купянск юнәлешендә хезмәткә җибәрелә.
Ул аклану эзләмәгән, үз бурычыннан качарга тырышмаган — үз илен, туганнарын һәм якыннарын якларга карар кабул иткән. Якташыбыз сугышчан иптәшләре белән бергә дистәләгән позицияләр, катлаулы сынаулар, даими күченүләр, каты штурмнар, хезмәттәшләрен югалтулар, сугышның кырыс шартлары аша үтә.
2024 елның 15 маенда алгы сызыкта бомбага тоту вакытында Марат Зартдинов җитди яралар ала, нәтиҗәдә, бу сул кул чугын ампутацияләүгә китерә. Хәзерге вакытта ул тернәкләнү уза, махсус хәрби операция зонасында булган полкташларына һәм якташларына ярдәм итә.
Якташыбыз сугышчан бурычларны уңышлы үтәгәне өчен «Сугышчан батырлык өчен» медале, батырлык һәм каһарманлык күрсәткәне өчен «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев