Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда уртача хезмәт хакы 62 мең сумнан артык тәшкил итә

Бу хакта шәһәр Советы утырышында сөйләштеләр

Хакимият бинасында шәһәр Советының чираттагы 37нче утырышы булды. Аны шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов алып барды. Депутатлар берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

2025-2027 елларга шәһәрнең социаль-икътисади үсеше фаразы турында башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Евгений Никитин хәбәр итте. Үзенең чыгышында ул шәһәр предприятиеләре эше һәм алар җитештергән продукция турында сөйләде.

— 2024 елда Чистай предприятиеләре 39 млрд сумлык продукция төяп озатканнар, — дип билгеләп үтте ул.

Аннары доклад белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады. Ул 2025 елга һәм 2026-2027 елларның планлы чорына шәһәр бюджеты турында сөйләде.

— Киләсе елда шәһәр бюджетының кереме 284 миллион сумнан артып китәр дип көтелә. Бу суммадан 260 миллион сумнан артыгы эчке чыганаклардан, ягъни шәһәрдәге салым түләүчеләрдән керәчәк. Тагын 23 миллион сум башка дәрәҗәдәге бюджетлардан кире кайтарырга кирәк булмаган күчерүләр рәвешендә алыначак, — дип сөйләде Наталья Анфиногентовна.

Ул шулай ук шәһәр буенча уртача хезмәт хакы 62 мең сумнан артык булуын билгеләп үтте.

9нчы номерлы сайлау округы депутаты, законлылык, хокук тәртибе һәм депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Ольга Добронравова шәһәр Уставындагы үзгәрешләр һәм өстәмәләр турында сөйләде.

Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов ТР Муниципаль берәмлекләр советының 19нчы съездында катнашуы турында хәбәр итте.
Муниципалитет милкендәге мөлкәтне хосусыйлаштыруның фаразланган планы турында Чистай районының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова сөйләде.

Доклад ясаучы шулай ук муниципалитет милкендәге, муниципаль мәдәният оешмаларының хуҗалык карамагында яки оператив идарәсендә булган мөлкәтне арендага бирүне килештерү тәртибе турында сөйләде.

Көн тәртибенең барлык пунктлары буенча депутатлар бертавыштан раслау карарлары кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев