Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда Өлкәннәр көнен спорт белән шөгыльләнеп билгеләп үттеләр

Өлкән буын кешеләре скандинавия йөреше буенча дәресләрдә катнаштылар

Скарятин бакчасында Өлкәннәр көне хөрмәтенә ветераннарның (пенсионерларның) җирле оешмасы скандинавия йөреше буенча спорт чарасы үткәрде. Биредә теләге булган һәркем катнаша алды.

— Менә Мәрхәмәтлелек һәм хөрмәт бәйрәме — Өлкәннәр көне дә килеп җитте. Кадерле ветераннарыбыз, сезнең тормышыгыз мәрхәмәтлелек һәм күңел күтәренкелеге белән тулып торсын, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртучанлыгын, хөрмәтен тоеп яшәгез. Күзләрегез бәхеттән һәрчак елмайсын! — диде ветераннар Советы рәисе Татьяна Тихонова.

Скандинавия йөреше буенча дәресләр башланыр алдыннан барлык катнашучыларга бүләк итеп кара, ак һәсм яшел бейсболкалар өләштеләр.
Әлеге чарага шулай ук «Импульс» спорт-сәламәтләндерү комплексыннан кунаклар да килде. Алар күнегүләр үткәрделәр һәм дәртләндергеч флешмоб оештырдылар.
Бирегә килгән ир-атлар һәм хатын-кызлар күңелле тәэсирләр алдылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Алар төрле хәрәкәтләрне кабатладылар, биеделәр, көлү авазлары тынып тормады.

— Безнең кәефебез бик шәп. Безгә биредә бик күңелле. Бүгенге көзге, кояшлы, матур көндә үзебезнең дусларыбыз белән очрашырга, үзебезне скандинавия йөрешендә сынап карарга килдек. Безне искә алуларына, шундый чараларга чакыруларына без бик шат, — диде педагогия хезмәте ветераннарының «Гвоздика» халык хорында катнашучы Любовь Губанова. — Без активлар һәм барлык шәһәрдә үткәрелүче чараларда катнашырга телибез.

–Мин уңай энергия һәм кәеф күтәренкелеге алырга килдем. Барыгызны да бәйрәм белән! — диде әлеге чарага килгән Геннадий Зюлин.

Күнекмәләрдән соң барлык катнашучылар кулларына таяклар алып икешәр кеше булып колоннага төзелделәр. 30дан артык ир-ат һәм хатын-кыз бердәм сафларда Скарятин бакчасы буйлап атладылар…
Яхшы һава торышы һәм күңелле компания — актив ял итү өчен иң кирәкле нәрсәләр. Әлеге бәйрәм барлык катнашучылар өчен дә онытылмаслык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев